Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Чүплекләр... ил территориясе кадәр

Чүплекләр... ил территориясе кадәр
12.10.2018 / Көнүзәк

Чүплекләр...   ил территориясе кадәрКиләсе ел башыннан гамәлгә кертеләчәк закон каты көнкүреш калдыклары мәсьәләсен хәл итәчәк дип көтелә.

Чүп мәсьәләсе инде ничә еллар дәвамында Русиядә иң җитди проблемаларның берсе булып кала. Кайбер мәгълүматлар буенча, илдә барлыгы 100 миллиард тонна көнкүреш һәм җитештерү калдыгы җыелган, алар Нидерланды иле кадәр территорияне били.


Киләсе ел башыннан көнкүреш калдыкларын җыю һәм аеру өчен һәр кеше башыннан акча җые­лачак. Икенче төрле әйтсәк, контейнерга күпме чүп ташласак, шулкадәр үк түләя-чәкбез. Ягъни каты көнкү­реш калдыкларын никадәр азрак җыйсак, аларны җыйган һәм үтилләштергән өчен шулкадәр азрак түләя-чәк­­без. Безгә үсешкән ил-ләрдәге кебек, калдыклар санын киметергә һәм аларны аерырга кирәк. Бу очракта аерым йорт, шуңа ярашлы, аерым гражданнан түләү кимергә тиеш. Күп-катлы йорт яисә аерым поселок булганда, коллектив җаваплылык туа: яшәгән халык никадәр калдык җыйса, коммуналь хезмәт-ләр өчен квитанцияләрдә шуңа ярашлы сан куелачак. Һәр кешенең үзенең ролен һәм чүп-чарны аерып җыю мөмкинлеген аңлавы мөһим.

Менә кемнән үрнәк алырга кирәк!
Чүп-чарны аерып җыю мәсьәләсе Европада күптән хәл ителгән. Швециядә, мәсәлән, чүп-чар җитешми, аны башка илләрдән кайтарталар. Монда калдыклардан я ягулык эшләнә, я алар икенчел чимал буларак кулланыла. Халыкның күпчелеге ташланган пластиктан тагын җиде тапкыр яңасын эшләү мөмкинлеге булуын белә. Аннан соң гына ул электр станциясенә ягулык буларак озатыла. Шул рәвешле, җиде тапкыр эшкәртелгән пластик энергия чыганагы төрендә дә файда китерә.


Шулай итеп, киләсе елның гыйнварыннан коммуналь түләүләрдә чүп-чарны җыюны, ташуны, эшкәр-түне, күмүне үз эченә алган калдыклар турында юл барлыкка килергә тиеш. Әлегә кадәр хезмәтләрнең бу төренә аерым бүленгән түләү юк иде.
Әйтик, әгәр дә кеше елына 1 кубометр чүп-чар җыя икән, 500 сум түләргә тиеш булачак. Шуңа ярашлы, дүрт кешедән торган гаилә елына 2 мең яисә аена бер кеше өчен 42 сум түләячәк.
Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белгечләре исәпләвенчә, бүген күпкатлы йортта яшәүче кеше елына 2,3 кубометр чүп-чар түгә. Шуннан чыгып исәпләгәндә, бу елына — 1 мең 150 сум яисә аена бер кешегә 96 сум булачак. Шәхси йортларда яшәүчеләргә елына, уртача алганда, 3,4 кубометр калдык туры килә. Шуңа ярашлы, алар аена 142 сум түләргә тиеш була.
Чүп-чарны теләсә кая ташларга да мөмкин булмаячак, бу җәһәттән дә законнар катгыйлана. Әле бездә бу мәсьәлә бик кискен булып кала. Үткән ел башына Башкортстан терри­ториясендә 2,7 меңнән артык законсыз чүплек исәп-ләнгән, шуларның бер меңе авыл хуҗалыгы тәгаен­ләнешендәге җирләрдә хасыйл булган. Бу аянычлы хәл һәр ун авылның җидесе калдыклар белән эш итүче операторлар игътибарыннан читтә калу белән бәйле.
Законсыз чүплекләрнең күпчелеге Уфа тирәсендә урнашкан. Урыс дәүләт география җәмгыяте мәгълү-матлары буенча, башкала тирәсендә ким дигәндә 400 чүплек үсеп чыккан, алар­ның 90 процентына төзе­леш калдыклары ташланган. Калдыклар белән эш итүнең яңа системасы буенча һәр торак пункт аларны чыгаруга килешү төзия-чәк һәм, акрынлап, мондый чүплекләр юкка чыгарга тиеш.
Республикада әле яңа системага күчү буенча тиешле оештыру эшләре бара. Аның өчен норматив-хокукый база, шул исәптән калдыклар җыюның яңа схемасы расланган, төбәк операторлары билгеләнгән. Алар район һәм авыл хаки-миятләре, калдыклар өлкә-сендә эшләүче эшкуарлар, иҗтимагый оешмалар һәм гражданнар белән тыгыз элемтәдә эшләячәк. Төбәк операторының бурычы — барысын да килешү мөнә­сәбәтләренә җәлеп итү.
Каты көнкүреш калдыклары җыела торган чүплек-ләр тикшерелгән, аларны киңәйтү ихтыяҗы исәплән-гән.
— Без каты көнкүреш калдыклары белән эш итү­нең яңа технологиясен булдырырга тиеш, — диде бу уңайдан республика Хөкү­мәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов. — Иң элек калдыкларны җыюның камил системасын оештыру зарур. Киләчәктә без чүп-чарны тулысынча бүлеп җыюга күчәргә тиеш.
Каты коммуналь калдыкларны ташу, эшкәртү һәм үтилләштерү зур әһәмияткә ия. Бүген Башкортстанда мондый калдыкларны күмү өчен 36 полигон, сортларга аеруның 13 комплексы эш­ләп килә. Төбәккә янә 9 полигон, чүп-чар күчереп төяү пунктлары һәм сортларга бүлү куәтләре таләп ителә. Чүп-чар күчереп төяү пункт-лары, нигездә, заводлар төзү файдалы булмаган авыл районнарында оештырылачак, алар аша калдыклар чүп-чар аеру пункт­ларына яисә экотехнопаркларга җибәреләчәк. Соңгы­ларында икенчел чимал төрләрен — кәгазьне, пыяланы, полиэтиленны һ.б. эшкәртү буенча махсуслашкан предприятиеләр урнашачак. Бу бурычлар Русия­нең Сәнәгать министрлыгы стратегиясенә салынган. Русиядә 70тән артык экотехнопарк төзү планлаштырыла, әлеге исемлектә Башкортстан да бар.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рецептларны фельдшер язачак
Сегодня, 18:54 :: Сәламәтлек саклау
Рецептларны фельдшер язачак
Яшь һөнәр ияләре көч сынаша
Сегодня, 17:16 :: Мәгариф
Яшь һөнәр ияләре көч сынаша
Үсмер поезд астында калган...
Сегодня, 17:11 :: Җәмгыять
Үсмер поезд астында калган...
“Мин театр яратам” квесты үтә
Сегодня, 16:27 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Мин театр яратам” квесты үтә
Төрмәдән куркып, алиментын түләгән
Сегодня, 16:17 :: Социаль өлкә
Төрмәдән куркып, алиментын түләгән
Түбән тәгәрәгәнбез
Сегодня, 16:05 :: Экология елы
Түбән тәгәрәгәнбез








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»