Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Җир бирегез!

Җир бирегез!
26.06.2018 / Көнүзәк

Җир бирегез!Яки ни өчен аерым шәһәр һәм районнарда льготалы гражданнарны бушлай участоклар белән тәэмин итү эше һаман да аксый?

Әлеге мәсьәлә 19 июньдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов үткәргән утырышта үзәккә чыгарылды. Аның эшендә Хөкүмәт әгъзалары, бу эш өчен җаваплы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципалитетлар вәкилләре катнашты.


— Әлеге мәсьәләне үзәккә чыгаруыбыз очраклы түгел, чөнки халыктан льготалы категория гражданнарны җир участоклары белән тәэмин итүгә бәйле бик күп шикаятьләр килә, — диде, утырышны ачып, республика Башлыгы.
Гамәлдәге законнарга ярашлы, торак төзү өчен бушлай җир белән күпбалалы, инвалид бала тәрбияләүче, торак шартларын яхшыртуга чиратта торучы гаиләләр, шулай ук элек чиратка куелган бюджет өлкәсе хезмәткәрләре һәм, әлбәттә, яшь гаиләләр тәэмин ителә. Утырышта яңгыратылуынча, 2012 елдан башлап әлеге категориягә караучы гражданнарга 52 мең участок бирелгән. Шул ук вакытта 37 мең гаилә әле һаман үз чиратын көтә. Сәбәп нидә?
Бу җәһәттән Рөстәм Хәмитов чыгышында тәүдә күпбалалы гаиләләрне бушлай җир участоклары белән тәэмин итү бурычын нәтиҗәле хәл иткән һәм, киресенчә, артта сөйрәлүче муниципалитетларны атап үтте. (Әткәндәй, гомумән алганда, республика әлеге мөһим бурычны хәл итү күрсәткечләре буенча Идел буе федераль округында икенче урынны били). Республика район-шәһәрләренә килгәндә, алдынгылар исемлегендә Бөрҗән, Дуван, Кыйгы, Бакалы, Балакатай, Бишбүләк, Благовещен, Борай, Кырмыскалы һәм Хәйбулла районнары аталса, Чишмә районында, Уфа һәм Нефтекама шәһәрләрендә исә күпбалалы гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итү күрсәткече 20 процентка да җитми.
— Мәсьәләне хәл итү буенча формаль рәвештә генә төзелгән юл карталары да нигездә үтәлми. Моның сәбәпләре еш кына әлеге участокларда инженерлык, социаль инфраструктура булдыру өчен акча җитмәүгә кайтып кала. Шул ук вакытта шәһәр округлары һәм муниципалитетлар арасында булган каршылыклар да уртак эшкә аяк чала. Ә иң коточкычы — төрле дәрәҗә власть органнарындагы кешеләр әлеге эшкә битарафлык күрсәтә, ә бит нәкъ алар мохтаҗларга ярдәм итү хәстәрен күрергә тиеш. Кыскасы, безнең алда әлеге мәсьәләне җентекләп, системалы нигездә хәл итү бурычы тора, — дип җитди кисәтү ясады Рөстәм Хәмитов.
Аерым алганда, кайдадыр җир участогы белән тәэмин итү мөмкинлеге юк икән, аны торак сатып алу өчен социаль түләүгә алыштырырга тәкъдим ителде. Шулай ук төбәк җитәкчесе күпбалалы гаиләләр өчен җир участоклары формалаштыру, ул участокларны тиешле инфраструктура белән тәэмин итү буенча дәүләт программалары эшләү һәм кабул итү мөмкинлеген өйрәнергә кушты. Моның өчен ул тиешле ведомстволарга бик кыска вакыт бирде.
