һәркем эшле булсын!
04.10.2018 / Көнүзәк

Эшсезлек — социаль-икътисади күренеш. Хезмәткә сәләтле, актив булып та үзенең белем дәрәҗәсенә һәм тәҗрибәсенә ярашлы эш таба алмаганнарны эшсезләр дип атыйбыз. Шуңа игътибар итәргә кирәк. Русиядә “эшсезләр” категориясенә ил территориясендә алты ай һәм аннан артыграк яшәгән, эше һәм кереме булмаган, хезмәт белән тәэмин итү учреждениесендә (хезмәт биржасында) теркәлгән, эшкә тотынырга әзер булган, эшсезлек буенча пособиегә, гарантияләнгән дәүләт ярдәменә хокуклы гражданнар карый. Төрле дәрәҗәдә эшсезләр саны турында сүз барганда, нигездә, шушы гражданнар күздә тотыла.
Эшсезлек буенча пособие, яки гарантияләнгән дәүләт ярдәме дигәннән. РФ Хезмәт министрлыгы киләсе елдан эшсезлек буенча пособие күләмен арттырырга планлаштыра. Бу хакта норматив хокукый актлар проектының федераль порталында танышырга мөмкин. Документның төп максаты — эшсез русиялеләргә социаль ярдәм күр-сәтү һәм аларны актив рәвештә эш эзләүгә өндәү. Яңа проект 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә керергә тиеш. Әлеге үзгәрешләрдән соң эшсезләрнең яшәү шартлары да яхшырыр дип көтелә. Пособиегә көн күрүче кешенең тормыш сыйфаты яхшырачак дип әйтү сәер, әлбәттә. Чөнки эшсезлек буенча пособие күләме 2009 елдан бирле үзгәрмәде. Аның минималь суммасы – 850, максималь күләме 4,9 мең сум. Илдәге яшәү минимумының яртысына да җитми. Сүз уңаеннан, республикада уртача эш хакы 32 106 мең сум тәшкил итте, дип хәбәр итә “Башинформ”.
Соңгы хәбәрләрдән күренүенчә (атап әйткәндә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре мәгълүмат-лары), Башкортстандагы эшсезләрнең 28,6 проценты дәүләт гарантияләгән ярдәмне минималь күләмдә ала, 57,7 процентына пособие максималь дәрәҗәгә җиткереп түләнә.
Бүген бездә 90,5 мең кеше эшсез санала. Узган елдагыдан 18,7 меңгә кимегән.
“Росстат” мәгълүматлары буенча, Башкортстанда эшсезләр 2016 елда, әйтик, 116 мең кеше булса, бу күрсәткеч 2001 елда 227,9 мең булган.
Гомумән, Башкортстанда эш көчендәге 1,966 миллион кеше яши. Шуларның 140 меңнән артыгы Себергә һәм башка төбәкләргә йөреп акча таба, бабайлар әйтмешли – зимагурлар. Димәк, аларның хезмәт хакыннан алына торган салым да Себердә кала. Ник дисәң, бу төр салым казнаны иң күп тулыландырганы да. Бу уңайдан республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов та зур ризасызлык белдергән иде.
Шул ук “Росстат” ел башында эшсезлек үсүне фаразлады. Мәсәлән, ил буенча эш эзләүчеләр 5,5 процентка җитәргә мөмкин, диделәр. Бу ил буенча 4 миллион кеше, дигән сүз. Алдагы берничә елда хәл уңай якка үзгәрерме – вакыт күрсәтер.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

Вчера, 21:34 :: Яңалыклар
Дмитрий Медведев: "Көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләүләрне контрольдә тотарга кирәк"
Новости русской версии сайта

19.02.2019 :: Экономика

19.02.2019 :: Политика

19.02.2019 :: Общество

19.02.2019 :: Общество

19.02.2019 :: Общество

19.02.2019 :: Общество

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (556)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»