Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / БСТ телеканалында – Кытай мәдәнияте

10.05: БСТ телеканалында – Кытай мәдәнияте

БСТ телеканалында –  Кытай мәдәниятеУфага Кытай Халык Республикасының Аньхой провинциясеннән рәсми делегация килде. Ул БСТ каналында “Аньхой провинциясенең телевидение атналыгы” чарасы ачылу тантанасында катнашты.

– Ике төбәк халкы бер-берсе турында күбрәк белергә тели, аның мәдәнияте, тарихы белән кызыксына икән, димәк, Кытай белән безнең арадагы мөнәсәбәтләр бик тыгыз. Без икътисади, социаль өлкә һәм башка юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәбез. Ә киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәттәшлекне тәэмин итүче күперләрнең берсе. Киләчәктә дә шушы хезмәттәшлек дәвам итәчәк, – диде республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Илшат Таҗетдинов.
Чыннан да, мәгълүмат белән даими уртаклашу төбәкләр арасындагы бәйләнешне тагын да арттырачак. Кытайдагы хезмәттәшләр белән басма матбугат, Интернет-басмалар, китап нәшер итү буенча тәҗрибә уртаклашу күз уңында тотыла.
– Хезмәттәшлек итү ике якта да ышаныч булуны сорый. Ә ышаныч тудыру өчен дөрес мәгълүмат җиткерү мотлак. Шуңа да киңкүләм мәгълүмат чаралары Кытай белән Башкортстан арасындагы бәйләнешләрне арттыру өчен хезмәт итәчәк, – диде республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов.
“Башкортостан” медиахолдингы, Аньхой университе­тының Русияне өйрәнү үзәге һәм Аньхой телекомпаниясе арасындагы хезмәттәшлек турында килешүгә былтыр июньдә кул куелган иде. Кытайлылар әзерләгән материаллар БСТ телеканалында декабрьдән күрсәтелә башлады. Күптән түгел Кытай телевидениесендә “Шүлгәнташ” фильмының премье­расы булды.
14 майдан БСТ телеканалында “Аньхой провинция­се­нең телевидение атналыгы” старт ала. Телевизор караучылар “Аньхой провинциясендә электрон коммерциянең тарихи үсеше”, “Аньхой провинциясенең төньягындагы традицион ризыклар”, “Аньхой провинциясе белән югары тизлектәге поездда танышу: янә юлда”, “Кытай эш каби­не­тының дүрт кыйммәтенең берсе”, “Хуаншаньның биек таулары”, “Гаилә фотографияләрендә Сяоган турында хәтер” дигән документаль фильмнар белән таныша алачак.

Гөлия Гәрәева.





Басып чыгарырга



Эшлекле гамәлләр дәвам итә
Сегодня, 09:35 :: Көнүзәк
Эшлекле гамәлләр дәвам итә
Иң яхшы урман  кисүче кем?
16-07-2018 :: Көнүзәк
Иң яхшы урман кисүче кем?
Ярый исән калган...
11-07-2018 :: Көнүзәк
Ярый исән калган...
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»