Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Эшләгән кешегә ярдәм булачак!”

“Эшләгән кешегә ярдәм булачак!”
25.09.2018 / Көнүзәк

“Эшләгән кешегә  ярдәм булачак!”Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Октябрьский шәһәренә эш сәфәре барышында сәнәгать, социаль һәм инфрастуктура объектлары белән танышты, шәһәр җитәкчелеге белән территорияне үстерү буенча фикер алышты.

Спутник поселогында Рөстәм Хәмитов “Октябрьсккоммунводоканал” предприятиесенең резервуарлар мәйданчыгында булды һәм Октябрьскийны су белән тәэмин итүнең яңа системасы белән танышты.
Рөстәм Хәмитов су тәэминатының яңа системасын төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
— 100 мең кеше яшәгән шәһәрдә яңа суҗыйгыч төзү — бүген сирәк күренеш. Ул халыкны җитәрлек күләмдә сыйфатлы су белән тәэмин итә. Арытаба бу инфраструктура шәһәр үсешенә йогынты ясаячак, — диде ул.
Якын киләчәктә шәһәрдә канализация системасын реконструкцияләү, яңа чистарту корылмалары төзү күздә тотыла. Бу максатларга 1,5 миллиард сум акча таләп ителәчәк. Бүген үк проектлаштыру, документлар җыю белән шөгыльләнә башлау зарур.
Арытаба Рөстәм Хәмитов “Мегафлекс” җитештерү компаниясе эшчәнлеге белән танышты. Компания пар һәм гидроизоляция материаллары, җилдән саклаучы пленкалар, шулай ук полиэтилен, фольга һәм башкаларны җитештерә.
Предприятие белән танышу барышында республика җитәкчесе Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы алдына төбәкнең тиз үсүче предприятиеләренә салым ташламалары, башка өстенлекләр белән ярдәм итү мәсьәләсен хәл итү бурычын куйды.
Рөстәм Хәмитов нефть һәм газ скважиналарын бораулауда инженер-технология хезмәтләре күрсәтүче “Петротул” җәмгыятендә дә булды. Аның заказчыларының берсе — “Башнефть” предприятиесе.
Төбәк Башлыгы җитештерү мәйданнарын, җиһазларны, продукция үрнәкләрен карады, предприятие хезмәткәрләре һәм җитәкчелеге белән сөйләште, “сакчыл җитештерү” принципларын кертү, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү мөмкинлекләре турында белеште. Ул шулай ук шәһәрдә төзеләчәк социаль объектлар проектлары белән танышты. Алар арасында — күкертле водород дәваханәсе, боз сарае һәм бассейн бар.
Арытаба Рөстәм Хәмитов авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды, халык, продукция җитештерүчеләр, эшкуарлар белән аралашты, товарлар төре, уңыш, азык-төлеккә хаклар белән кызыксынды.

Резеда ФАЗЫЛОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Вчера, 21:07 :: Сәламәтлек саклау
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Рим Каюмов Сибайда булды
Вчера, 18:19 :: Яңалыклар
Рим Каюмов Сибайда булды




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»