Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Син армиягә барасыңмы?

Син армиягә барасыңмы?
05.10.2018 / Көнүзәк

Син армиягә барасыңмы?Университетларда хәрби кафедраларны уку үзәгенә алыштырырга карар ителде.

Һәр елның язында һәм көзендә 18 яше тулган егетләрне бер сорау борчый: армиягә чакырылу тәртибе нинди? Әйе, законнар елдан-ел үзгәреп тора. Берәүләрне, әле укуына карамастан, армиягә алып китәләр, ә икенчеләргә укуны тәмамларга мөмкинлек бирелә.


Мәктәптә 11 яки 9 сыйныфларны тәмамлап, колледж, техникумга укырга кергәч, аны тәмамларга вакыт би­релә. Ләкин югары уку йортыннан соң, тагы да укырга кереп, армиядән калып булса, техникумда укып чыккач, югары уку йортына керсәң дә, армия сафына алачаклар.
Уку йортлары тәмамла­ган егетләр беренче көннән үк контракт төзеп солдат киеме кияргә мөмкин. Ләкин ул вакытта бер түгел, ике ел хезмәт итәргә тиеш булалар.
Күптән түгел Русия Президенты Владимир Путин университетлардагы хәрби кафедраларны уку үзәклә-ре­нә алыштыру турында карарга кул куйды. Бу үзәкләрдә шушы уку йорты гына түгел, башка уку йортлары студентлары да шө-гыль­ләнә алачак. Егетләр армиядә хезмәт итмәгән очракта да, уку үзәкләрен тәмамлап хәрби дәрәҗә алып чыгачак һәм армия сафларына алынмаячак. Алар запастагы рядовой яки сержант булып саналачак. Контракт буенча армия сафларына китәргә мөм­кинлек бар. Әлеге карар Себер төбәгендә эксперименталь рәвештә көченә керде. Тоташ ил буенча ул февраль аеннан гамәлдә булачак.
Хәрби хезмәткә алыну һәм контракт буенча хезмәт итү бик нык аерыла. Контрактчылар өчен дәүләт уңайлы шартлар тудыра. Югары уку йорты тәмам-ла­ган егетләр хәрби хез-мәтне ике ел контракт ни-гезендә үтә ала. Контракт буенча алынучыларга хезмәт хакы түләнә, алар ашау, киенү, яшәү урыны белән тәэмин ителә. Эш сәгате башка һөнәр ияләре­некен­нән аерылмый: иртән-ге 8.30дан 18.00 сәгатькә ка­дәр. Минималь хезмәт хакы 17-20 мең сумнан башлана. Ул хәрби вазыйфа, дәрәҗә бирелүгә, гомум хезмәт вакыты, башкарган эшләренә бәйле рәвештә арта бара. Спорт мастеры бул­ганнарга исә икеләтә оклад түләнә. Өстәп, һәр кешегә ел саен бер хезмәт хакы күләмендә матди ярдәм күрсәтү, намуслы хезмәт итүчеләр һәм вазыйфа бурычын җиренә җиткереп үтәүчеләрне елына өч окладка кадәр премия белән бүләкләү каралган. Ерак төньяк, климатик яки экологик шартлар начар районнарда хезмәт итүче­ләргә күпкә зуррак түләү билгеләнә.

1 октябрьдә Русия Президенты Владимир Путинның Хәрби хезмәткә көзге чакыру башлану турында Указы дөнья күрде. Аңа ярашлы, көзге чакырылышта хәрби хезмәткә 132,5 мең граждан алыначак. Ел саен көзге чакырылышта Башкортстаннан биш меңгә якын егет армия сафларына алына. Язын республикадан хәрби хезмәткә алынучыларның күбесе исә Көнчыгыш хәрби округында хезмәт үтү өчен җибәрелгән — 1500 кеше, Үзәк хәрби округка республикадан 1200 егет киткән.


Моннан тыш, контракт буенча өч ел хезмәт иткән-нәр уку йортына кергәндә бюджет урынына кабул ителәчәк. Хәрбинең карьера үсеше турыдан-туры аның белем дәрәҗәсенә бәйле. Урта һөнәри белеме бул­ганнар прапорщик (мичман) дәрәҗәсенә, профильле югары белемлеләр офицер вазыйфасына ия булалар.
Хәрби ипотека ниге­зендә, ике сроктан соң контрактчы үзе теләгән төбәктән (Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән тыш) торак алу өчен документлар җыя ала. Ипотека 3,6 миллион сум күләмендә 20 елга бирелә. Армия хезмә­те чорында аның өчен министрлык түли. Әгәр контрактчы кредит түләнеп беткәнче, ягъни хезмәт срогын 20 елга тутырганчы хәрби хезмәт-тән китә икән, ул бу фатир өчен моңарчы түләнгән беренчел взнос һәм айлык кредит өлешен я кире дәү­ләткә кайтарырга, калган өлешне үз хисабыннан түләп бетерергә тиеш, я фатирдан баш тарта булып чыга.
Кыскасы, яшь егетлә­ребезгә уйланырга урын бар: армиягә бармаскамы, әллә хәрби хезмәтне тутырып, югары белемле, акчалы һәм фатирлы булыргамы.

Ример НАСРЕТДИНОВ.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Сегодня, 15:54 :: Сәламәтлек саклау
Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Валерий Меладзе башкортча котлаган
Сегодня, 14:25 :: Яңалыклар
Валерий Меладзе башкортча котлаган








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»