Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Әлшәйне уңган халкы данлый

Әлшәйне уңган халкы данлый
09.10.2018 / Көнүзәк

 Әлшәйне уңган  халкы данлый Район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин белән әңгәмә.

Авыл районнары арасында халык саны буенча иң эре төбәк­ләрнең берсе исәпләнүче Әлшәй районы соңгы еллар дәвамында республиканың тотрыклы социаль-икътисади үсешкә ирешүче төбәкләренең берсе булып кала. Ә бит Башкортстанның көнья­гында урнашкан районда басучылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнү өчен табигать шартлары да артык уңайлы түгел, дала туфрагының уңдырышлылыгы да чамалы. Шуңа карамастан, биредә төп тармакларда тотрыклы үсешне тәэмин итә алалар, моңа өстәп, социаль һәм матди күтәрелештә яңадан-яңа үрләр дә билгелиләр. Республика көне алдыннан болар турында без район җитәкчесе белән сөйләштек.


— Дамир Радикович, Республика көнен әлшәйлеләр нинди кәефтә һәм хәзмәт уңышлары белән каршы ала?
— Башка еллардагы кебек үк, Республика көненә районда җитди әзерлек бара, чаралар планы төзелде. Ә алар, нигездә, эшлекле шартларны күздә тота.
Мәсәлән, Республика көненә багышлап, район үзәгендә “Кымызчылар конкурсы” үткәрү күздә тотыла. Бездә милли эчемлек җи-тештерүгә махсуслашкан крестьян-фермер хуҗалыклары бар, бу эш белән җитди рәвештә шәхси малтабарлар да шөгыльләнә. Бу уңайдан шуны да әйтеп үтәсем килә: кымыз нәкъ менә Әлшәй районының бренды бит ул! Тәмле-лек дәрәҗәсе һәм сәламәтлек саклау сыйфатлары буенча Әлшәй кымызына тиңнәр юк, дип әйтә алам.
Ә кымызчылар бәйгесенә кил­гәндә, анда дистәгә якын җитеш-терүче үз продукциясен тәкъдим итәчәк, конкурста Әлшәй кымызына Уфаның һөнәри осталары да бәя бирәчәк. Гамәли яктан әлеге чара шунысы белән әһәмиятле: кымыз ясаучылар даими сатып алучыларын да табар дип уйлыйм. Көзге чор­да авыл хуҗалыгы ярминкәлә-рен оештырганда да без шушы максатны куябыз.

— Әйе, көз – авылда муллык чоры. Аграр тармактагы хезмәт нәтиҗәләрен барласак, бәйрәм итәргә сәбәп бармы?
— Әлбәттә! Аграрийлар өчен хуҗалык елы катлаулы булды, монысы һава шартларына бәйле. Язгы басуга игенчеләр зур өметләр баглап чыккан иде, алар, нигездә, акланды, дип исәплим. Бөртекле-ләр уңышын җыеп алу тәмам-ланды, уртача гектар көче 18 центнердан арта, ашлыкның тулай җыемы 85 мең тоннага якынлашты. Райондагы климат шартларын исәпкә алганда, бу — яхшы күрсәт-кеч. Гомумән, үсемлекчелек тармагында яңа юнәлешләр барлыкка килде, дияр идем. Соңгы ике елда авыл хуҗалыгы тармагының эре предприятиеләре табышлы саналучы сызма культуралар мәйдан-нарын арттырды. Хәзер безнең басуларда рапс, җитен, горчица, ясмык кебек төбәк өчен ят культураларны да очратасың. Монысы инде иген ашлыгына ихтыяҗның кимүенә бәйле. Районның югары басучылык культурасына ия “Заря” хуҗалыгында, мәсәлән, майлы җитенне — 100, ясмыкны 50 гектарда үстерделәр. Тәҗрибә уңыш-лы килеп чыкты, бу районның яңа төр культуралар игүче башка хуҗалыкларына да кагыла.
Бөртеклеләр урагы тәмамланса да, сызма культуралар уңышын җыеп алу дәвам итә. Белгечләр фаразлавынча, зур мәйданнарда игелүче шикәр чөгендере, көнба­гыштан мул уңыш көтелә. Авыл хуҗалыгы тар­магының уңышлары саллы. Шуңа да тармак хезмәт­кәрләре кадер-хөрмәткә, бәйрәмгә дә лаек. Хезмәт алдынгылары исә Республика көненә һәм Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чараларда билгеләнеп, ике бәйрәм бүләкләре алачак.

