Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Чакмагыш — әдәби дулкында

Чакмагыш — әдәби дулкында
11.01.2019 / Бердәмлек

“Чакмагышым, сиңа кайнар сөю хисем!” җыентыгының исем туе бик күп иҗат әһелләрен җыйды.“Чакмагышым, сиңа кайнар сөю хисем!” җыентыгының исем туе бик күп иҗат әһелләрен җыйды.Нәфис әдәбият, аны яшәтүчеләр игътибарга мохтаҗ.

Җан азыгы кирәк

Соңгы арада әдәбиятка карата игътибар көчәя башлады кебек.
Беренчедән, шигъри дулкын кага. 2013 елда “Сәхибҗамал” хатын-кызлар оешмасы тәкъдим иткән “Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере” проектының кул арты җиңел булдымы, шигъри-музыкаль бәйрәмнәр Уфада гына түгел, район үзәкләрендә дә үтә башлады. Һәр төбәктә каләм тибрәтүче, шигъри сүзгә гашыйк җаннар яши, аларның, әлбәттә инде, үз иҗаты белән уртаклашасы килә. Әйтер сүзләр дә байтак җыелып киткән, ахры. Башкорт кардәшләр былтыр оештырган “Йөрәк сүзе” дә уңыш казанды. Алар инде һөнәри каләм ияләренә мөрәҗәгать итте.
Икенчедән, чәчмә әдәбият дулкыны уянды. Зифа Кадыйрова китапларының шаукымы булыпмы, проза белән кызыксыну барлыкка килде. Чәчмә әсәр – шигырь түгел, сәхнәдән сөйләп булмый. Язучылар укучылар белән китапханәләр аша аралаша. Башкортстаннан – Айгиз Бай­мөхәммәтов, күрше Татарстаннан Айгөл Әхмәт­галиева, Гөлүсә Нәбиуллина һәм башкалар укымлы әсәрләр иҗат итеп кенә калмыйча, аларны укучыга җиткерү юлларын таба. Венера Мәҗитованың хатын-кызларга тәгаенләнгән бас­малары да бик популяр.
Өченчедән, үзнәшер китап­ларга юл ачылды. Базар мө­нәсәбәтләрен сүксәк тә, аның әдәбиятка отышлы яклары да бар булып чыкты. Хәер, ник аптырарга, бөтен дөнья шул рәвешле яши, әдәбият нинди генә иҗтимагый корылышта да үз юлын таба. Күмәк җыентык­лар шактый популяр. Әзерләү­че, оештыручылары да, укырга теләүчеләр дә бар. Иҗади берлекләрнең кулы җитмәсә, ул эшне аерым шәхесләр, ниндидер оешмалар күмәк көч белән башкара.
Дүртенчедән, Интернет чел­тәре язарга һәм укырга яратучылар өчен бетмәс хәзинә булып чыкты. Иң зур өстенлеге – бушлай һәм тиз булуы. Язган әсәрең хакында хәбәр итү, аны рекламалау, тарату өчен дә уңайлы.
Шулай итеп, берникадәр акрынрак кыймылдаган һәм, яшерен-батырын түгел, элеккечәрәк эшләп яткан Язучылар берлек­ләре, дәүләт нәшриятлары, гәзит-журналлар, китап кибет­лә­ренә параллель рәвештә әдәби дулкын барлыкка килде. Дөрес, моны күрмәмешкә салышырга, “Һи, бу әдәбият түгел, үзеш­чәнлек”, дип, йөз чөерергә мөмкин. Ләкин бу күренеш күз алдыбызда, ул бар, яши. Соңгы бер-ике айдагы кайбер чараларны гына барлыйк: шигърият, әдәбият я китап бәйрәмнәре Балтач, Тәтешле, Нуриман, Стәрле­баш, Бүздәк һәм башка район үзәкләрендә үтте. Бүз­дәктәгесе районара чарага әверелеп, җиде район иҗатчы­ларын җыйды. Әдәби түгәрәк­ләрнең киңәйтел­гән, я бәйрәмчә утырышлары Дүртөйле, Илеш, Борай, Яңавыл, Туймазы, башка районнарда һәрдаим узып тора.
Иң уйландырганы – бу дулкын кага икән, димәк, халыкта әдәби сүзгә ихтыяҗ бар. Дәүләт тарафыннан аңа игътибар җитәме, әдәбиятны яшәтергә тәгаен­ләнгән оешмалар үз бурычын тиешенчә үти аламы – монысы инде башка мәсьәлә. Миңа калса, соңгы чорда биек трибуналардан бик күп дөрес, кирәкле сүзләр сөйләнә, ләкин рухиятка, әдә­биятка дәүләт дәрәҗәсендә игътибар җитеп бетми кебек. Хәвефсезлек чараларын көчәйтү, һәр ишек төбенә сакчы бастырып чыгу, видеокүзәтү системаларын урнаштыру мәшәкатьләре белән шунысы онытылды сыман: кешенең йөрәге, күңеле, җаны да бар. Ашау-эчү, матди кирәк-ярактан тыш, күңел азыгы да кирәк аңа. Әдәби дулкын уянуны әнә шуның белән генә аңлатып буладыр.

