Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Иң мөкатдәс нәрсә – эш”

“Иң мөкатдәс нәрсә – эш”
12.09.2018 / Көнүзәк

“Иң мөкатдәс нәрсә – эш”Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналы залында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
– Бүгенге югары бүләкләргә сез бик лаек. Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! – диде республика Башлыгы залда җыелган хезмәт алдынгыларына. – Без әле үсешнең яхшы баскычындабыз. Эшлибез, алга барабыз. Киләчәктә республиканы тагын да ныграк үстерүегезгә ышанам.


Рөстәм Зәки улы бүләкләнүчеләргә яңа үрләр, уңышлар, сәламәтлек теләде.
Салават Юлаев орденына лаек булган язучы Гөлнур Якупова, сүз алып, теләк-рәхмәтләрен җиткерде:
– Әсәрләремнең укучылар сөюен яулавы белән бик бәхетлемен. Әдәбиятка шундый игътибар булганы өчен рәхмәт! Киләчәктә башкорт әдәбиятына хезмәт итәргә вәгъдә бирәм.

“Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденыныд II дәрәҗә медаленә лаек булган Русия Фәннәр академиясенең Уфа Биология институты лаборатория мөдире Алексей Кулагин уңышлары өчен барлык укытучыларына рәхмәтләрен белдерде.

– Безнең оркестр быел ил буйлап 50дән артык концерт күрсәтте. Русиянең барлык мәйданнарын яңгырата алсак, ничек яхшы булыр иде! Эшләргә, иҗади уңышларга дәртләндерүегез өчен рәхмәт! – диде Русия Милли гаскәрләре гвардиясенең Үрнәкле ансамбле җитәкчесе урынбасары, симфоник оркестр җитәкчесе, “Башкортстанның атказанган артисты” исеменә лаек булган Азат Шахмөхәммәтов.

Башкортстандагы Суд департаменты идарәсе җитәкчесе, Салават Юлаев орденына лаек булган Илдар Әһәдуллин белән аралашып алдык. Ул үзенең һөнәрен бик яратуы, бәләкәйдән үк дөреслек, гаделлек өчен көрәшүче булачагын белеп үсүе хакында сөйләде. Хезмәт юлын Бакалы районында судья булып башлаган Илдар Гайнулла улы, төрле хезмәт баскычлары үтеп, зур үрләр яулаган, бай тәҗрибә туплаган. Суд системасында эшләүгә ул 30 елга якын гомерен багышлаган.

Әйе, барлык гомерен бер хезмәткә багышлап, ул тармакның барлык нечкәлекләрен белеп, матур нәтиҗәләр күрсәтә алган кешеләр соклануга лаек.



Фото: Динар Кәлимуллин.



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рецептларны фельдшер язачак
Сегодня, 18:54 :: Сәламәтлек саклау
Рецептларны фельдшер язачак
Яшь һөнәр ияләре көч сынаша
Сегодня, 17:16 :: Мәгариф
Яшь һөнәр ияләре көч сынаша
Үсмер поезд астында калган...
Сегодня, 17:11 :: Җәмгыять
Үсмер поезд астында калган...
“Мин театр яратам” квесты үтә
Сегодня, 16:27 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Мин театр яратам” квесты үтә
Төрмәдән куркып, алиментын түләгән
Сегодня, 16:17 :: Социаль өлкә
Төрмәдән куркып, алиментын түләгән
Түбән тәгәрәгәнбез
Сегодня, 16:05 :: Экология елы
Түбән тәгәрәгәнбез








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»