Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ут кирәк, су кирәк, юл кирәк....

14.08: Ут кирәк, су кирәк, юл кирәк....

Ут кирәк, су кирәк, юл кирәк....Республика Хөкүмәтенә гражданнардан юлланган мөрәҗәгатьләрдә урыннарда хәл ителергә тиешле мәсьәләләр күпчелекне алып тора.

Башкортстанда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш республика җитәкчелегенең иң җитди игътибар үзәгендә тора. Атап әйткәндә, әлеге эш “Русия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” федераль законга, “Башкортстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында” республика законына, Хөкүмәт регламентына һәм махсус инструкциясенә ярашлы алып барыла. Бу турыда тулы мәгълүмат республика Хөкүмәтенең Интернеттагы www.pravitelstvorb.ru рәсми сайтында урнаштырыла. Биредә гражданнар дәүләт власте органнары җитәкчеләренең күчмә кабул итүләр үткәрү графигы, алынган мөрәҗәгатьләргә анализ, Интернет аша һәм хат белән Хөкүмәткә мөрәҗәгать итү тәртибе, башка файдалы мәгълүмат белән таныша ала. Һәр ярты ел саен исә Хөкүмәткә килгән гражданнар мөрәҗәгатьләрен тикшерү мәгълүматлары Премьер-министрга тапшырыла, Хөкүмәтнең рәсми сайтында урнаштырыла һәм “Республика Башкортостан”, “Башкортостан”, “Кызыл таң” гәзитләрендә бастырыла. Узган елдагы эшчәнлек йомгаклары турында мәгълүмат исә Башкортстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә җибәрелә.

Бу уңайдан агымдагы елның беренче яртысында Хөкүмәткә гражданнардан һәм оешмалардан килгән мөрәҗәгатьләр белән эш ничек оештырыл­ган? Аның йомгаклары нәрсәләр турында сөйли? Түбәндә сүз шул хакта.


