Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мөхәррир, язучы һәм яугир...

Мөхәррир, язучы һәм яугир...
11.01.2019 / Бердәмлек

Мөхәррир, язучы һәм яугир...Али Карнайның тууына – 115 ел.

Али Карнай (Имамгали Мөхәммәтдин улы Зөлкарнәев) 1904 елның 6 гыйнварында Уфа губернасының Бөре өязе Кизгәнбаш волосте (әлеге Мишкә районы) Зур Шады авылында крестьян гаиләсендә туган. “Бик авыр тормыш шартларында үстем”, – дип яза ул үзе.


Туган авылында белем алгач, 1919 елда Бөре шәһә­рендә педагогия тех­никумына укырга керә. Шул ук елны комсомол сафына алына. Актив, алдынгы карашлы егет техникумда укыганда стена гәзите чыгара башлый. Ләкин партия ячейкасы секретаре тән­кыйтьне күтәрә алмый, гәзитнең һәр санын тикшерә, җитди “эш­кәртә”. Али Карнай аның рөх­сәтеннән башка гәзитнең 2-3 санын чыгара. Алгарак китеп шуны әйтик, 1937 елда аның бу “яшерен гәзит чыгару” гөнаһын искә төшерәләр...
1924 елда Бөре педагогия техникумын тәмамлагач, аны Мәс­кәүгә вузга әзерлек курсына җибәрәләр. Ул шул елның кө­зеннән 1927 елга кадәр Мәскәүдә һәм Ленинградта “Центрсоюз”ның югары кооператив курсларында белем ала. Аны тәмамлаганнан соң, бер ел Башкортстан кулланучылар оешмасы инструкторы булып хезмәт сала. 1928 елдан алып “Яшь юксыл” (“Яшь коммунар”), 1929 елдан — “Башкурдистан” (“Башкортстан”), 1930 елдан “Колхозга” гәзитендә эшли.
Али Карнай колхозлашу елларында авылга кайтып, бер-ике ел тракторчы булып та эшләп йөри. 1932 елда Ишембай авылы янында нефть табылгач, ул булачак сәнәгать үзәгенә эшкә килә. “Башкортстан вышкасы” гәзи­тенең җаваплы секре­таре һәм мөхәр­рире була, нефтьчеләр турында очерклар, мәкаләләр яза. Аның биредә эшләвен дәлил­ләүче документка күз салыйк:
“Отзыв.
Дан тов. Карнай А. М. в том, что он работал в качестве отв. секретаря газеты “Башкурдстан вышкасы” (Ишимбаевский нефтепромысел) и пос­ледние два месяца временно исполнял обязан­ности редактора этой газеты.
За время работы с 15 июля 1932 года на Промысле показал себя способным и дисциплинированным работником.
Вместе с основной работой тов. Карнай выполнял и общественную работу Промысла в качестве Групкома Союза печатников, выполнял честно и аккуратно все поручения Парткома и Промкома.
С 1го ноября 1934 года освобожден от работы ввиду отъезда на учебу.
Председатель Промкома Данилин.
Отв. редактор “Вышки” Тихонов”.
1935 елдан Башкортстан дәүләт нәшриятының тәрҗемә әдәбият редакциясендә мөхәррир булып эшли. Монда ул шагыйрь К. белән сөйләшкәндә СССРның Сталин Конституциясен Фран­циядәге демократия белән чагыштыра, “анда чын демократия, коммунистлар җыелышлар үт­кәрә”, дигән сүзләр ычкындыра. Шагыйрь бу сүзләрне нәшрият директоры И.ка җиткерә. Бер банкетта Али Карнай кызып китеп бер иптәшен “НКВД шпионы” дип атый. “Җи­дегән” оешмасы тар-мар ителгәч, ул анда торучы К.га хат язган була. Нәтиҗәдә, “Җи­дегән” контрреволюцион оешмасына теләктәшлек белдерүче, анархистлар кебек кыланучы һәм советларга каршы эшләүче” мөһере тагып, Бөредә укыганда “яшерен гәзит чыгару” гөнаһын да искә төшереп, 1937 елның җәендә аны Язучылар бер­легеннән чыгаралар. Ул эшсез кала. Бераздан Мәчетле районында райсоюзга хисапчы булып урнаша. Райком секретаре Н. башта эшкә алырга рөхсәт бирә, Али Карнай әйберләрен дә алып килә. Ике көннән секретарь 24 сәгать эчендә аңа районнан чыгып китәргә куша. Ул туган Мишкә районына кайтып китә. Җитәк­челеккә үзе белән булган хәл турында барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирә, берәр төрле эш бирүләрен үтенә. Район комитеты секретаре Ш. аңа районнан китәргә куша.