Туган төбәккә — кайнар сөю хисе

Чакмагыш район Мәдәният сараенда үткән кичәне дә шушы дулкынга кертеп карарга булыр иде. Чакмагышлылар Резеда Шакирова төзегән “Чакмагышым, сиңа кайнар сөю хисем!” дигән җыентыкның исем туен үткәрде.
Бу китапта аерым бер темага ­­– Чакмагыш районына, аның авылларына, җир-су атамаларына, күренекле шәхес­ләренә багышлап язылган шигырьләр тупланган. Яңалык нәкъ шунда. Моңарчы аерым төбәк (мәсәлән, Туймазы, Миякә, Стәрлебаш, Балтач) иҗатчыларының күмәк җыен­тык­лары шактый күп чыкса да, аерым районга багышланган тематик җыентыкның нәшер ителгәне юк иде әле. Шулай ук, тарихи-публицистик характердагы энциклопедияләр (мисалга, Хәйдәр һәм Айдар Басыйров­ларның хезмәтләре) нәшер ителгәне бар, ә менә әдәби җыентыкның басылганы булмады. Ягъни, китап жанр һәм тематика ягыннан, аерым төбәккә багышланган әдәби җыентык буларак, һичшиксез, әдәби агымда үзгә бер күренеш буларак карала ала.
Авторлар чакмагышлылар белән генә чикләнмәгән. Мәктәп укучыларының иҗатына урын бирелүе аеруча куанычлы.
Китапның практик әһәмияте дә бар. Мондагы шигырьләрне рәхәтләнеп сабантуйларда, авыл бәйрәмнәрендә, смотр концертларында кулланып була.
Китап автор-төзүченең баш сүзе белән ачыла. Баш сүздә һәм озак еллар “Чакмагыш чаткылары” әдәби-иҗат берләшмә­се җитәкчесе булган Рәзифә Сәхәпованың кереш сүзендә әйтелүенчә, җыентыкны туплау да күмәк көч белән башкарыл­ган. Резеда Шакированың матбугат басмаларыннан, Интернет челтәреннән, җыйган материалларына “Чакмагыш чаткылары” әгъзаларының кулъязмалары, районда чыгучы “Игенче” гәзи­тендә дөнья күргән ши­гырьләр өстәлгән.
Җыентыкта әсәрләр дүрт бүлектә бирелгән.
Беренче бүлеккә инде мәрхүм булган якташ шагыйрь­ләрнең әсәрләре тупланган. Гыйлемдар Рамазанов, Әкрам Вәли, Нур Гайсин, Нәҗип Иделбай, Гыйззетдин Исәнбирдин, Галимҗан Латыйпов, Марис Нәзиров, Мәлих Харисның Чакмагышка, туган якка атап языл­ган ши­гырьләрендә төбәкнең ким дигәндә соңгы йөз елдагы тарихы, даталарсыз, катлаулы терминнарсыз, бик гади генә һәм һәркемнең күңеленә үтеп керерлек итеп, әдәби чагылышын таба.
Икенче бүлеккә исеме шактый киң даирәдә танылган ша­гыйрьләрнең иҗаты тупланган. Фәнис Әмирханов, Айдар Басыйров, Фәния Габидуллина, Рәдиф Гаташ, Рим Идиятуллин, Рәзинә Мөхияр, Венер Фәтта­хов, Расих Ханнанов, Рамил Чурагол шигырьләрендә инде бүгенге заман образларына һәм киче­решләренә шаһит булабыз.
Өченче бүлек һәвәскәр иҗатчыларга багышланган һәм иң күләмлесе. Әсәрләрнең әдәби дәрәҗәсе төрлечә, ләкин шунысы бәхәссез – алар барысы да чын йөрәктән иҗат ителгән. Туган якка, ата-анага, нәсел-ыруга, авылдаш, якташларга тирән мәхәббәт, көчле ихтирам, сагыну хисләре чиксез. Патриотлык хисе менә кайда ул! Шундый ихлас һәм йөрәк кушуы белән язылган шигырь­ләрдә. Рәхим итеп, мәктәптә, төрле чараларда куллан гына. Биредә җирле топонимнар, антропонимнарның әдәби текст­та кулланылышын да күзәтергә мөмкин. Аерым шәхесләргә багышлаулар белән дә очрашабыз. Шулай ук кайбер илкүләм тарихи вакыйгаларның аерым төбәк халкы аңында чагылуы, төбәк халкының дөнья һәм тел картинасы турында шактый мәгълүмат алырга була. Хәтта Чакмагышның шаяру катыш “Чикаго” дип йөртелүе дә теркәлми калмаган.
Дүртенче бүлектә мәктәп укучылары иҗаты белән танышабыз. Шунысы кызыклы, мондагы тезмә әсәрләр текст һәм строфаларның җыйнаклыгы белән аерылып тора, ягъни татар әдәби теленең, әдәби алым­нарның нинди үсеш-үз­гәреш кичерүен күзәтеп була.
Гомум алганда, җыентыкка бик күп көч, тырышлык салынган. Төзүченең – Резеда Флүр кы­зының үзенең дә Иске Калмаш авыллыннан булуын, туган телгә һәм әдәбиятка аңлы рәвештә хезмәткә алынган фидакарь зат булуын әйтергә кирәк. Китап ахырында бирелгән язмасында “Игенче” гәзитенең баш мөхәр­рире Фәнис Әмирханов бу хакта ассызыклап әйтә.
Резеда Шакированың Башкортстан “Китап” нәшриятында “Рәнҗешләр дә салкын карлар кебек” исеме белән тәүге электрон китабы, янә дә өч үзнәшер басмасы дөнья күргән. Тормыш иптәше, фән кандидаты, профессор, тумышы белән Аскын районыннан булган Лотфулла Хәбибовның да методик һәм рухи ярдәме тими калмагандыр дип уйлыйк. Акыл һәм иҗади илһам очрашкан бу матур гаиләдән киләчәктә тагын да уңышлырак адымнар көтик. Чакмагышның әдәби антологиясен тупларга җыенулары хакында серне ачып та куйды алар.

