Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кайсы якка тәгәрибез?

Кайсы якка тәгәрибез?
06.11.2018 / Көнүзәк

Кайсы якка тәгәрибез?Уфада легаль булмаган рәвештә пассажирлар ташучыларга каршы көрәш мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл” узды.

Республика башкаласында иң кискен һәм җитди булган җәмәгать транспорты мәсьәләсен хәл итү юлларын эзлиләр. Уфалылар күптән шәһәр автобусларының башкала өчен хурлык булуы турында чаң сукса да, аларны ишетүче булмады. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тәнкыйть утына тотканнан соң, чиновниклар, күзәтү органнары һәм транспорт системасы белән азмы-күп­ме бәйләнешле башкалар да проблеманы танырга мәҗбүр бул­ды.


Әлеге хезмәт вәкилләре легаль булмаган автобус йөртүче­ләргә каршы кө­рәш мәсьәләләре буенча “түгә­рәк өстәл”дә дә катнашты.
— Пассажирлар транспорты мәсьәләсендә тәртип урнаштыру һәм аны системага салу буенча анык бурычлар куелды, — диде республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт коми­теты рәисе Тимур Мөхәммәт­җанов. — 15 октябрьдә яңгыратылган бурычлар 1 декабрьдә үк ниндидер нәтиҗәләргә китерә­чәк, алар арытаба эшне системага салу буенча эш алып барырга өстәмә этәр-геч булды. Без илнең Мәс-кәү, Татарстан кебек зур төбәкләрендә кулланылган иң яхшы тәҗрибәләрне нигез итеп алдык. Радий Хәби­ров юл картасын, нигездә, хуплады.
Уфада маршрут автобуслары белән килеп туган хәлне Санкт-Петербургның Транспорт системалары институты экспертлары тик­шергән. Алар, мәсәлән, “Уфа” универмагы” тукталышында сә­гать саен 734 автобус килеп туктавын ачыклаган. Шул рәвешле маршрут челтәрен кабатлап йөрү коэффициенты башкалада 2,2-3 урынына 6,5 тәшкил итә. Икенче төрле әйткәндә, байтак автобуслар бер үк маршрутлар буенча бер-берсен куышып йөри. Нәти­җәдә алар күпләп килеп туктаган һәр тукталышта хәрәкәт 1,5 минутка тоткарлана, гомумән алганда, бу Уфа пассажирла-рының иртән эшкә барып җитүгә 45 минут сарыф итүенә китерә, ә ул күпкә азрак булырга тиеш.
— Безнең пассажирлар Мәскәү­некеннән дә, Казанныкыннан да һич ким түгел. Аларның да сыйфатлы автобусларда йөрергә тулы хокукы бар, — дип кат-кат кабатлады Тимур Мөхәм­мәт­­җанов.
23 октябрьдә 1124 автобусчы баш күтәргән иде. Ике көн буе халык бераз авырлыклар кичерде. Башкала маршрутларына 140 автобус (40ы — “Башавто­транс”­ныкы, калганнары легаль йөртүче­ләрнеке) китереп кушкач кына хәл үзгәр­де. Ә шушы көнгә кадәр Уфада 2940 автобус йөргән. Алар шәһәрдә сәгатенә уртача 17 чакрым юл үткән, элек бу 24 чакрым булган. Юллардагы тыгыннар, автобусларларның күпле­ге, тукталышларга мең бәла белән килеп җитүләр менә шундый тоткарлыкларга китерә. Кайчак ике тукталыш арасын 8 минут үтәргә туры килә. “Шәһәрдә йөрүче пассажирлар транспортын 30 процентка кыскарткач, хәрәкәт итү тизләнәчәк, соңга калулар булмаячак”, — дип вәгъдә иттеләр “түгәрәк өстәл”дә.
Әле башкалада пассажирлар ташу белән шөгыль­ләнүче 12 оешма эшли, аларда Уфа хакимиятен­нән рөхсәте булган 1400 “ПАЗ”, “ГАЗель” тибындагы автобуслар йөри. Тагын шулкадәр үк диярлек — 1300 — легаль булмаганы (республика буенча — 3814) хәрәкәт итә. Моңа “Башавтотранс”ныкыларны да куш­саң, чыннан да, бик зур сан килеп чыга. Бу очракта нинди саф һава, экология турында сүз алып барырга мөмкин? Тончыгабыз, шул гына.
— Киләсе ел ахырына кадәр 150 зур автобус сатып алачакбыз, иске транспорт шәһәр урамнарына чыгарылмаячак, — диде “Баш­автотранс” предприятиесе җитәкчесе урынбасары Сергей Паскин. — Әле Уфада автобуслар 116 маршрут буенча йөри. Алар­ның саны 95кә калачак. Ләкин бу транспорт ниндидер урамга барып җитмәгәнлектән, пассажирлар авырлык кичерә-чәк дигәнне аңлат­мый. Киресенчә, төпкел урыннарга кадәр җитәчәкбез.
Әйе, хәл итәсе проблемалар бихисап әле: әйтик, кайбер урамнарда маршрут транспорты бөтенләй юк яисә сирәк йөри. Барысы да халык агымы күп булган үзәккә омтыла һәм анда төрле тыгыннар хасыйл итә.
Чарада яхшы яңалыклар да күп яңгырады. Мәсәлән, тиздән Уфада игезәк автобуслар йөриячәк. Бөтен җәмәгать транспорты бер төскә буялачак. Төсне баш­кала халкы үзе сайлаячак. Шулай ук планда маршрут автобуслары­на карта буенча түләү кертү карала.
Башкалада транспорт мәсьәләсе көйләнгәннән соң 600-700ләп водитель эшсез калачак, дип көтелә. Алар игътибарсыз калмаячак, дип ышандырдылар “түгәрәк өстәл”дә. Бу водитель­ләрне “Башавтотранс” һәм пассажирларны йөртү белән шөгыль­ләнүче башка пред­приятиеләр эшкә алырга әзер. Югыйсә, “Авито” кебек челтәрләрдә “маршруты белән автобус сатам” дигән мәгъ­лүматлар күренә башлады. Әйткәндәй, койрыкларына басканның икенче көнендә үк башкала хаки­миятенә легаль булмаган 350 автобус йөртүче, эш­чәнлеген рәсми­ләш­те­рергә теләк белдереп, мөрәҗә­гать иткән.
“Башавтотранс” автобуслары әле 8гә кадәр генә эшли иде, тиздән алар кичке 11гә кадәр йөри башлаячак, водительләр әүвәл­гечә сменалы эшкә күчәчәк.
Муниципальара маршрутларда да әлегә тәртип юк. Аларны да шәхси пассажирлар йөртү­челәр үз кулларына алып бара.
Тимур Мөхәммәтҗанов белдерүенчә, шәһәрара маршрутларда легаль булмаган автобус йөртүчеләр өлеше 38 процент тәшкил итә. Алар 48 районны хез­мәтләндерә, ягъни көн саен пассажирларның 90 процентын ташый. Әйткәндәй, Урал аръягында булып кайтканнан соң республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шәһәрара пассажирлар маршрутларындагы хәлне тагын бер тапкыр тәнкыйть утына тотты...
Җәмәгать транспортын җайга салу җәһәтеннән моңа кадәр бер чара да күрелмәде, дип әйтеп булмый. Ике дәүләт казна учреждениесе — Транспорт дирекциясе белән Пассажирлар йөртү­не оештыру үзәге эшли башлады. Ләкин аларның файдасы гына күренмәде. Чиновниклар санын арттырудан гына хәл­ләр уңай якка үзгәрсә икән ул?!

Резеда ГАЛИКӘЕВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»