Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Һәр сәгатең файдалы үтсен!”

“Һәр сәгатең файдалы үтсен!”
12.05.2015 / Көнүзәк

“Һәр сәгатең файдалы үтсен!”Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Рәшит Дәүләтовның тормыш девизы шундый.

Нигәдер, халык җитәкчеләргә сагаеп карый. Аларга “үзләрен генә кайгырталар” дигән келәймә тагылган. Имеш, барысы да акчаны көрәп ала, барлык уңайлыклардан файдалана һәм башкалар, һәм башкалар. Аеруча хакимият адресына таш яудырырга яратабыз: нәрсә булса да, алар гаепле, эшләнгән эшләрен, яхшылыкларын күрмибез кебек. Кемнәр эшли соң хакимияттә? Нинди эшләр башкаралар? Нефтекама шәһәре хакимиятенә шушы сораулар алып килде мине. “Моны сүзләр белән генә ничек аңлатасың? Әйдә, берәр көн бергәләп эшләп карыйбыз, барысын да үзең күрерсең!” – дип тәкъдим итте хакимият башлыгы Рәшит Дәүләтов.
Димәк, мин иртәгә башлык булачакмын?! Төне буе уйландым. Нәрсәләр эшләргә? Үземне ничек тотарга? Иртәнге сигез тулганчы хакимият бинасы янында идем инде. Үз бүлмәсенә атлаган Рәшит Мостафа улын күргәч кенә бераз тынычландым.


Сәгать 8.00. Рәшит Дәүләтов иртәнге матбугат басмаларын карап чыкты. Өстәлдәге берничә до­кументның эчтәле­ге белән танышты, аларда күтәрелгән мәсьәлә­ләр­не хәл итү өчен кайдадыр шалтыратты.

Сәгать 8.30. Планерка башланды. Шәһәр Советы рәисе, полиция, хакимият­нең финанс, мәдәният, мәга­риф идарәләре, хәрби комиссариат, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе, Пенсия фонды, халыкны социаль яклау, эш белән тәэмин итү, архитектура бүлек­ләре, салым инспекциясе җитәкчеләре, үзәк дәваханә баш табибы, шәһәрнең Энергетик, Ташкиново, Кәчәү микрорайоннары башлыклары, хакимият баш­лыгы урынбасарлары узган атнага отчет тотты, алдагысында башкарылачак эшләр белән таныштырды. Хакимият башлыгының игътибарыннан бер нәрсә дә читтә калмый: су басу куркынычы янаган төбәкләрдәге хәл, янгыннар ешаеп китү сәбәпле, аларны кисәтү максатында башкарылган эшләр, Җиңү бәйрәменә әзерлек, дәваханәләрдәге хәл, кибетләрдә хаклар арту, салымнар керү, армиягә язгы чакырылыш – барысы турында да бәйнә-бәйнә сорашты. Мәгариф бүлеге 1 майдан шәһәрдә балалар бакчаларына хаклар артачагы турында хәбәр итте. Моның сәбәпләрен, урындагы матбугат, телевидение аша халыкка аңлатырга кирәк, дип басым ясый Рәшит Мостафа улы.







Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фаҗигаләр булмаска тиеш!
Сегодня, 12:54 :: Көнүзәк
Фаҗигаләр булмаска тиеш!
Дүрт көн эчендә - миллион ярым штраф!
Сегодня, 12:49 :: Яңалыклар
Дүрт көн эчендә - миллион ярым штраф!
Сегодня, 12:43 :: Көнүзәк
"Җәй үтәчәк, көз җитәчәк!"
Хезмәт хакы бурычлары - 594 миллион сум!
Сегодня, 12:40 :: Яңалыклар
Хезмәт хакы бурычлары - 594 миллион сум!
33 сәгать... таганда атынган
Сегодня, 12:25 :: Кызыклы яңалыклар
33 сәгать... таганда атынган
Аерылам, дигәч, хөкемгә тарттырган...
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Аерылам, дигәч, хөкемгә тарттырган...
Харап бит, чын булса!
Сегодня, 09:56 :: Тормыш
Харап бит, чын булса!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»