Җимеше дә мул булыр!

Китап нәшер итү үзе бер зур хезмәт булса, аны халыкка тәкъдим итү – шулай ук шактый мәшәкатьле, ләкин кирәкле эш. Реклама һәм маркетингсыз яши алмаган базар чорында бигрәк тә. Бу яктан да чакмагышлылар отышлы адым ясады – җыен­тыкның исем туен зурлап үт­кәрделәр.
Башкортстан Язучылар бер­легенең Татар әдипләре бер­ләшмәсе җитәкчесе Фәния Габидуллина, “Өмет” гәзите журналисты, Чакмагыш районы­ның чын патриоты һәм милләт­пәрвәр Алсу Төхвәтул­лина, Язучылар берлеге әгъзасы Венер Фәттахов һәм “Кызыл таң” нәшрият йортыннан мин дә китап туена чакырулы идек.
Сценарий төзү, оештыру эшләрен Чакмагыш телевиде­ниесенең шигъри күңелле журналисты Мөнирә Махъянова башкарган, кичәне дә ул алып барды. Резеда Шакированың чыгышыннан соң җыентыкта әсәрләре басылган авторлар үзләре белән кыскача таныштырып, дулкынланып, тамашачы хөкеменә шигырьлә­рен тәкъдим итте. Рапат авылыннан Рәсимә Ильясова, Яңа Каръяудыдан Римма Гайнанова һәм Денис Мансуров, Калмашбаштан Мәй­руза Насыйрова, Аблайдан Клара Вәлиева, Үрнәктән Илсөяр Шәймөхәм­мәтова, Югары Аташтан Әнисә Ягъфәрова – алар инде әдәби иҗатта канат ныгыт­кан, республика матбугатын­да, шул исәптән әдәби журналда – “Тулпар”да чыгыш ясаган, үз эшендә, төбәгендә абруй казанган шәхесләр. Римма Гайнанова республика “Балкыш” (2015) әдәби конкурсы лауреаты да.
Шигъри сүз җыр-биюләр белән үрелеп барды. Урал Шәяхмәтов, Илүсә Мәҗитова, Гөлфинә Ишморатова, Ревинер Гобәев, Гүзәл Табишева, Алик Нәбиуллин, Флорид Тимашев моңлы итеп җырласа, “Баек” телевизион конкурсы лауреаты Гүзәл Хәйруллина башкорт биюен башкарды, “Асылъяр” төркеме татар биюе белән күңелләрне күтәрде. Район хакимияте вәкиле Айгөл Нәбиева да тәбрикләү сүзен җиткерде.
Байтак үзнәшер китаплар авторы Муллагали Сакаевның (Аблай авылы) юморга бай ши­гырьләре, Туймазы шәһәрен­дә яшәп иҗат итүче якташыбыз Зөлфия Сафинаның чыгышы да хәтердә уелып калды.
Оештыручылар тагын бер күчтәнәч әзерләгән булып чыкты. Минем моннан егерме еллар элек язылган “Онык” дигән хикәям буенча Чакмагыш телевидениесе коллективы кыска метражлы фильм төшергән икән, шуны да карадык. Язган әсәрең­нең шулай әллә ничә елдан соң яңача яңгыраш алуын күрү, әлбәттә, бик куанычлы хәл һәм якташларыма рәхмәтем зур.
Шулай итеп, әдәби дулкын­ның Чакмагышка килеп җитүенә шаһит булдык. Ул дәвамлы булсын, дип телисе килә. Нәфис әдәбият, аны яшәтүчеләр игътибарга, кайгыртуга мохтаҗ. Азрак кына ярдәм булганда да, әдәбият агачы кешеләр кү­ңеленә рухи азык бүләк итәчәк мул җимеш бирергә сәләтле.

Дилбәр БУЛАТОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»