Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Баймаклылар – тырыш халык

Баймаклылар – тырыш халык
13.06.2018 / Көнүзәк

Баймаклылар – тырыш халыкБашкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Баймак районына эш сәфәре барышында җитештерү объектларында булды, агросәнәгать комплексы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты, Сабантуйда катнашты, муниципалитет җитәкчелеге белән территорияне социаль-икътисади үстерү мәсьәләләрен тикшерде.

Баймакта төбәк җитәкчесе “Экопродукт” җәмгыятенең бия сөтен һәм кымызны сублиматлаштыру цехында булды. Предприятие экологик чиста продуктлар, аерым алганда, кымыз, бия сөте, шулай ук, саклау вакыты аз булган азык-төлек җитештерү һәм сатуга махсуслашкан.
Арытаба Рөстәм Хәмитов бер атнадан ачылачак “Колибри” җәмгыятенең тегү цехы белән танышты. Биредә 200 кеше эшләячәк. Әлеге вакытта анда җиһазлар урнаштырыла. Республика Башлыгы продукция үрнәкләре белән танышты.
Баймак районында республика җитәкчесе Сабантуй бәйрәмендә булды. Төбәк җитәкчесе Урал аръягы халкын язгы кыр эшләре тәмамлану белән котлады һәм хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
— Без барыбыз да бәйрәмне яхшы кәеф белән каршы алабыз, — диде ул. — Баймаклылар — тырыш халык, һәм үз казанышлары белән лаеклы рәвештә горурлана ала. Сез язгы кыр эшләрен тиз тәмамладыгыз, чәчүлек мәйданнары 85 мең гектарга якын тәшкил итте. Баймак районы республикада ашлык һәм терлекчелек продукциясен җитештерү буенча әйдәүче урынны били. Арытаба да уңышларыгыз белән сөендерерсез дип ышанам.
Бәйрәм программасы иҗат коллективлары чыгышларын, конкурслар, ат-спорт ярышлары, балалар сабантуен үз эченә алды. Рөстәм Хәмитов Урал аръягы районнары тирмәләрен карады, урындагы халык, конкурста җиңүчеләр, яшьләр белән фикер алышты, аларга уңышлар теләде.

Үз хәбәрчебез.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»