— Элек туган районың кирәкми иде. Җинаятьчегә әйләнгәч кайт­кансың! Җитмәсә, эш сорыйсың! – ди ул аңа.
Район җитәкчеләре колхозда эшләүче бертуганын да шулкадәр куркыта ки, ул Али Карнайга авылдан китәргә куша. Бер җиргә дә эшкә алмыйлар, ул билгесезлек алдында кала. Кышын Урта Азиягә китәргә мәҗбүр була. Үзбәкстан ССРның Кашкадарья округы (Ашхабад тимер юлы, Кассан станциясе) Пулат сельпосына хисапчы булып урнаша.
Гаиләсе (ике баласы белән хатыны) Башкортстанда кала. Җәмәгатенә дә эш бирмиләр, алар интегеп көн күрә. Кыйгы райо­нының Югары Кыйгы авылы район китапханәсе мөдире Х.: “Троцкист хатынын бездә эшкә урнаштыра алмыйбыз”, — ди.
1938 елның 24 гыйнварында Али Карнай үзе белән булган хәлләр турында ВКП (б) Үзәк Комитетының матбугат һәм нәшрият бүлегенә яза. Хат тикшерү өчен Башкортстанга җибәрелә:
“Всесоюзная Коммунистическая Партия (большевиков), Центральный Комитет, Отдел печати и издательства. № 847, 5 февраля 1938 года.
Секретарю Башкирского Обкома ВКП (б) т. Заликину.
Направляем на Ваше рассмотрение заявление Карнай А.
О результатах просим сообщить в Отдел печати.
Зам. зав. Отделом печати и издательства ЦК ВКП (б) Эрлих”.
Шуннан соң Али Карнайга туган ягына кайтырга рөхсәт бирәләр. Документтан өзек шул хакта сөйли: “Али Карнай пишет с 1925 года. Он в первый период выпустил несколько книг. Потом перестал печататься...
...В декабре 1937 года т. Карнай подал заявление с просьбой вернуть его в Союз, но не указал свое место жительства.
...Нужно рассмотреть вопрос о нем в его присутствии, организовать критику его произведений, чего до сегодняшнего дня не было. Нужно помочь ему изжить недостойные гражданам СССР анархические выходки. Последние издания его без его фамилии, конечно, никуда негодны.
П. п. Секретарь Оргкомитета Башкирии Гареев. 10.03.­1938”.
Али Карнай — 1934 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. 1925-26 елларда аның хикәяләре һәм нәсерләре гәзит битләрендә еш күренә башлый. Сәләтле яшь язучы үзенең “Борылышта” дигән татар телендәге беренче хикәяләр җыентыгын 1928 елда чыгара.
Язучы 1928-30 елларда “Алласызлар” журналында эшләгән­дә дингә каршы байтак мәкаләләр һәм хикәяләр бастыра. Соңыннан бу хикәяләр аның “Алласыз ил” (1931) китабына керә.
Али Карнайның колхоз кырларында тракторчы булып эш­ләгән чагында алган тәэссо­ратлары һәм күзәтүләре ниге­зендә 1932 елда язылган беренче зур әсәре – “Даладагы утлар” исемле повесте дөнья күрә. Әсәр аның иҗади үсешенең яңа чорын билгели. Әсәрдә ул күмәк хуҗа­лыкны ныгыту, хезмәт батыр­ларының эшчәнлеген чагылдыра.
30нчы елларда Али Карнай иҗатында очерк жанры зур урын били. Башка язучылар кебек, ул да яңа тормышны төзү, сәнәгать үзәкләре турында очерк язуны “иҗади командировкаларга” барып кына түгел, шул төзе­лешләрдә үзе эшләп, халык белән аралашып иҗат итә. Бу исә аның очеркларының тормышчанлыгын һәм ышандыру көчен арттырды.
Али Карнай, 1932 елда Башкортстан нефтен эзләү вакыйгаларын күзәткән вакыйгаларга таянып, үзенең күләмле “Ишембай” (1933) очерклар китабын яза.