Башкортстан Хөкүмәте әзерләгән рәсми документка ярашлы, шушы чорда җәмгысы 8397 мөрәҗәгать килгән. Аларның 3108е гражданнардан һәм оешмалардан алынган. Гамәл­дәге законнарга ярашлы, барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлеп, алар буенча тиешле эш башкарылган. Атап әйткәндә, мөрәҗәгать­ләрдә күтәрел­гән мәсьә­ләләрнең эчтәлегенә карап, аларның 1232се тикшерү өчен — Башкортстан Башлыгы Хакимиятенә, 3788е — Русия Президенты Хакимиятенә, 91е — Дәүләт думасына, 178е Русия Хөкүмәте Аппаратына юнәлтелгән. Үз чиратында республика Хөкүмәтенә гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре буенча югарырак торучы органнардан 219 запрос килгән.
Республика гражданнарын тәү чиратта нинди мәсьәләләр борчый соң? Баштан ук шуны әйтергә кирәк: Хөкүмәткә гражданнардан һәм оешмалардан килгән мөрәҗәгатьләр саны быел тагын да арткан. Аларның эчтәлегенә кил­гәндә исә, ул үзгәрешсез кала диярлек һәм күпчелек мөрәҗәгатьләр көнкүреш-яшәешкә кагылышлы мәсьә­­ләләрне үз эченә ала. Аерым алганда, 3019 мөрәҗәгатьтә (34,6%) торак-коммуналь хуҗалыкка, 2308ендә (26,4%) — икътисад өлкәсенә, 2185ендә (25%) — социаль өлкәгә, 1019ында (11,7%) – дәүләт, җәмгыять үсешенә һәм сәясәткә, 204 мөрәҗәгатьтә (2,3%) оборона, хәвеф­сезлек һәм законлылыкны саклау өлкәләренә кагылышлы мәсьәләләр күтә­релә. Һәрвакыттагыча, республика гражданнарын, беренче чиратта, торак шартларын яхшырту, авария хәлендәге һәм иске торактан күчү, ятим балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләләре борчый. Төзелештә өлешләтә катнашу, бу өлкәдә контрольне һәм дәүләт күзәтчелеген арттыру мәсьәләләре дә көн үзәгендә кала. Урамнарга асфальт түшәү, авыл торак пунктларына илтүче юлларны ремонтлау һәм кышын аларны вакытында кардан тазарту эшен оештыруга бәйле дә республика кешеләренең дәгъ­валары күп килә. Күпләр шулай ук шәһәр һәм поселокларны төзекләндерү, йорт яны территорияләрен яшел­ләндерү, анда балалар мәйданчыклары булдыру мәсьәләләрен кү­тәреп, мөрәҗәгать иткән. Мөрә­җәгатьләрдә, шулай ук, еш кына су, электр белән тәэмин итүдә, чүп-чарны чыгаруда булган, тирә-як мохитне саклауга бәйле мәсьәләләр күтәрелгән. Янә килеп, бер төркем гражданнарны күпфатирлы йортларны ремонтлауга, идарәче компанияләрнең башбаштаклыгына бәйле, коммуналь хезмәтләр өчен билгеләнгән түләүләр бе­лән килешмәү, гомум милектә булган объект­ларның тиешенчә каралмавы һәм күрсәтелгән коммуналь хезмәтләрнең тү­бән сыйфатлы булуы республика Хөкүмәтенә мөрә­җәгать итәргә этәргән. Шулай ук, авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга матди ярдәм күр­сәтүне сорап килгән мөрә­җәгатьләр дә ярыйсы гына зур өлешне алып тора. Хаклык өчен шунысын да әйтергә кирәк: мөрә­җәга­тьләрнең күпче­леге Уфа (2221 мөрә­җәгать), Стәр­летамак (499), Ок­тябрь­ский (255), Салават (196), Нефтекама (172) шәһәрләрен­нән һәм Белорет (207), Ишембай (190), Уфа (169), Туймазы (151) һәм Мәләвез (121) районнарыннан алынган. Алар­ның барысы да эзлекле тикшерелгән һәм мөрә­җәгать итүчеләргә тиешле тәртиптә җавап җиткерел­гән. Атап әйткәндә, мөрә­җәгатьләрнең бер өлеше буенча мәсьәлә уңай хәл ителгән, калган очракларда квалификацияле аңлатма һәм рекомен­дацияләр би­релгән.
Хөкүмәт әзерләгән документта билгеләнүенчә, республикада гражданнар һәм оешмалар мөрәҗә­гатьләре белән эш алга таба да шушы югарылыкта дәвам итәчәк. Бу җәһәттән, гражданнарның телдән һәм язма мөрәҗәгатьләре белән эшне тагын да нәтиҗәлерәк оештыру максатында алдагы кварталга Премьер-министрның, аның урын­басарларының, республика башкарма власть органнары җитәкчеләренең күчмә кабул итүләр үткәрү графигы төзелгән. Аларның вакыты һәм урыны турында киңкүләм мәгълүмат чаралары аша хәбәр ителә. Әлеге мәгълүмат, шулай ук, республика Хөкүмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган.
Хөкүмәт Премьер-министры һәм аның урынбасарлары гражданнарны Уфа шәһәре, Тукай урамы, 46 адресы буенча урнашкан Республика йортының Җәмәгать кабул итү бүлмә­сендә тыңлый. Бу уңайдан узган ярты елда гына да Җәмәгать кабул итү бүл­мәсендә 16 шундый чара узган, аларда 99 кешенең мөрәҗәгатьләре тың­ланган. Шулай ук, 21 күчмә кабул итү оештырылган, аларга 86 граждан килгән. Рес­публиканың башкарма власть органнары җитәк­челәре исә, 98 күчмә кабул итү оештырып, 516 гражданны кабул иткән. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да, гамәлдәге законнарга ярашлы, тиешле чаралар күрелгән.
Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Күренүенчә, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов билгеләгән “Кеше­ләр өчен эшләргә!” дигән дәүләт сәясәте республикада тулы куәтенә тормышка ашырыла. Һәрхәлдә республика гражданнарының үзләрен борчыган мәсьә­ләләр белән турыдан-туры Хөкүмәткә мөрәҗәгать итүе һәм андый мөрә­җәгатьләр санының елдан-ел арта баруы халыкның Башкортстан җитәкче­ле­генә ышаныч дәрәҗә­сенең югары булуы, ул анда таяныч табуы һәм, әлбәттә, власть нәтиҗә­лелеге турында сөйли. Шул ук вакытта күпчелек мөрәҗә­гатьләрдә урыннарда хәл ителергә тиешле тормыш-көнкүреш мәсьә­ләләре күтәрелүе уйланырга да мәҗбүр итә. Димәк, аерым муниципалитетларда җи­тәк­челек социаль-икътисади мәсьә­ләләрне хәл итү буенча тиешле дәрә­җәдә җитәрлек эш алып бармый, җитеш­сезлекләргә юл куя. Бу җәһәттән, югарыда телгә алынган муниципалитетлар җитәкчеләре аеруча җитди уйланырга, уйланырга гына түгел, алар җитәк­ләгән терри­тория­ләрдән килгән мөрәҗә­гатьләрдәге мәсьәләләрне хәл итү буенча кичектергесез чаралар күрергә, бу үзләренең көче белән генә мөмкин түгел икән, аны республика, дәүләт дәрәҗәсенә чыгарырга тиеш, дигән фикер­дәбез. Ихтимал, ул очракта Хөкүмәт адресына гражданнардан юлланган мөрә­җәгатьләрдә дә ниндидер көнүзәк мәсьәлә күт­әрү түгел, урындагы җитәкч­еләр исеменә ихлас рәхмәт сүзләре күбрәк булачак. Шуңа омтылырга кирәк!

Илдар Фазлетдинов.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Хезмәт кешесенең абруе артачак
Сегодня, 11:15 :: Җәмгыять
Хезмәт кешесенең абруе артачак
Конкурс игълан ителә
Сегодня, 11:10 :: Җәмгыять
Конкурс игълан ителә
Учалыда җыр конкурсында кем җиңәр?
Сегодня, 10:29 :: Мәдәният һәм сәнгать
Учалыда җыр конкурсында кем җиңәр?
Армиягә китми егетләр...
Сегодня, 10:19 :: Җәмгыять
Армиягә китми егетләр...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»