Хәер, утырышта Премьер-министр урынбасары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Евгений Гурьев белдерүенчә, бу юнәлештә инде берничә ел дәвамында максатлы эш алып барыла. Әйтик, 2011 елдан алып муниципалитетларга җир участоклары формалаштыру өчен 80 миллион сум трансферт бирелгән. Быел бу сумма 15 миллион сум тәшкил итәчәк. Зур шәһәрләр янында буш җир мәйданнарына кытлык булу мәсьәләсен хәл итү юнәлешендә дә аерым казанышлар бар. Мәсә­лән, Стәрлетамак шәһәрендә җир участокларына булган ихтыяҗны 2019 елда Стәрлетамак районындагы чикләнмәгән һәм республика милкендә булган җирләрне шә-һәргә тапшыру исәбенә канәгать­ләндермәкчеләр. Бу җәһәттән Нефтекама шәһәре һәм Краснокама районы, Салават шәһәре һәм Мәләвез районы, Сибай шә­һәре һәм Баймак районы да тыгыз хезмәттәшлек итә һәм шушы юл белән алдагы елга мәсьәләне тулысынча хәл итү максаты куялар.
Әйткәндәй, утырышта мөһим бурычны үтәүдә иң түбән күрсәт­кечләргә юл куйган хакимият башлыкларының үзләренә дә сүз бирелде. Бу уңайдан Стәрлетамак һәм Нефтекама шәһәрләрендә мәсьәләне хәл итүнең анык юллары билгеләнсә, Чишмә районы һәм Уфа шәһәренә бәйле хәлне республика җитәкчесе җитди тәнкыйть утына тотты. Эш шунда: Чишмә районында льготалы гражданнарны бушлай җир участоклары белән тәэмин итү күрсәткече нибары 17,9 процент тәшкил итә. Мондый түбән күрсәткечне район хакимияте башлыгы Флүр Ураз­мәтов чыгышында льготалы граж­даннарның участокларны Уфа яныннанрак алырга тырышуы һәм торак пунктлар янында җир мәйданнары җитмәүгә сылтап калдырды. Әлбәттә мондый җавап республика җитәкчесен канәгатьләндермәде һәм Рөстәм Хәмитов Чишмә районы хакимияте алдына иң кыска вакытта мәсьәләне тамырдан хәл итү бурычы куйды.
Ә менә Уфа шәһәренә бәйле мәсьәләнең тамырлары тагы да тирәнгәрәк яшерелгән шикелле. Утырышта җавап тоткан Уфа шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Салават Хөсәенов белдерүенчә, мәсьә­ләне тулысынча хәл итү өчен 10 мең тирәсе җир участогы кирәк. Быел Кырмыскалы, Кушнаренко һәм Чишмә районнарында җир участоклары бүлү исәбенә шулардан 10 процент чамасы мох­таҗ кеше тиешле участокны алачак. Җәмгысы быел 950 участок биреләчәк. Калган 90 процент льготалы гражданга бәйле мәсьә-лә исә ачык кала.
Шул ук вакытта, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов белде­рүенчә, Уфа янында берничә мең гектардагы җирләр, шәхси кулларга күчеп, еллар дәвамында файдаланылмый, чүп үләне үсеп, буш ята.
— Ни өчен Уфа районында шулкадәр зур мәйдандагы җир участоклары арендаторлар кулында тупланган һәм тик ята? Анда төзелеш тә юк, авыл хуҗа­лыгы культуралары да үсми. Бу ленд-лордлар фәкать бер нәрсәне — әлеге мәйданнарга хак артуны гына көтә. Гомумән, аларның бу җирләрне законлы нигездә алганлыгын җитди тикше­рергә кирәк, — дип катгый белдерү ясады Рөстәм Хәмитов.
Ничек кенә булмасын, алдагы ике елда республикада льготалы категория гражданнарны җир участоклары белән тәэмин итү мәсьә­ләсе тулысынча хәл ителергә тиеш.
— Җир участоклары белән тәэмин итү мәсьәләсе катлаулы, ләкин аны хәл итәргә кирәк. Күпчелек муниципалитетларда бу эш 2019 елда тәмамланачак. Шәһәрләр исә, алдагы ел ахырында 50-60 процентка чыгып, 2020 елда мәсьәләне тулысынча ябарга, чиратта торган һәркем җир участогы белән тәэмин ите­лергә тиеш, — дип йомгаклады утырышны Рөстәм Хәмитов.

Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
Сегодня, 11:15 :: Җәмгыять
Законлаштырылмаганмы? Юк итәргә!
142 килограммга ябыккан
Сегодня, 10:48 :: Сәламәтлек саклау
142 килограммга ябыккан
Экспорт сәгате сукты!
Сегодня, 10:45 :: Икътисад
Экспорт сәгате сукты!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»