Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Уфа – Техас, автобуслар ковбой түгел!

Уфа – Техас, автобуслар ковбой түгел!
18.10.2018 / Көнүзәк

Уфа – Техас, автобуслар ковбой түгел! Республика җитәкчесе легаль булмаган рәвештә пассажирлар ташуга бәйле мәсьәләне 1 декабрьгә хәл итәргә кушты.

10 октябрьдә Уфаның Черниковка бистәсендә коточкыч авария булды. Зур тизлек белән баручы 249нчы маршрут “ПАЗигы” тукталышта туктап торган 51нче маршрут “НефАЗ”га килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, “НефАЗ”, тукталыш корылма­сына бәрелеп, аңа зур зыян китерә. Көчле бәрелү­дән “ПАЗик” берничә метр читкә оча. Бәхеткә күрә, бу вакытта тукталышта кешеләр булмый. Әмма бу авариядә пассажирлар зур зыян күрә. Нәтиҗәдә, 5 кеше дәваханәгә озатыла. Шуның икесе – балалар.


Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров легаль булмаган рәвештә пассажирлар ташу белән бәйле мәсьәләне тәүге эш көннәреннән үк аерым игътибар үзәгенә алды.
– Мәскәүдә ун миллионга якын кеше яши, анда мондый проблема юк. Башка бик күп зур шәһәрләрдә дә бу мәсьәлә күптән хәл ителде. Ни өчен бездә һаман да пассажирларның хәвефсезлеген тәэмин итү чарасы күрелми? Юкса, бу хәл итә алмаслык проблема түгел бит, – диде ул.
ЮХХДИның Башкортстан буенча Баш дәүләт­ инспекторы Динар Гыйльметдинов билгелә­венчә, 2017 елда гына да автобус водительләре тарафыннан юл хәрәкәте хәвеф­сезлеген бозу очраклары 40 процентка арткан. Шул елда пассажирлар ташучы 97 водительнең руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утыруы билгеле булды. 40 водитель машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булса да, кешеләр ташуын дәвам итүе ачыкланды.
Әйткәндәй, башкаланы “ПАЗ”иклардан, “ГАЗель”­ләрдән арындыру проблемасы җитәк­челекне берничә ел борчый. Мәсәлән, 2016 елда шәһәр хакимиятендә Уфада ул вакытта пассажирлар йөртүче 3750 автобусның 2450гә калачагы турында ышандырганнар иде. Шул ук вакытта, бу халыкка йөрү өчен уңайсызлыклар тудырмаячагы ассызыкланды, чөнки 13 урынлык микроавтобусларны зур “НефАЗ”­лар алыштырырга тиеш иде. Шул рәвешле, пассажирлар урыннары 12 процентка артуы күзалланды. Әлеге мәсьәлә 2018 елга тулысынча хәл ителергә тиеш булса да, проблема һаман да кис­кенләшүен дәвам итә.
Пассажирлар ташу юнәле­шендә эшләүче малтабарларның ничек тә күбрәк акча эшлисе килүе һәркемгә мәгълүм. Анда эшләүче води­тельләрнең Уфа урамнары буйлап узышулары, бер-берсе алдына кистереп килеп керүләре, тукталышка башкалардан алдарак барып җитү өчен светофорга артык игътибар бирмәүләре, гомумән, юл хәрәкәте кагый­дәләрен төрлечә бозуларына урындагы халык ничек кенә ризасызлык белдерсә дә, әлегә бу җәһәттән уңай якка үзгәрешләр булмады.
Шул ук вакытта, автобус эчендә пассажирларны кимсетүче төрле рәсемнәр, язулар, води­тель­нең әле – башка машина водительләренә, әле пассажирларга төрлечә кычкыруы, андагы чүп, ватык урындыклар – болар барысы да шәһәрнең абруен төшерә. Беркайчан да сөртелмәгән тоткыч­лар, утырсаң, киемдә тап калырлык пычрак урындык япмалары – боларның һәркайсына пассажирлар кире карашта булса да, башкача чара булмаганлыктан, әлеге мөмкин­лекләр белән файдаланырга мәҗбүр булды.
Радий Фәрит улының әлеге проблемаларга тәүге көннәрдән үк игътибар итүе бу өлкәдә тәртип булдырылачагына зур өмет уята. 1 декабрьгә кадәр ул бу юнәлештә эшчәнлек алып баручыларга әлеге мәсьәләне тулысынча хәл итәргә йөкләде.
16 октябрьдә Уфа шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Салават Хөсәенов үткәргән киңәшмәдә җитәкче әлеге проблеманы хәл итү буенча тәгаен сроклы план төзү кирәклеген ассызыклады һәм 19 октябрьгә аның әзер булуын таләп итте.

Гөлия Гәрәева.

Парламент мәсьәләне контрольгә алды
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев боерыгы белән “Башкортстан территориясендә халыкны автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты белән хезмәтләндерүне оештыру турында” Закон үтәлешенә мониторинг үткәрү буенча эшче төркем булдырылды. Аның җитәкчесе итеп Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов билгеләнде. Эшче төркем составына төрле дәрәҗә депутатлар, республика Башлыгы Хакимияте, Хөкүмәт, прокуратура, Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты, Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең Башкортстан буенча идарәсе, башка ведомстволар, транспорт, иҗтимагый оешмалар, урындагы үзидарә органнары вәкилләре керде.
— Эшче төркем республика халкын транспорт белән хезмәтләндерү сыйфатын, әлеге өлкәдә законнар үтәлешен өйрәнергә, төп мәсьәләләрне ачыкларга, аларны хәл итү юлларын табарга тиеш, — диде Константин Толкачев. — Шулай ук, легаль булмаган ысул белән пассажирлар ташучыларга каршы көрәш турында да сүз бара. Проблема эре шәһәрләр, беренче чиратта, республика башкаласы өчен актуаль. Кызганычка каршы, элегрәк кабул ителгән чаралар тиешле нәтиҗә бирмәде. Әлеге тема юл хәрәкәте хәвефсезлеге, безнең гражданнар гомерен һәм сәламәтлеген саклау белән турыдан-туры бәйле. Эшче төркемнең бурычы — тиз арада проблеманы хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»