Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Уфа” аэропорты кем исемен йөртер?

“Уфа” аэропорты кем исемен йөртер?
16.10.2018 / Көнүзәк

“Уфа” аэропорты кем исемен йөртер?“Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе медиаүзәгендә үткән матбугат конференциясе “Русия­нең бөек исемнәре” проектының старт алуына багышланды. Журналистлар белән очрашуда республика Иҗтимагый палатасы җитәкчесе Ольга Панчихина, “Җиңү волонтерлары” хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Александр Юдин, Фәннәр академиясе вице-президенты Айтуган Акманов, “Уфа” халыкара аэропортының матбугат секретаре Татьяна Ризван катнашты.

“Русиянең бөек исемнәре” дигән зур проектның төп максаты — илнең 45 халыкара аэропортына, шул исәптән “Уфа” аэропортына да, тарихта тирән эз калдырган, Ватанны дөнья күләмендә данлаган бөек шәхесләрнең исемен бирү. Аны төбәк халкы сайлаячак. Ачык тавыш бирү махсус сайтта — “Русиянең бөек исемнәре” порталында барачак.
— “Уфа” аэропортына бөек ватандашыбызның исемен сайлауда республикада яшәүче һәркем катнаша ала. Тәкъдимнәр 16 октябрьгә кадәр 8(347) 280-82-36 телефоны буенча “кайнар линия”гә шалтыратып яисә “Аэропорт” тамгасы белән oprb2011@mail.ru электрон адресына кабул ителәчәк. 16 октябрь көнне экспертлар, сәясәтчеләр, фән эшлеклеләре “түгәрәк өстәл” артында, тәкъдимнәрдән чыгып, исемлек төзиячәк. Анда бары тик ун шәхеснең исеме керәчәк һәм бу исемлек буенча великиеименарф порталында ачык тавыш бирү барачак. Аэропортка биреләчәк тарихи шәхеснең исеме 5 декабрьдә билгеле булачак, — диде Башкортстанның Иҗтимагый палатасы җитәкчесе Ольга Панчихина.
Икенче этапта, 22-28 октябрьдә, исемлеккә кермәгән шәхесне тәкъдим итү мөмкинлеге бирелә. Әлбәттә, бу исем 500 тавыш җыярга тиеш. 29 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр проектның өченче этабы үтәчәк. Социаль сораштыру нәтиҗәсендә өч лидер билгеләнәчәк. Финал тавыш бирү 8-30 ноябрь көннәрендә булачак. Һәр граждан бер аэропорт, бер исем өчен генә тавыш бирә ала.
“Җиңү волонтерлары” хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Александр Юдин волонтерларның әлеге конкурс турында халыкка җиткерәчәген һәм “Уфа” аэропортында офлайн-тавыш бирү оештырачакларын белдерде.
Әлегә республика халкы тәкъдим иткән берничә исем билгеле. Алар — Салават Юлаев, Сергей Довлатов, Рудольф Нуриев, Мостай Кәрим, Сергей Аксаков, Федор Шаляпин, Михаил Нестеров һәм Муса Гәрәев.
Әйткәндәй, моннан 7-8 ел элек үк, “Кызыл таң” гәзите легендар якташыбыз Муса Гәрәевның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Уфа” аэропортына аның исемен бирү тәкъдиме белән чыккан иде. Бу идеяне хуплап күпсанлы язучылар, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары гәзит битендә саллы һәм дәлилле мәкаләләр белән чыгыш ясады.
Язмышы һәм тормышы авиация белән турыдан-туры бәйле каһарман, республикада бердәнбер ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевне без бүген дә иң лаеклы кандидатура дип саныйбыз.

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кем нинди машинада йөриячәк?
Сегодня, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
Сегодня, 14:54 :: Мәдәният һәм сәнгать
Эфирда -- “Нур” театры артистлары








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»