Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Социаль чыгымнар күләме артты

Социаль чыгымнар күләме артты
28.09.2018 / Көнүзәк

Социаль чыгымнар күләме арттыХөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов рәислегендә Стратегик комитет утырышы үтте. Анда катнашучылар республикада алып барылучы салым, бюджет һәм бурыч сәясәте, бюджетны планлаштыру үзенчәлекләре турында мәгълүмат тыңлады.

Чираттагы план чорына бюджет документлары пакетын әзерләүне 25 октябрьгә тәмамлау планлаштырыла. Хөкүмәт тарафыннан хупланган документлар 1 ноябрьгә кадәр Дәүләт җыелышы-Корылтайга тикшерүгә кертү өчен Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовка тапшырылырга тиеш.

Якындагы өч елга республика бюджеты турында закон проектының төп күрсәткечләре һәм озайлы чорга бюджет фаразлавының үзгәртелгән характерстикасын финанс министры Рида Собханкулова тәкъдим итте.

Министр сүзләренә караганда, салым һәм салым булмаган керемнәр җыемы керемнәр динамикасын һәм бюджетның ел ахырына кадәр үтәлешенә бәя бирүне исәпкә алып, республиканың социаль-икътисади үсеше күрсәткечләренә нигезләнеп фаразланган.

Салым һәм бюджет законнарына кертелгән үзгәрешләргә, салым куәтен үстерүгә һәм бюджет керемнәрен арттыруга юнәлтелгән чараларга бәя бирелде.

Шулай итеп, республика бюджеты керемнәренең гомум күләме 2019 елда – 171,1 миллард сум, 2020 елда – 175,9 миллард сум, 2021 елда 183,6 миллард сум тәшкил итәчәк.

Бюджет чыгымнары структурасында арытаба өч еллык чорга алдан планлаштырылган барлык социаль өстенлекләр сакланып калынган һәм хәтта киңәйтелгән. Аларның якынча өчтән ике өлешен социаль әһәмияттәге чыгымнарга юнәлтү каралган.

Бюджет ассигнованиеләренең зур гына күләме республиканың максатлы инвестицион программасын гамәлгә ашыруга тотынылачак дип фаразлана. Бу Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан объектлар төзү кирәклегенә бәйле.

Республика бюджеты дефициты 2019 елда 20 миллиард сум күләмендә билгеләнгән (2020 елда 17 миллиард сумга кадәр һәм 2021 елга 10 миллиард сумга кадәр киметелә). Дефицитны финанслау чыганаклары тулы күләмендә билгеләнгән. Башкортстан дәүләт бурычына карата тотрыклы сәясәт алып баруын дәвам итә һәм шуңа күрә бурыч йөкләмәсе түбән булган субъектларга карый.

– Барлык өстәмә керемнәр дә республиканың үсеш стратегиясе өстенлекләрен тормышка ашыруга, беренче чиратта, төбәк халкының яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтелә. Сүз сыйфатлы сәләмәтлек саклау, мәгариф, халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү турында бара. Бу статьяларга бюджет чыгымнары сизелерлек арттырыла:һәр өлкәгә якынча 5әр миллард сум, – диде премьер-министр.



Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рецептларны фельдшер язачак
Сегодня, 18:54 :: Сәламәтлек саклау
Рецептларны фельдшер язачак
Яшь һөнәр ияләре көч сынаша
Сегодня, 17:16 :: Мәгариф
Яшь һөнәр ияләре көч сынаша
Үсмер поезд астында калган...
Сегодня, 17:11 :: Җәмгыять
Үсмер поезд астында калган...
“Мин театр яратам” квесты үтә
Сегодня, 16:27 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Мин театр яратам” квесты үтә
Төрмәдән куркып, алиментын түләгән
Сегодня, 16:17 :: Социаль өлкә
Төрмәдән куркып, алиментын түләгән
Түбән тәгәрәгәнбез
Сегодня, 16:05 :: Экология елы
Түбән тәгәрәгәнбез








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»