Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Соры” хезмәт хакына киртә куярга вакыт!

“Соры” хезмәт хакына киртә куярга вакыт!
08.03.2018 / Көнүзәк

“Соры” хезмәт хакына киртә куярга вакыт!Дәүләт хезмәт инспекциясе бу юнәлештә өстәмә хокуклар алды.

Бер ел эчендә республикада хезмәт хаклары буенча бурычлар 75 процентка арткан. Бүген эш бирүчеләр хезмәткәрләренә 482 миллион сум акча тиеш. Башкортстанның Дәүләт хезмәт инспекциясе түләнмәгән бурычларның иң югары күрсәткечен былтыр декабрьдә теркәгән – 641 миллион сум. Гыйнварга бу санны 482 миллион сумга кадәр киметергә мөмкин булган. Ләкин барыбер ул узган елның гыйнвар күрсәткеченнән 116 миллион сумга артык.


– Бурычларның 70 проценты банкрот предприятиеләргә туры килә, аларда хезмәт хакы еллар буе түләнми, – диде Башкорт­станның Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Татьяна Астрелина. – Мәсәлән, Стәрлетамак машиналар төзү компаниясендә банкротлык процедурасы 2010 елда ук кертелгән, әлегә кадәр дәвам итә, димәк, хезмәткә түләү мәсьәләсе дә хәл ителми. Дәүләт һәм муниципаль предприятиеләрнең хезмәт­кәр­ләренә 13 миллион сум бурычы бар, ә минем фикеремчә, аларда мондый бурыч бөтенләй булмаска тиеш.
Былтыр инспекторлар гаепле­ләрне гомум күләме 20 миллион сум булган штраф билгеләү юлы белән административ җаваплылыкка тарттыру турында 1291 карар чыгарган. Прокуратурага һәм тикшерү комитетына бурычлы җитәкчеләргә җинаять эше кузгату турында 25 материал җибәрелгән. Әйтик, февральдә тикшерүчеләр урындагы композит торбалар заводы генеральный директорын вакытлыча тоту изоляторына урнаштырган. Аңа карата предприятие эшче­ләренә хезмәт хакы түләмәү факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Бу кылык өчен җитди җәза күздә тотыла – җитәкче, штрафлардан тыш, 5 елга иркеннән мәхрүм ителә ала. Әлегә республикада реаль срок бирү очрагы юк.
Былтыр инспекторлар тикшерүе нәтиҗәләре буенча, 45 мең хезмәткәргә 787 миллион сум эш хакы кайтарылган.
– Кызганычка каршы, без һаман хезмәт хакы түләнмәүгә зарланып, хәтта коллектив шикаятьләр алабыз. Гыйнварда безгә Уфа фанера комбинаты һәм Уфа фанера-плитә комбинаты хезмәткәрләреннән шундый шикаять килде. Тикшерүдән соң, 1500 кешегә ноябрьдән алып гомум күләме 60 миллион сум хезмәт хакы түләнелмәгәнен ачыкладык. Безнең инспекторлар хәзер турыдан-туры шушы проблеманы хәл итү белән шөгыльләнә, – диде инспекция җитәкчесе.
Тагын бер проблема – “соры” хезмәт хакы. Бүген Башкортстанда ничә хезмәткәрнең эш хакын конвертта алуын исәпләү мөмкин түгел. Татьяна Астрелина әйтүенчә, проблеманы федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк. Эш бирүчеләргә үзләренең җаваплылыгын тоярга мөмкинлек бирүче һәм ниндидер дәрәҗәдә аларның салым өлкәсендә эшен җиңеләйтүче законнар кирәк. Әлбәттә, алар хезмәткәрләр хокукларын чикләргә тиеш түгел. Республикада законсыз эшкә урнаштыру буенча лидерлар исәбендә, һәрвакыттагыча, төзелеш тармагы исәпләнә.
Акчаларын конвертта алучылар үзләрен киләчәктә ни көтүе турында уйламый. “Соры” хезмәт хакы ул – тулы күләмдә отпуск акчасы алалмау, “больничный”ларга түләнмәү, социаль гарантияләр булмау дигән сүз. Конверттагы хезмәт хакына ризалашып, хезмәткәр бөтенләй акчасыз кала ала. Әйтик, ул эштән бернинди аңлатусыз бушатылырга мөмкин. Хезмәткәр тулысынча җитәкче коллыгында була. Шуңа да нәкъ гражданнарның хокукларын яклау максатында дәүләт мотлак рәвештә хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерүне таләп итә.
Былтыр республикада хезмәт килешүеннән башка эшләгән 33 мең кеше күрелгән чаралар нәтиҗәсендә эштә мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән. Өч ел эчендә 185 мең кеше хезмәт хакын конвертта алудан туктаган. Бу юнәлештә башкарган эшләрнең гомум нәтиҗәсе – 2,5 миллиард сум.
Татьяна Астрелина белдерүенчә, узган елның мөһим вакыйгаларының берсе Хезмәт кодексының “Эш бирүчеләрне тикшерүне оештыру һәм үткәрү тәртибе” мәддәсенә үзгәрешләр кертү булган. Аңа Президент Владимир Путин кул куйган. Нәтиҗәдә, Дәүләт хезмәт инспекциясе, хезмәт килешүләрен рәсмиләштермәү факты буенча, мәгълүматларны төрле чыганаклардан алып, оешмаларны прокуратура белән килештермичә һәм эш бирүчегә алдан хәбәр итмичә тикшерү хокукы алды. Димәк, киләчәктә мондый оешмалар ешрак ачыкланачак һәм күбрәк хезмәткәр хезмәт хакын закон буенча ала башлаячак.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»