Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Газ һөҗүм итә!

Газ һөҗүм итә!
18.09.2018 / Көнүзәк

Газ һөҗүм итә!Бер атна эчендә Уфада ике үсмер газ иснәп һәлак булды.

7 сентябрьдә Уфада “Мега” кибетеннән маршруткада кайтып килгән үсмернең кинәт кенә хәле бетә һәм ул водительдән автобусны туктатуын сорый. Бичара салоннан чыгу белән җиргә ава. Пассажирларның берсе ашыгыч ярдәм чакырта. Вакыйга урынына килгән табибларга үсмернең үлемен теркәргә генә кала...

Якынча фаразлар буенча, малай зажигалкаларга тутырыла торган газдан агуланган. Аның үзе белән шундый баллоны булган. Шуны иснәп, һушын җуйган булуы ихтимал. Әлеге вакытта суд-медицина экспертизасы тәгаенләнгән. Ләкин фаҗигагә нәкъ шушы газ сәбәпче икәнлеге көн кебек ачык.

2 сентябрьдә башкалада янә бер үсмернең җансыз гәүдәсе табылган иде. Аның үлеменә дә шушы газ баллоны сәбәпче. Ул ике иптәше белән шушы парларны иснәп агуланган...


Атна эчендә бер шәһәр өчен ике үсмер үлеме күбрәк түгелме? Бу бит әле, токсикомания очраклары илдә елдан-ел кими, дип лаф орган бер заманда! Токсикомания турында без нәрсә беләбез һәм ни өчен бу бәлагә һаман да җитди игътибар бирмибез? Югыйсә, медицина күзлегеннән караганда, токсикомания, наркомания кебек үк, психоактив матдәләргә бәйлелек дигәнне аңлата, аларның әллә ни аермасы юк. “Балалар наркоманиясе” дип аталган токсикоманиягә каршы юридик яктан көрәшү авыр, шуның белән дә ул нык җитди проблема булып тора.
Балалар токсикоманиясе Русияне 90нчы елларда басып алган иде. Эпидемияне җиңәргә мөмкин булды, ләкин берничә ел элек үсмерләр арасында “сниффинг” дип аталган зәхмәт тарала башлады. Ул зажигалка өчен тәгаенләнгән газ­ларны иснәүдән гыйбарәт. Аның белән күпләр мәктәптә таныша. Кайберәүләр тәүге тапкыр 10-11 яшьтә татып карый. Балалар төр­кемнәргә җыела, ә газ парларын иснәү – үзеңне шушы төркемгә керүеңне дәлилләүче ысул. Коллек­тивизмның бу ялган тойгысы токсикоманнар сафына әледән-әле күбрәк үсмерне җәлеп итә. Газны баллонның үзеннән исниләр, яки алдан пакетка яисә пластик шешәгә сиптерәләр. Бер зур баллон берничә кешегә җитә. Газ составына пропан, бутан һәм изобутан керә. Бер баллон 50-150 сум тора.
Мондый тәҗрибәләрне үсмер­ләр гадәттә шаяру, вакыт үткәрү һәм яңа тойгылар кичерү итеп кабул итә. Бер яктан, газны теләсә кайда сатып алып була, икенче яктан, аның наркотиклар кебек кире образы юк. Сәла­мәтлек саклау ми­нистр­­лыгының баш наркологы Евгений Брюн, сниффинг – кешеләргә хас булганча, психик халәтне үзгәртергә омтылуның бер күренеше, дип исәпли.
Сниффинг кешеләргә төрлечә – 30 секундтан 10 минутка кадәр тәэсир итә. Кемдер – берни дә тоймаска, кемдер “икенче дөньяга” кереп китәргә мөмкин. Еш кына газдан баш әйләнә, хәл­сезлек сизелә, кул-аяклар чәнчә, укшыта, кайчак гал­люцинацияләр кү­зәтелә. Болар барысы да – агулану билгеләре. Һәм шушыннан күпләр ләззәт ала. Аннары озак кына үз аңнарына кайталар.
Сниффинг турында күб­рәк беләсегез килсә, “Ютуб”та төрле сюжетлар тулып ята: кызыклары да, кызганычлары да бар. Ләкин соңгы ара­да шаярулар кимеде, чөнки теге яки бу төбәктә газ иснәп үлгән үсмерләр турында мәгълү­матлар пәйда була башлады. Һәм менә Уфа да шундыйлар сафын тулыландырды.
Бу зәхмәткә каршы һәр төбәк үзенчә көрәшә. Кайбер шәһәр­ләрдә, әйтик, Яңа Уренгойда, газлы баллоннарны сатуны чик­ләгәннәр. Ләкин нәрсә ул чикләү? Кайдадыр барыбер табарга мөмкин дигән сүз. Һәм табалар да. Ай саен хокук саклау органнары аэро­зольләр ис­нәү нәти­җәсендә дистә­ләрчә үлемне терки. Шул ук вакытта белгечләр әле һаман токсикомания – бик нык таралмаган күре­неш, дип тәкрарлый. Баллон хәвеф­сез һәм алко­гольдән йомшаграк, имеш. Рәсми статистика да, Русия­дә токсикоманнар саны елдан-ел кими, дип исбатлый. 2015 елда шундый диагнозлы 5764 кеше теркәлсә, 2016 елда 4168 булган. Чын саннар, әлбәттә, күбрәк, күп кенә снифферлар табиблар күзе­нә эләкми бит.
Бу афәткә каршы тыю чаралары белән көрәшү файдасыз, моны кон­трольдә тотып та булмый. Кызганычка каршы, балаларга көн­күреш химиясе сату тыел­маган. Теләсә нинди бала теләсә кайсы хуҗалык кибетендә токсикоманның гади җыел­масын – полиэтилен капчыклар, клей, баллоннар, төрле аэрозольләр, һава сафландыргыч сатып ала ала. Болар барысы да, алкоголь­дән аермалы буларак, һәркемгә һәркайда һәм теләсә кайсы вакытта сатыла!

Резеда ГАЛИКӘЕВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Яңа балалар тудыру йорты булачак
Вчера, 22:07 :: Сәламәтлек саклау
Яңа балалар тудыру йорты булачак
Ярдәм булачак!
Вчера, 21:20 :: Сәясәт
Ярдәм булачак!
Башкортстан -- лидерлыкта!
Вчера, 20:45 :: Җәмгыять
Башкортстан -- лидерлыкта!
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Вчера, 16:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»