Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ике республика кызы

Ике республика кызы
19.01.2018 / Бердәмлек

Ике республика кызыЧакмагыш районы үзенең уңган, булдыклы, алдынгы кешеләре белән элек-электән данлы. Бу төбәк илебез өчен күренекле шәхесләрне күп биргән. Шундыйларның берсе – бәрәкәтле Тозлыкуш авылы туфрагында туып-үскән, зәңгәр күктә чагу йолдыздай балкыган Люция Әблиева.

Авыл китапханәсендә ша­гыйрә белән очрашуга укытучылар, мәктәп укучылары, шигърият сөюче авылдашлары, туганнары җыелды. Китап­ханә матур итеп бәйрәмчә бизәлгән, түрдәге өстәлгә чигүле сөл­ге­ләр, әнисе Миң­не­хәят апаның фото­сурәте, татар халкының милли ризыгы – чәкчәк куел­ган. Шулай ук шагыйрәнең Башкортстан, Татарстан матбугатында басылган әсәр­ләреннән, китапларыннан һәм Тозлыкуш модельле авыл китапханә­сенә бүләк итеп алып кайткан автографлы китапларыннан бай күргәзмә оештырылган.
Кичә бөек шагыйребез
Г. Ту­кайның “Туган тел” җыры белән башланды. Залда утырган балалар Люция Әб­лиеваның шигырь­ләрен укыды. Булат Йосыпов – “Коймак”, Аделина Ялаева – “Печенье”, Азалия Латыйпова – “Бәлеш”, Ильяс Мусин – “Чәкчәк”, Илшат Әхияров “Светофор” ши­гырьләрен сәнгатьле укып ишеттерде. Люция апалары аларны бүләкләп сөендерде. Кичәне моңлы җыры белән, үзе үк уйнап, Илвир Әхияров дәвам итте.
Туган авыл, кендек каны тамган туган җир… Кемгә ге­нә якын, кадерле түгел икән син?! Шагыйрәнең “Тозлыкуш” җырын Марсель Мохтаров тамашачы хөке­менә җиткерде. Бу җыр туган авыл гимнына торырлык! Әйткәндәй, Люция Әблие­ваның өч дистә­дән артык шигырен композиторлар көйгә салган.
2016 елда аның “Сөюем­нең тәңресе” дигән кита­бының исем туен зурлап үткәргәннәр. Китап Галимҗан Гыйльма­новның “Бу шигъ­риятнең исеме – мәхәббәт” дигән кереш сүзе белән башлана. Биредә шагыйрәнең төрле елларда иҗат иткән шигырьләре тупланган. Ә быелгы кайтуында иҗади күчтәнәче тагын да арта төшкән, “Гөнаһ шомлыгы” дигән китабын алып кайткан. Китапка кереш сүзне танылган язучы-сатирик Камил Кәримов язган.
Шагыйрәнең шигырь­ләре җиңел укыла, бик матур, тирән эчтәлекле. Аларны укыган саен укыйсы ки­лә. Шуны да әйтү урынлы булыр: алар һич тә ялкытыр дәрәҗәдә озын түгел. Люция үзе: “Кыска шигырем белән әйтәсе килгән сүземне, фикеремне әйтеп бирергә тырышам”, – ди.
Кичә барышында ша­гый­рә үзен гади, иркен тотты. Залда утыручы тамашачылар белән оста аралаша, балалар белән исә алар белән бер яшьтәге кебек гәпләшә.
Очрашуга Люция Мәснәви кызының туганнары да килгән иде. Әнисенең бертуган сең­лесе, хезмәт ветераны Лена апа, бертуганнары чыгыш ясап, әдибәгә иҗади уңышлар теләделәр. “Чакмагыш чаткылары” әдәби бер­ләшмәсе җитәкчесе Рә­зифә Сәхапова тиздән нәшер ите­ләчәк “Чакмагышым, сиңа кайнар сәламем” дигән китапка шагыйрәнең “Тозлыкуш”, “Чиш­мә башы”, “Яшьләр урамы” шигырь­ләренең кер­телүен әйтте.
Тозлыкуш авыл билә­мәсе башлыгы Зөлфия Камалова авыл, күмәк хуҗалык иреш­кән уңышлар хакында горурланып сөйләде, тирән эчтә­лекле, шундый матур кичәләр биредә еш үтеп торса иде дигән теләк белдерде. Район Советы депутаты Әлфизә Гайсина, элек пионервожатый булып эшләгән Зилә Зыязова, урыс һәм татар теллә­реннән белем биргән, хаклы ялдагы укытучы Розалия Закирова һәм башкалар чыгыш ясады, иң изге теләкләрен белдерде. Мәк­тәп директоры Резида Әю­пова моңлы җыр башкарды. Укытучылар хакында сүз чыкканда үзен шигърият бакчасына алып керүче Фәридә Камалова, Әфидә Еникеева, Люция Каюмова, Венера Кәби­рова, Зилә Камалиева кебек укытучыларына зур рәхмәт белдерде шагыйрә.
Люция кече яшьтән оста бии дә, җырлый да, шигырь дә сөйли, гел яхшы бил­ге­ләренә генә укый, лидерлык сыйфатлары белән аерылып тора. Аңардан яхшы педагог чыгачак, дип юрый укытучылары. Авылдашлары аны артист булыр дип фаразлый. Тик әнисе Миң­нехәят апа гына: “Артык гадел, юрист булыр бу бала”, – ди торган була. Әнисенең сүзе дөрескә чыга, Люция БДУның юридик факультетын тәмамлаган. Хатын-кыз өчен артык җитди хез­мәт һәм шигърият. Ша­гыйрә моны болай аңлата: “Кеше һәрчак җитди булып кына яшәсә, эшлә­сә, бик кү­ңел­сез, кыен булыр иде. Шу­шы җитди­лекне күңе­лемдәге шигырь­ләрем йомшарта”, – ди. Күп кенә шигырьләренең Казанда Кабан күле буеннан җәяүләп эштән кайтканда тууын әйтә.
Ә инде дәүләт хезмә­тендә ирешкән уңышлары өчен былтыр “Татарстанның эшлекле хатын-кызлары” китабына да кертелгән безнең Люция безнең исеме.
Проза өлкәсендә дә кө­чен сынап карый ул. “Сө­ембикә” журналында басылган “Кем кызы син?” хикәясе – чын сәнгать әсәре!
Якташыбыз белән очрашу кичәсендә вакыт узуы сизел­мәде дә. Ул бик матур, тирән эчтәлекле, мавыктыргыч, фә­һемле булды. Кичәдә катнашучылар, сценарий төзеп, аны үзе үк алып барган ки­тап­ханәче Гөлнара Сәхиб­гәрәе­вага, матур җырлары белән әсир иткән мәдәният йорты директоры Гөлфия Потаповага, Илвир Әхияровка, мәдәният йорты хезмәткәр­ләренә рәхмәт сүзләрен җит­керде.

Зирена БӘДРЕТДИНОВА,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар
берлекләре әгъзасы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
Сегодня, 11:15 :: Җәмгыять
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
142 килограммга ябыккан
Сегодня, 10:48 :: Сәламәтлек саклау
142 килограммга ябыккан
Экспорт сәгате сукты!
Сегодня, 10:45 :: Икътисад
Экспорт сәгате сукты!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»