Армиягә китә егетләр
16.10.2018 / Көнүзәк

– Бу мөһим кампаниядә медицина комиссиясе үткән 22 меңгә якын кешенең хәрби хезмәткә яраклылыгы дәлилләнде. Ә менә көзге чакырылышка Үзәк хәрби округ йөкләмәсе буенча республикадан 4500 кеше җибәрү күз уңында тотыла, – ди Игорь Михайлович.
Шулай ук, 2017 елда гамәлгә кергән законнар турында да сүз булды. Беренчесе – колледжда укучыларны, 20 яшь тулуга карамастан, армиягә алуны кичектерү. Икенчесе – сәламәтлек торышы буенча хәрби билет алганнарга өстәмә тикшерелү үтү.
– 444нче федераль закон буенча, 18-27 яшьләрдәге, сәламәтлеге буенча хәрби хезмәттән азат ителеп, документ алган егетләр кабаттан тикшерү үтәчәк. Сәламәтлек торышы яхшырган очракта алар армиягә алыначак. Бүген яшьләр теләп хезмәт итә. Бу – яхшы күрсәткеч, – ди Борис Владимирович.
Уфадан алынучы егетләр арасында иң популяры – коры җир гаскәрләре. Язгы чакырылышта анда 2800 кеше киткән. Икенче урында исә – һава-космос гаскәрләре һәм үзәк тәгаенләнештәге частьлар (500әр кеше).
Егетләрнең белем дәрәҗәсе түбәндәгечә: югары белемле – 800дән артык кеше; урта һөнәри белемле – 3500дән артык; башлангыч һөнәри белемле – 20; урта (тулы) гомуми белемле – 300дән артык; төп гомуми белемле – 200дән артык кеше.
Оборона министры һәм Генераль штаб начальнигы күрсәтмәләренә ярашлы, быел яз Башкортстаннан Русия Оборона министрлыгының фәнни ротасына 13 егет сайлап алынган. Шулай ук республикадан 3 егет Русия Президенты указы буенча оештырылган “Эра” хәрби инновацион технополисында хезмәт итәргә җибәрелгән.
2014 елдан алып фәнни роталарга республикадан 49 кеше чакырылган. Шулай ук республика хәрби комиссариатларында исәптә торган хәрби хезмәткә алынучы 4 егетнең Олимпия спорт төрләре буенча Русия җыелма командалары составына кертелүе һәм Үзәк хәрби округы штабы күрсәтмәләре нигезендә Армиянең үзәк спорт клубы спорт роталарында хезмәт үтү мөмкинлеге дә зур горурлык хисе тудыра.
Агымдагы елның язында “Юнармия” Бөтенрусия хәрби патриотик хәрәкәте сафларында әзерләнгән 31 егет хәрби хезмәткә чакырылган һәм Кораллы Көчләр сафларына җибәрелгән.
Җыелу пунктында “Паспорт” автоматлаштырылган системасы урнаштырылган, бу Кораллы Көчләргә хәрби хезмәт үтү өчен җибәрелә торган барлык гражданнарны, җыелу пунктыннан китү алдыннан шәхси электрон карталар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Әйткәндәй, илебез төбәкләренә хәрби хезмәткә егетләребез инде 24 октябрьдә юлланачак.
Энҗе ИБРАҺИМОВА.

Вчера, 21:34 :: Яңалыклар
Дмитрий Медведев: "Көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләүләрне контрольдә тотарга кирәк"
Новости русской версии сайта

19.02.2019 :: Экономика

19.02.2019 :: Политика

19.02.2019 :: Общество

19.02.2019 :: Общество

19.02.2019 :: Общество

19.02.2019 :: Общество

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (559)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»