Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Алтын көз” мул җимешләр бирсен!

“Алтын көз” мул җимешләр бирсен!
12.10.2018 / Көнүзәк

“Алтын көз” мул җимешләр  бирсен!Мәскәүдә Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсе үтә. Анда Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов җитәкчелегендә Башкортстан делегациясе катнаша.

Чарада төбәкнең стенды тәкъдим ителде, республиканың күпсанлы предприятиеләре чараның конкурс программасында катнашты.
Күргәзмәнең беренче көнендә үк республика Хөкүмәте белән Марий Эл Республикасы Хөкүмәте арасында авыл хуҗалыгы өлкәсендә кооперация һәм экспортны үстерү буенча хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документка Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов һәм Марий Эл Республикасы Башлыгы Александр Евстифеев кул куйдылар.
Килешүдә ике төбәк арасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү максатында озайлы һәм файдалы хезмәттәшлек, авыл хуҗалыгы өлкәсендә экспорт куәтен киңәйтү турында сүз бара.
Партнерлык кысаларында субъектлар ике төбәк оешмалары арасында сәүдә-икътисади элемтәләрне булдыру, аларны саклап калу һәм киңәйтүдә бер-берсенә булышлык итәчәк, шулай ук, эш тәҗрибәсе, методик эшләнмәләр һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә кооперация һәм экспорт механизмнарын камилләштерү турында мәгълүмат белән уртаклашачак.
арасында хезмәттәшлек ике республика территориясенә дә инвестицияләр җәлеп итү һәм республикаларның башкарма дәүләт власте органнары белән инвесторларның нәтиҗәле үзара бәйләнешен тәэмин итү максатында гамәлгә ашырылачак.
Күргәзмә кысаларында, шулай ук, Башкортстан Хөкүмәте белән “ФосАгро-Төбәк” компаниясе арасында минераль ашламалар өлкәсендә үзара бәйләнеш турында килешү төзелде. Документны Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов һәм компаниянең генеральный директоры Андрей Вовк имзалары белән ныгытты.
Компания экологик яктан чиста, югары сыйфатлы бөртекле һәм техник культуралар үстерү өчен комплекслы сыек ашламаларны кабул итү һәм саклау өчен инфраструктура булдыруда катнашырга планлаштыра.
“ФосАгро-Төбәк” — минераль ашламалар сату челтәре. Компания Башкортстан аграрийлары белән 2015 елдан хезмәттәшлек алып бара. Әлеге вакыт эчендә компания төбәккә 100 мең тоннадан артык продукция озаткан.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 21:14 :: Җәмгыять
"Роддом сатам! Кем ала?"
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
Вчера, 20:26 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
207 пассажир һәм экипаж исән
Вчера, 19:11 :: Җәмгыять
207 пассажир һәм экипаж исән




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»