Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Хөкүмәттә кызу эш чоры башланды

Хөкүмәттә кызу эш чоры башланды
26.09.2018 / Көнүзәк

Хөкүмәттә кызу эш чоры башландыХөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов рәислегендә үткән Президиум утырышында республика бюджетыннан “Төбәк операторы” фондына капиталь ремонт үткәргәндә килеп туган кичектергесез чыгымнарның бер өлешен ирекле рәвештә финанс белән тәэмин итүгә милек взносы төрендә субсидияләр тапшыру тәртибе расланды.

Торак-коммуналь хуҗалык министры Сергей Афонин билгеләвенчә, әлеге документ торак йортларда гадәттән тыш хәлләрдән соң тергезү эшләренә Капиталь ремонт буенча төбәк операторына өстәмә ярдәмне күзаллый.

Бюджеттан бирелгән субсидия күләме проект-смета документларына ярашлы билгеләнгән капиталь ремонт буенча эш бәясенең 25 процентыннан артмаска тиеш.

Арытаба утырышны табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадыев чыгышы дәвам итте. Ул кайбер табигать объектларын һәм комплексларын табигать һәйкәле дип игълан итү турында сөйләде.

—Фәнни-тикшеренү эшләре үткәрү нәтиҗәсендә дала һәм урман-дала зоналарында торф сазлыкларын саклап калу буенча сак астындагы зоналар булган республика әһәмиятендәге 15 аеруча сакланучы табигать территориясе проектланды, — диде Илдар Һадыев. — Шуны билгеләргә кирәк, бу тикшеренүләр Берләшкән Милләтләр Оешмасын үстерү программасына финанс ярдәменә бәйле башкарылды.
Миякә районында урнашкан Корманайбаш сазлыгы биредә йод үләне популациясе һәм безнең төбәк өчен яңа үсемлек – Шутлеворт җикәнбашы табылу белән уникаль. Әбҗәлил районының Череккүл сазлыгында Башкортстан һәм Русия өчен сирәк очрый торган кош – зәңгәр чыпчык яшәве ачыкланды. Учалы районындагы Каскарды сазлыгын аерып атап үтәсе килә. Ул 700 гектарга якын мәйданны били, биредәге углерод запасы - 500 мең тонна.

Чарада шулай ук “Гадиләштерелгән салым системасын кулланучы аерым категория гражданнар өчен салым ставкасын билгеләү турында” закон проекты расланды.
Документ киләсе елның 1 гыйнварыннан Башкортстанда алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре булдырган резидентлар өчен салым буенча дифференцацияләнгән ставкалар билгеләүне күзаллый.

Финанс министры Рида Собхангулова сүзләренә караганда, бу күрсәтелгән территорияләргә инвестицияләр җәлеп итү өчен уңайлы шартлар булдыруга ярдәм итәчәк. Салым түләүчеләр әлеге ташлама белән өч салым чоры дәвамында файдаланырга мөмкин. Закон 2021 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.

Утырыш барышында Башкортстанда агымдагы елның беренче яртысында дәүләт программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре тикшерелде. Бу темага доклад белән икътисади үсеш министры Сергей Новиков чыгыш ясады.

Дәүләт программалары исемлегенә ярашлы, агымдагы елда республикада 29 шундый документ гамәлдә. Ведомство җитәкчесе максатлы күрсәткечләргә ирешү, программа чараларын гамәлгә ашыру һәм финанслауны үзләштерү күзлегеннән чыгып, программа документларын гамәлгә ашыруга анализ ясады. Мәсәлән, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, күрсәткечләр 3,5 процентка арткан.

Арытаба Сергей Новиков агымдагы елда республика Хөкүмәтенең өстенлекле эшчәнлек юнәлешләрен гамәлгә ашыру барышын тәкъдим итте.
Министрлык җитәкчесе һәрбер моношәһәрдә гамәлгә ашырылган төп проектларга тукталды. Мәсәлән, Бәләбәй шәһәрендә урам сәнгате әсәрләре булдырылды, балалар өчен уен мәйданчыклары төзелде, мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелде, сәүдә нокталары төзекләндерелде. Күмертауда ял итү парклары булдырылды, Мәдәният сараена капиталь ремонт үткәрелде. Белоретта спорт комплексы, Мәдәният сарае реконструкцияләнде, шәһәр паркы төзекләндерелде, Нефтекамада үзәк урамнар, мәктәп ремонтланды, спорт күнекмәләре өчен комплекслар урнаштырылды, шулай ук, иң яхшы төбәк тәҗрибәләр җыентыгына кертелгән “Бөек Ватан сугышы аллеясе” төзекләндерелде.

Благовещенда “Кванториум” балалар белем бирү үзәген булдыру мөһим проект булып тора. Учалыда шәһәр пляжының ял итү зонасы оештырылды, спорт һәм уен мәйданчыклары булдырылды, процедуралар кабинеты реконструкцияләнде. Иң яхшы проектлар арасында федераль үзәк шәһәрнең төп мәйданында булдырылган музыкаль фонтанны атады.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 11:00 :: Социаль өлкә
Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 10:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Киномакс"ка - 5 яшь!
Такчурада зур куаныч!
Сегодня, 09:43 :: Сәламәтлек саклау
Такчурада зур куаныч!
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сегодня, 09:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сабыйлар мәнфәгатендә
Сегодня, 09:39 :: Сәламәтлек саклау
Сабыйлар мәнфәгатендә








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»