Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Лимонарий үзгәреш кичерәчәк

Лимонарий үзгәреш кичерәчәк
06.09.2018 / Көнүзәк

Лимонарий үзгәреш кичерәчәкХөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов һәм аның урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов эш сәфәре белән Уфада лимонарийда булды. Территорияне караганнан һәм Уфа урман техникумының укыту-тәҗрибә хуҗалыгы белән танышканнан соң, лимонарийны реконструкцияләү мәсьәләләре тикшерелде.

Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, сынау плантациясе Башкортстан шартларында лимон үстерү технологияләрен өйрәнү, уңыш алу, яңа сортлар чыгару объекты булып тора. Биредә студентлар шөгыльләнә, балалар бакчалары, мәктәпләр, яшь экологлар, мәктәп урман хуҗалыклары, балалар йортлары һәм интернатлары, Уфа кунаклары өчен экскурсияләр оештырыла.
Лимонарий мөдире Фәридә Садыйкова билгеләвенчә, бүген 1 гектар мәйданда “Юбилейный” һәм “Ташкент” сортлы 1300 лимон агачы үстерелә. Алар елына 20-22 тонна уңыш бирә.
Марат Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, теплицаның техник җиһазланыш дәрәҗәсе, капиталь яңартуны таләп итә.
— Лимонарийның социаль әһәмиятен, аның Башкортстанның имиджы объекты статусына ия булын исәпкә алып, цитруслы үсемлекләрнең генетик фондын саклау һәм гамәлдә булган мәйданнарны киңәйтү максатында аны реконструкцияләү мәсьәләсе көнүзәк булып тора, — диде министр.
Реконструкцияләү нәтиҗәсендә цитруслы культураларны һәм папайя җимешен үстерү күләмен арттыру, шулай ук, җиләк-җимеш, урман культуралары үсентеләрен сату күләмен арттыру күзаллана.
— Лимонарийга нигез салучыларга зур рәхмәт. Бүген безгә әлеге объектның дәрәҗәсен Европа стандартларына күтәрергә кирәк. Башкала халкы аның белән горурланырга, ә Русия төбәкләре һәм чит илләрдән килгән кунаклар күрсәтелүче хезмәтләрдән канәгать калырга тиеш, — диде Рөстәм Мәрданов.
Эшче киңәшмә нәтиҗәләре буенча Премьер-министр реконструкция проектының икътисади һәм социаль нәтиҗәлелегенә якынча бәя бирүне йөкләтте.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Сегодня, 15:54 :: Сәламәтлек саклау
Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Валерий Меладзе башкортча котлаган
Сегодня, 14:25 :: Яңалыклар
Валерий Меладзе башкортча котлаган








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»