30нчы еллар уртасында Али Карнай балалар өчен бик күп хикәяләр яза. Аның “Тургай” (1936) хикәяләр җыентыгы дөнья күрә.
1940 елда басылган “Без кайтырбыз” дип атал­ган повесте аерым китап булып басылып чыккач, Али Карнайның исеме зур әдипләр белән беррәттән йөртелә башлый.
Әдипнең иҗаты проза жанры белән генә чикләнми. Ул бер үк вакытта ялкынлы публицист, очерклар остасы һәм оста тәрҗемәче дә иде. Ул Ромэн Ролан, Н. Гоголь, М. Горький, А. Толстой, А. Пушкин, И. Эренбург һәм башка язучыларның әсәр­ләрен башкорт теленә тәрҗемә иткән. Али Карнайның “Ямьле Агыйдел буйлары” дигән пьесасы да бар. Аның әдәби тәнкыйть һәм теоретик мәкаләләре дә байтак.
Али Карнай, язучылар арасыннан тәүгеләрдән булып, сугышның беренче көннәрендә ук фронтка китү теләген белдерсә дә, аның теләге 1942 елда гына тормышка аша. Шул елның мартында партиянең өлкә комитеты кушуы буенча ул яңа оештырылган 112нче Башкорт атлылар дивизиясе янында чыга башлаячак “Кызыл атлылар” гәзитенә мөхәррир итеп тәгаенләнә. Фронт гәзите башкорт атлыларының легендар юлын яктыртып бара. Али Карнай гәзиттә “Кызылармеец Х. Мансуров” имзасы белән кыю яугирләр турында сөйләүче дис­тәдән артык очерк-сурәтләмәләр, хикәяләр бастыра. Күләмле, зур булмасалар да, оста язучы-журналист тарафыннан языл­ган бу мәкаләләр фронт чынбарлыгын киңкырлы яктырта.
“Кызыл атлылар” гәзитенең язмышы атлы дивизиянең сугыштагы башлангыч этабы белән тыгыз бәйләнгән. Билгеле булуынча, Башкорт АССР­ында 112нче һәм 113нче атлы дивизиясе төзелә. 112нче Башкорт атлы дивизиясе 1942 елның апрелендә юлга чыга. Шушы көннән алып, билгеле булган бөек һәм фаҗигале рейдка кадәр (рейдта дивизиянең күп өлеше һәлак була һәм соңыннан аның составы СССРның төрле тө­бәкләреннән килгән кешеләр белән тулыландырыла, башкортлар нисбәте кими), “Кызыл атлылар” гәзитендә башкорт атлы­ларының легендар юлы яктыртыла. Редакция хезмәткәрләре коеп яңгыр яуганда да, дулап буран котырганда да, ачы суыкта да гәзитнең һәр санын үз вакытында фронттагы яугирләргә җиткереп тора. Ул сугышчы­ларның рухын күтәрә. Аның битләрендә яңадан-яңа мәгълү­мат­лар, туган яктан килгән хәбәрләр, сугышчыларның каһар­манлык­лары турындагы язмалар дөнья күрә. Басма сугышчыларны батырлыкка, дошманнан үч алырга өнди.
Әлбәттә, сугышта гәзит чыгару җиңелдән булмый. Кайчак мөхәррир урысча мәкаләләрне наборщикларга турыдан башкортчага тәрҗемә итеп җыйдыра. Кәгазь җитешмәгән чаклар да була. Әмма, авырлыкларга карамастан, мөхәррир Али Карнай, гәзитнең бер саны да чыкмый калмасын, дип тырыша.
Ул Башкорт атлы дивизия­сенең хәрби юлын, аның батырлыкларын өйрәнә, киләчәктә зур әсәр иҗат итү өчен материаллар туплый. Бәрелеш бул­ган урыннарны тасвирлаган һәм вакыйгаларны тәфсилләп язган көндәлек алып бара. Ләкин гәзит чыгару эше күп булганлыктан, язучының әдәби әсәр язарга вакыты бөтенләй калмый. Бу хакта Али Карнай үзе дә: “Язып булмый! Вакыт юк. Ә язасы нәрсәләр страшно күп! Шулай да тырышып карарга исәп юк түгел”, – дип яза Баязит Бикбайга җибәргән хатында.
Өлкән лейтенант Али Карнай 1943 елның 16 июнендә фронтта фаҗигале рәвештә һәлак була.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»