Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Чишмәләргә тезләнерсең, эчәр суга тилмерсәң...

20.03: Чишмәләргә тезләнерсең, эчәр суга тилмерсәң...

Чишмәләргә тезләнерсең, эчәр суга тилмерсәң...“Башнефть” акционерлар нефть компаниясе республикада сулыкларны тазарту, сусаклагычлар, суалгычлар төзү буенча колачлы хәйрия программасын гамәлгә ашыра.

Халыкны эчәр су белән тәэмин итү заманның көнүзәк мәсьәләлә­ренең берсе санала. Табигатькә зыян салу, чишмәләр янына чүп түгү нәтиҗәсендә саф су җитешмә­гән илләр, төбәкләр бар. Бу юнә­лешкә Башкортстанда да зур игътибар бүленә. Төбәк җитәкчелеге башлангычы һәм ярдәме белән республикада сулыкларны саклау, халыкны эчәр су белән тәэмин итү буенча бик күп программалар, дәүләт проектлары гамәлгә ашырыла. Шул ук вакытта, бу мөкатдәс эштә тө­бәктә эшчәнле­ген җәелдергән корпорацияләр, эре сәнәгать предприятиеләре дә катнаша.

“Башнефть” акционерлар җәм­гыяте аерым игътибарга лаек. Предприятие табигатькә зарар салмаучы югары техноло­гияләрне га­мәлдә куллану, сулыкларны саклау юнәлешендә максатлы эш алып бара. “Башнефть” республиканың социаль инфраструкту­расын үстерүдә, чис­тарту корылмаларын төзек­лән­дерүдә, суалгычлар коруда, суүткәр­геч­ләр төзүдә катнаша. Җәмгыять­нең Башкортстан халкын эчәр су белән тәэмин итүгә юнәлтелгән хәй­рия программасы уңыш­лы гамәлгә ашырыла. “Кызыл таң” хәбәрчесе, шундый объект­ларның берничә­сендә булып, эш нәтиҗәсе белән якыннан танышып кайтты.


Борай могҗизасы
Мәгълүм булуынча, көнкүрештә, сәнәгатьтә, агросәнәгатьтә файдаланылган суның күпчелек өлеше юынтык су рәвешендә янә табигатькә әйләнеп кайта. Нәтиҗәдә, әйләнә-тирәгә экологик зыян килә, саф сулы сулыклар кими. Мәсьәләне су чистарткычлар төзеп хәл итәргә мөмкин. Заманның алдынгы технологияләре табигатьтән алынган суны кабат-кабат файдаланырга мөмкинлек бирә. Табигатькә су зарарлы матдәләрсез түгелә. Бу җәһәттән “Башнефть” башлангычы белән Борай авылында төзелүче блоклы чистарту корылмасы игътибарга лаек. Әйткәндәй, биредә төзелеш эшләре 2015 елда башланган. Корылма юынтык суларны биологик чистарту станциясеннән, 100 кубик метрлы ике чаннан, дизель генераторыннан, хуҗалык ихтыяҗлары өчен су запасы чаныннан һәм башка өлешләрдән торачак. Корылма урнашкан территориянең тирә-ягын төзекләндерү күздә тотыла. Барлыгы 2547,4 квадрат метр мәйдан яшелләндереләчәк. Чистарткычның куәте – тәүлегенә 500 кубик метр. Корылманың әһәмияте, мөмкинлекләре турында Борай районы хакимияте башлыгы Борис Нурисламов сөйләде.
– Бюджет оешмаларында һәм торак-коммуналь хуҗалыкларда булган махсус машиналар ярдәмендә сыек көнкүреш калдыкларын халыктан җыю планлаштырыла. Борай авылы һәм район үзәгенә якын урнашкан 10-15 авыл шулай хезмәтләндереләчәк. Хаклар тарифлар буенча дәүләт комитеты аша билгеләнәчәк. Районда блоклы җиде казанлык урнаштырдык. Яңа ягып җылыту чоры җиткәнче аларны файдалануга тапшыру өчен 10 миллион сум таләп ителә. Проект-смета документациясе буенча объект бәясе – 83 миллион сум. Акчалар тулысынча үзләштерелгән. Корылма тик тормаячак, берөзлексез эшләячәк. Район үзәгендә 15-16 мең кеше яши. Якын-тирә авыллар халкын да кушсаң, 30 меңгә җитә. Оештырыласы яңа предприятиегә бу кадәр халыкны намус белән хезмәтләндерәсе генә кала, – диде ул.
Корылма суны зарарсызландыра, чистарта һәм сулыкка агыза. Гомумән, корылмадан чыккан су сулыктагыдан да чистарак була. Юынтык суларны чистарту сыйфаты Көнбатыш Европадагыдан да яхшырак, чөнки Русиядә таләпләр катгыйрак.
Сафка кертеләсе корылма, экологиягә зыянны киметүдән тыш, ун кешегә эш урыны да булдыра. Моннан тыш, яңа предприятие бюджетка салым да кертәчәк.

