Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Танып буе әрәмә...

Танып буе әрәмә...
12.10.2018 / Көнүзәк

Танып буе әрәмә...Анда өмәләр үткәрелгәннән соң, тирә-як чистарынып калды.

Быелгы елның истәлекле вакыйгаларын барлаганда Балтач җирендә башлангыч алып, төбәкара дәрәҗәдә үсеш алган “Чиста Танып” акциясен атау дөрес булыр. Федераль программалар чикләрендә ил күләмендә “Русия суы” акциясе үткәрелү сулыклар объектларына антропоген йөкләнешне киметү, халык аңында суга сакчыл караш тәрбияләүне максат итеп куйды.


“Русия суы” Бөтенрусия акциясе кысаларында Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы 1 майдан 15 сентябрьгә кадәр зур булмаган елга-күл ярларын чистарту акциясен үткәрү турында карар кабул итте. Балтачлылар шушы акция чикләрендә “Чиста Танып” Төбәкара экология проектын һәм аның положениесен эшләде. Проектның авторы — министрлыкның Бөре төбәк комитеты әйдәүче белгеч-эксперты, Башкортстанның атказанган экологы Рифат Сафин.

— Рифат Хатыйпович! Проектта каралган чараларның географиясе нинди?

— Чараларда Башкортстанның төньяк зонасындагы Тәтешле, Балтач, Борай, Калтасы, Краснокама районнары һәм Пермь краеның Чернушка районы катнашты.
Конференциядә шушы районнарда яшәүчеләрне, бигрәк тә предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләрен, шәхси эшкуарларны, авыл хакимияте башлыкларын, район, авыл Советлары депутатларын, әйдаманнарны, ветераннарны Төбәкара проектта актив катнашырга чакырган карар кабул ителде. Анда республиканың төньяк зонасын экологик яктан иң имин территорияләр исәбенә кертү һәм күрше төбәктә дә барлык көчне шуңа юнәлтергә чакырылды.
Акция көннәрендә өмәләр үтте. Алар Балтач җирендә башланды. Өмәләрдә барлык 15 авыл хаки-миятләрендә яшәүчеләр, оешма, предприятие, учреждениеләр, яшь-ләр, әйдаманнар актив катнашты. Аннары эстафеталар күрше Борай, Тәтешле, Калтасы, Краснокама, Пермь краеның Чернушка районы вәкилләренә тапшырылды.

— Чараларда ничә кеше катнашты?
— “Чиста Танып” проектында быел Башкортстанның биш районында 16 авыл хакимиятеннән 1150 кеше катнашты, 108 кубометр чүп җыелды, Танып елгасы ярлары тирәсендә 130 километр ара чис­тартылды, тәртипкә китерелде.
Күрше төбәкнең Чернушка районында “Чиста Танып” проектында 6 авыл биләмәсендә яшәүче 200 кеше катнашты. Акция көннәрендә Йөгерек Танып елгасының кушылдыклары — Йок, Ар, Кыйгазы, Карыш һәм башка елга ярларында өмәләр үткәрелде. Без башлаган эшнең бер өлеше елга ярларын чүплекләрдән тазарту булса, икенче өлеше урындагы халык аңын сәламәт һәм экологик яшәү рәве-шенә юнәлтү, су чыганакларына сакчыл карашны пропагандалау, дөньяда чиста су дефициты проблемаларын актуальләштерү булды.

— Акциягә йомгак ясаганда нәрсәләр исәпкә алынды?

— Положение буенча, проектта катнашучылар арасында иң яхшы гаилә билгеләнде. Бу исемгә Балтач районының Түбән Сикияз авылыннан хезмәт ветераннары, Русия Федерациясе мәгариф отличниклары Роза һәм Зәки Мифтаховлар лаек булды. Алар акциядә актив катнашып кына калмады, үзләре яшәгән төбәктән аккан Сикияз елгасы ярларын, бакча артларындагы чишмәне чистартып, тәрбияләп торалар.

— Рифат Хатыйпович, безнең районда территорияләреннән Йөгерек Танып елгасы акмаган авыл биләмәләре дә бар...

— Андый авыллар да акциядән читтә калмады. Ул төбәкләрдә башка елгалар һәм сулыкларның ярлары чистартылды.
Проектта каралган барлык максатларга ирешелде һәм бурычлар үтәлде. Барлык районнарда җитәк­челәр, белгечләр, гади халык, яшь-ләр активлык күрсәтеп, өмәләргә чыкты. Чараларда зур теләк белән катнаштылар. Пермь краеның Чернушка районы җитәкчеләрен һәм белгечләрен аерым телгә алып үтәсе килә. Җиденче сентябрьдә акциягә йомгак ясалды, иң яхшылар билгеләнде, алдагы елга берлек­тәге эш планы буенча фикер алышу оештырылды.

— Акциянең уникальлеге нидә?

— Киңәшмәдә моны Башкортстан Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы вәкиле Наил Йосыпов билгеләп үтте. “Идел-Кама су бассейнына керүче Йөге­рек Танып елгасы — мөһим су артериясе. Башкарылган эш илнең су системасы торышын яклауда зур роль уйный”, — диде ул.
Акцияне ел саен үткәрергә карар ителде. Янә ике районны — Аскын һәм Дүртөйле районнарын — кертеп, төбәкара һәм районара комитет булдырырга кирәк.

— Быелгы акция нинди тойгылар уятты?

— Мин шундый максат куйдым: киләчәктә Йөгерек Танып елгасы­ның башланган урынын барып, күреп кайтырга кирәк. Андагы кешеләрнең яшәеше, гореф-гадәт­ләре белән танышу комачауламас, дип уйлыйм. “Танып” атамасы нәрсәдән алынганлыгын белеп кайту бик мөһим. Ни өчен дигәндә, Танып елгасы — безнең якларның горурлыгы. Ваемсызлыкны, игътибарсызлыкны гафу итми, хөрмәт күрсәтсәң, табигый байлык та кешеләргә мәрхәмәтле булачак.

— Әңгәмә өчен рәхмәт.

Аида ХӘЙРТДИНОВА әңгәмәләште.
Балтач районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 16:30 :: Яңалыклар
Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 10:48 :: Яңалыклар
"Җәмгыять өчен бу зур югалту..."
Тимур, тимер кебек бул!
8-12-2018 :: Сәясәт
Тимур, тимер кебек бул!
Партия контролендә
8-12-2018 :: Сәясәт
Партия контролендә
Әнә шулай җырларга кирәк!
8-12-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әнә шулай җырларга кирәк!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

142 (25296) от 7 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»