Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Хәтер вакыттан көчлерәк”

“Хәтер вакыттан көчлерәк”
28.09.2018 / Көнүзәк

“Хәтер вакыттан көчлерәк”Уфада өлкән буын вәкилләре катнашлыгында үзенчәлекле телекүпер узды.

Башкалада узган шундый телекүпердә Мәскәү, Ялта, Казан һәм Уфа ветераннары, сугыш чоры балалары, тыл хезмәткәрләре очрашты. Аны Ренат Ибраһимовның продюсерлык үзәге, Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясе оештырды.


— Аяз күк йөзе өчен һәрберебез дә бурычлы булган ветераннарның саны елдан-ел кими бара, алар һәркөнне безнең хәтердә булырга тиеш, — диде Ренат Ислам улы.
Уфада ветераннар Олим­пик парктагы “Лидо” ресторанына җыелды. Биредә аларны сыйлы табын каршы алды. Ветераннарга бүләкләр таратылды, шулай ук, медицина препаратлары, азык-төлек пакетлары да әзерләнгән иде. Алар бер-берсе белән аралашты, җырлашып утырды.
Телекүпер Ялтада — диңгез буендагы кафеда, Казанда – “Туган авылым” комплексында, Мәскәүдә “Казан Чай Бар” ресторанында оештырылды. Ул быел җиденче тапкыр үтә, Уфа исә беренче тапкыр кушылды.
— Бүген искиткеч күңел күтәренкелеге кичерәбез, – диде Уфа шәһәрендә яшәүче ветеран Нурислам Вәлиев. – Башка шәһәрләр белән мондый турыдан-туры бәй­ләнештә тәүге тапкыр катнашабыз, бер-беребезне күреп шатланабыз. Безнең буын кешеләре нык үзәкле булды. Яшьләр дә безгә кушылсын иде.
Чарада, шулай ук, Уфа шәһәре хакимияте, Татар­станның Башкортстандагы рәсми вәкиллеге әгъзалары катнашты.

Резида ВӘЛИТОВА.


Гариза тапшыру вакыты тәмамлана!

1 октябрь — федераль ташламаларга ия булган гражданнардан социаль хезмәтләр алу төрен үзгәртүгә гаризалар кабул итүнең соңгы көне. Социаль хезмәтләр тупланмасы федераль ташлама алучы статусына ия гражданнарга бирелә. Ел саен 1 октябрьгә кадәр алар киләсе елда алачак социаль хезмәтләр төрен билгеләргә тиеш.
Быел 30 сентябрьдә — якшәмбедә алдагы елга гариза тапшыру вакыты чыга. Законга ярашлы, ул ял көненә туры килгәндә, Пенсия фондына шәхсән мөрәҗәгать иткән очракта, гариза кабул итү аннан соң килүче эш көненә, ягъни 1 октябрьгә күчерелә.
Әлеге вакытта социаль хезмәтләр пакеты бәясе аена 1075,19 сум тәшкил итә. Шуның 828,14 сумы — дарулар тәэминатына, 128,11 сумы — шифаханә-курорт юлламасына, 118,94 сумы шәһәр яны тимер юл транспортында йөрүгә тотыныла.
Ташлама алуның гамәлдәге тәртибен саклап калырга теләүчеләр өчен гариза тапшыру кирәкми. Әгәр дә гражданның әлеге тәртипне үзгәртәсе килсә, гариза тапшыру мотлак. Ул ташлама алучы үзе теләгән вакытны сайлаганга кадәр гамәлдә булачак.
Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Фоат Хантимеров сүзләренә караганда, республикада федераль ташлама алучы 321 мең кеше яши. Шуларның 287 меңе социаль хезмәтләр тупланмасының акчалата компенсациясен ала.

Үз хәбәрчебез.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 11:00 :: Социаль өлкә
Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 10:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Киномакс"ка - 5 яшь!
Такчурада зур куаныч!
Сегодня, 09:43 :: Сәламәтлек саклау
Такчурада зур куаныч!
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сегодня, 09:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сабыйлар мәнфәгатендә
Сегодня, 09:39 :: Сәламәтлек саклау
Сабыйлар мәнфәгатендә








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»