— Дамир Радикович, район биләмәләрен гизгәндә шу­ңа игътибар итми мөмкин тү-гел: язгы-җәйге чорда авыл­ларны төзек­ләндерү буенча күләмле эш барды, яңа объектлар күтәрелде, ис­келәре яңартылды, юл төзе­леше киң колач алды. Боларга кайдан акча җиткерәсез?
— Агымдагы елның 1 сентяб­ренә район бюджеты гомум табыш алу буенча 111 процентка үтәлде. Бюджетка гомум керемнәр исә 577 миллион сум тәшкил итте, шуның 450 миллион сумы социаль өлкәгә юнәлтелә. Гомумән, салым түләп, район бюджетын тулыландыруга зур өлеш кертүче “Раевсахар”, “Башкирский бройлер”, “Таврос” компанияләр төркеменә караучы “Әлшәй-ит” җәмгыятьләре кебек куәтле аграр һәм сәнәгать пред­приятиеләре булу күп кенә социаль мәсьәләләрне хәл итүдә зур финанс мөмкинлекләре ача.
Шул ук вакытта, Әлшәй районы юллар төзелеше, төзекләндерү буенча федераль һәм республика программаларында актив катнашучы буларак та билгеле. Мәсәлән, “Авыл биләмәләрен тотрыклы үстерү” федераль программасы кысаларында үткән елда районда берничә юнәлештә яңа юллар салу буенча җитди адым ясалды.“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы соңгы ике елда аеруча нәтиҗәле файдаланыла, бу безгә дистәләрчә авылны төзекләндерү буенча зур гына эш күләме башкарырга мөмкинлек бирде. Быел исә максатлы программада катнашуга биш авыл биләмәсе дәгъва итеп, шуларның икесе конкурста җиңеп чыкты.
Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү буенча да күләмле төзелеш эшләре башкарыла. Монда инде без республика җитәк-челегенең матди ярдәмен тоеп торабыз.
Төзелеш турында сүз чыккач, шуны да билгелисе килә: соңгы ун елда районда байтак социаль объектлар күтәрелде һәм яңартылды. Бу — республика җитәкчелеге тарафыннан үткәрелүче социаль сәясәтнең тоемлы нәтиҗәсе. Ул аеруча мәгариф өлкәсендә сизелерлек булды. Әлеге объектлар һәммәсе дә республика бюджетыннан финансланды. Нәтиҗәдә, районда балалар бакчаларына чиратлар тулысынча бетерелде, мәктәп­ләрдә уку бер сменада алып барыла. Бу җәһәттән шуны игътибар үзәгенә аласым килә: мәгариф учреждениеләрен яңартуда максатлы программалар куллану тәртибе күп кенә көнүзәк проблемаларны хәл итү мөмкинлеген бирде. Мәсәлән, “Гомуми белем бирү учреждениеләрендә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру” чараларына ярашлы, районда мәктәпләрнең спорт залларына ремонт үткәрелде, алар спорт инвентаре һәм җиһаз-лар белән тәэмин ителде. Соңгы чорда “Уңайлы мохит” программасы буенча күләмле төзекләндерү эшләре башкарыла.
Агымдагы елда төзелә башлаган янә бер мөһим объект турында искә төшерәсем килә. Ул – “Баш-кортстанның 100 еллыгына – 100 объект” төбәк программасына кергән физкультура-савыктыру комплексы. Район үзәгендә объектка гаҗәеп уңайлы урын сайлап алынды, файдалануга исә билгеләнгән вакытта тапшырылыр дип ышанабыз.

— Халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту юнәлешендә эшчәнлеккә уңай мисаллар күп, ә менә мохтаҗлар, аерым категория гражданнар өчен ниләр эшләнә?
— Торакка мохтаҗлык безнең төбәктә дә күзәтелә. Мәсьәләне хәл итүдә, әлбәттә, дәүләт програм­малары ярдәмгә килә. Мәсәлән, инде телгә алынган “Авыл билә­мәләрен тотрыклы үстерү” программасы буенча соңгы чорда агросәнәгать һәм социаль өлкә хезмәткәрләреннән 9 гаиләгә торак сатып алуга һәм төзүгә субсидия-ләр бирелде. Ятим һәм караучысыз калган балаларны торак белән тәэмин итү максатында Раевка авылында 6 фатир алынды, моннан тыш, торак сатып алу буенча 5 муниципаль контракт төзелде. Гому-мән, яшьләр арасында торак тө-зергә теләүчеләр бихисап. Бер елда гына да, мәсәлән, шушы максатларда 219 җир участогы бүленү дә шул хакта сөйли.

— Кайбер күрше төбәк-ләрдән аермалы буларак, Әлшәйдә мәдәни тормыш гөрләп тора, район үзәгендә генә түгел, авыл мәдәният йортларында да үзен­чәлекле чаралар оештырыла. Спортта да җанлылыкны күреп, болар турында язып торабыз. Социаль өлкәнең бу тармаклары да игътибар үзәгендә, димәк?
— Районның мәдәният челтәре бу юнәлештәге 71 учреждениене, 29 китапханәне һәм сәнгать мәк­тәбен берләштерә, алар барысы да тотрыклы эшли. Ни генә димә, теләсә кайсы авылга халыкның ялын оештыру урыны булган клуб кирәк. 2012-14 елларда, мәсәлән, биш мәдәният йорты һәм бер китапханә биналарында капиталь ремонт үткәрелде, бу юнәлештәге эш дәвам итә.
Соңгы вакытта республиканың Мәдәният министрлыгы грантлары өчен конкурс чараларында катнашу да нәтиҗәсен бирә. Балалар сән-гать мәктәбе, мәсәлән, 2013 елда ук 100 мең сумлык грантка ия бул­ган иде. Грантлар алып, Аксен авыл китапханәсе, Кыпчак-Әскар, Гайниямак авыл мәдәният йортлары, Уразмәт авыл клубы матди базаларын ныгыта алды.
Районның мәдәният хезмәткәр-ләренең республиканың барлык төбәкләрендә дә ныклы танылу алуын да билгеләр идем. Бу җөм-ләдән шундый мисал китерәсем килә: күптән түгел Ярмәкәй районында Ык елгасы буе халык-ларының төбәкара иҗат фестивале үтте. Әлшәйнең “Дарман” ирләр башкорт вокал ансамбле, шактый уңышлы чыгыш ясап, икенче дәрәҗә диплом алып кайтты.
Районда спортны үстерүгә, гомумән, яшьләр сәясәтенә игътибар зур.
Район тормышы күпкырлы, әлеге җәһәттән башкарасы эшләр, хәл итәсе мәсьәләләр дә байтак. Бу юнәлештә максатлар билге­ләнгән, аларны тормышка ашыруда киеренке эш таләп ителә.

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Фәнүр Гыйльманов әңгәмәләште.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Театр – ул искиткеч могҗиза!
Сегодня, 08:19 :: Мәдәният һәм сәнгать
Театр – ул искиткеч могҗиза!
Иҗади имтиханны – якташлар алдында
Сегодня, 07:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Иҗади имтиханны – якташлар алдында
Уфа мэры - беренче урында!
Вчера, 22:00 :: Сәясәт
Уфа мэры - беренче урында!
Без - беренче урында!
Вчера, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Вчера, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»