Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Уфа” аэропортына лаеклы шәхес исемен бирик!

“Уфа” аэропортына лаеклы шәхес исемен бирик!

“Уфа” аэропортына лаеклы шәхес исемен бирик!
Русия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы «Великие имена России» проектын башлап җибәрде.


Бүген “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясенең медиа-үзәгендә матбугат конференциясе үтте. Әлеге чара “Великие имена России” проектының старт алуына багышланды.

Проектның төп максаты — Русиянең халыкара 45 аэропортына, шул исәптән “Уфа” аэропортына да, ил тарихында тирән эз калдырган, Ватанын дөнья күләмендә данлаган бөек шәхесләрнең исемен бирү. Исемне төбәктә яшәүче халык сайлаячак. Проектны оештыручылар, ачык тавыш бирү махсус сайтта — “Великие имена России” порталында барачак, дип белдерде.

— “Уфа” аэропортына бөек ватандашыбызның исемен сайлауда республикада яшәүче һәркем катнаша ала. Тәкъдимнәр, бүгеннән алып, 16 октябрьгә кадәр 8(347) 280-82-36 телефоны буенча кайнар линиягә шалтыратып яисә “Аэропорт” тамгасы белән oprb2011@mail.ru электрон адресына кабул ителәчәк. 16 октябрь көнне экспертлар, сәясәтчеләр, фән эшлеклеләре "түгәрәк өстәл" артында, тәкъдимнәрдән чыгып, исемлек төзиячәк. Һәм бу исемлек буенча сайтта ачык тавыш бирү барачак. “Аэропорт”ка биреләчәк тарихи шәхеснең исеме 5 декабрьдә билгеле булачак, — диде Башкортстанның Иҗтимагый палатасы җитәкчесе Ольга Панчихина.

Әйткәндәй, моннан 7-8 ел элек үк, әлеге чын-чыннан бөек шәхеснең тууына 90 ел тулу алдыннан, “Кызыл таң” гәзите “Уфа” аэропортына легендар якташыбыз Муса Гәрәев исемен бирү тәкъдиме белән чыккан иде. Бу идеяне хуплап, күпсанлы язучылар, шагыйрьләр, җәмәгать эшлекләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары гәзит битендә саллы һәм дәлилле мәкаләләр белән чыгыш ясады.

Язмышы һәм тормышы авиация белән турыдан-туры бәйле каһарман, республикада бердәнбер 2 тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевны без бүген дә иң лаек кандидатура дип саныйбыз.



Фото: Юлия Төхбәтуллина.



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Күңелемдә былбыл сайрый
Вчера, 16:23 :: Мәдәният һәм сәнгать
Күңелемдә былбыл сайрый
Дүртөйлелеләр, якташлар, бәйрәмгә килегез!
Вчера, 15:41 :: Башкортостанга - 100 ел!
Дүртөйлелеләр, якташлар, бәйрәмгә килегез!
Бустанай авылы төзекләнә
Вчера, 15:04 :: Җәмгыять
Бустанай авылы төзекләнә
Иске Кәңгештә - яңа мәчет
Вчера, 14:40 :: Иман
Иске Кәңгештә - яңа мәчет








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»