Калтасы районында
суалгыч һәм суүткәргеч төзекләндерелә
Халыкны эчәр су белән тәэмин итү юнәлешендәге эшләрдән “Башнефть” гамәлгә ашырган тагын бер проект игътибарга лаек.
Краснохолм поселогы районның иң күп халык яшәүче торак пункты санала. Авылда 8,4 мең кеше яши. Моңа кадәр халыкны эчәр су белән тәэмин итү җиңел булмаган. Атап әйткәндә, 2002 елга кадәр авылны нефтьчеләр төзегән “Сосновка” сутуплагычы тәэмин иткән. 12,7 чакрымлы суүткәргеч төзек булмаганлыктан, халык “Ижболдино” сутуплагычыннан файдалана башлаган. Ләкин анда су катылыгы үлчәү коэффициенты буенча 11,5 кә җитә, ә ул 4-5тән артмаска тиеш. Халык соравы, үтенече буенча 2011 елда “Краснохолм авылын су белән тәэмин итү өчен суалгыч һәм сутуплагыч” проектына нигез салынган. Нәтиҗәдә, халык янә “Сосновка” сутуплагычыннан файдаланачак.
Проектны “Башнефть” финанслаган. 2012 елда – 4,3, 2014 елда – 40 һәм 2015 елда 47 миллион сум бүленгән. Проектка ярашлы, насос станциясе, электр җиһазлары бинасы төзелгән һәм 1000 кубик метр су сыешлы чан, 25,7 чакрым суүткәргеч төзекләндерелгән. Корылма куәте – тәүлегенә 1400 кубик метр.

Чакмагыш авылында — 50 миллион сумлык төзелеш!
“Башнефть” финанслаучы суалгыч һәм суүткәргечнең экспертиза бәясе – 49,9 миллион сум. Әлеге вакытта күләмле эш башкарылган. Атап әйткәндә, җиде кое (скважина) борауланган. Тимер-бетон коелар, блоклы насос станциясе урнаштырылган. Гамәлдә куллануга 150 кубик метрлы ике чан да файдалануга тапшыруга әзер. Сер түгел, төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә электр линиясе өзелергә мөмкин. Ә бит халыкка су көн саен кирәк. Моннан тыш, дәваханәләр, балалар бакчалары, мәктәпләр дә бар. Мондый хәл-шартларда файдалану өчен дизель генераторы сафта тора.
Электр-монтажлау эшләре тәмамланган. Коеларны коймалар белән уратып алу дәвам итә. Объект сафка кертелгәч, корылманың озак еллар дәвамында чакмагышлыларны чиста су белән тәэмин итәчәгенә өмет зур.

Әй, авылым, чишмәләрең сагындыра!..
“Башнефть” башлангычы һәм финанславы белән Башкортстанның 24 районында чишмәләр төзекләндерелә. Барлыгы 38 чишмә чистартылган. Бу максатка 17,5 миллион сум юнәлтелгән.
Чишмәләрне тазарту, төзеклән-дерү, коймалар, корылмалар белән уратып алу, аларга элекке атамаларын кайтару зур әһәмияткә ия. Һәр чишмә электән үзенчә аталган. Алар халык тормышында элек-электән зур әһәмияткә ия булган. Киленнәр су юлына чишмәгә барган. Картәти-картәниләребез чиш-мәдән су ташып эчкән. Кызганычка каршы, күпчелек чишмәләр малдан тапталып, чүп астында калып, юкка чыккан. “Башнефть” безне ашаган табагыбызга төкермәскә, табигатькә сакчыл карашта булырга өйрәтә. Кайсы яктан карасаң да, проект игътибарга лаек һәм зур әһәмияткә ия.





Басып чыгарырга



Стартапларга ярдәм күрсәтелә
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Стартапларга ярдәм күрсәтелә
Эшлекле гамәлләр дәвам итә
Вчера, 09:35 :: Көнүзәк
Эшлекле гамәлләр дәвам итә
Иң яхшы урман  кисүче кем?
16-07-2018 :: Көнүзәк
Иң яхшы урман кисүче кем?
Ярый исән калган...
11-07-2018 :: Көнүзәк
Ярый исән калган...
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»