Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Барлык “Газел”истлар да нелегал түгел!

Барлык “Газел”истлар да нелегал түгел!
16.11.2018 / Көнүзәк

Барлык “Газел”истлар да  нелегал түгел!Балтачта менә инде дистә елдан артык шәхси эшкуар Фидарис Хәтмуллин пассажирлар ташуда үрнәкле эшчәнлек күрсәтә.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Хөкүмәттә үткәргән киңәшмәдә властьлардан легаль булмаган пассажир ташучыларга чик кую проблемасын күтәрде. Бу мәсьәлә, әлбәттә, Уфага гына түгел, барлык шәһәр-районнарга да кагыла.


Безнең районда пассажирлар ташу белән унике ел дәвамында рәсми рә­вештә “Ф.М. Хәтмуллин” шәхси предприятиесе шө-гыльләнә. Аның җитәкчесе Фидарис Мота­һар улының шәхси эшкуарлык стажы 25 ел. Шуның унике елы пассажирлар ташу белән бәйле. Шәхси эшкуар автопаркында биш берәмлек транспорт чарасы исәпләнә: “Форд-транзит”, өч “ГАЗель” автобуслары, аз сандагы пассажирлар ташуга махсуслашкан “Лада Ларгус” автомобиле.
— Махсус лицензия алып, тиешле компания аша пассажирларны страховкалап юлга чыгабыз. Уфа шәһәренә — Республика клиник дәваханәсенә, башка урыннарга райондашларны илтеп куябыз, барып алабыз. Студентлар өчен дә бик уңайлы безнең хезмәт. Үзләре белем алган уку йортларына, тулай торакларга документлар, азык-төлек илтәбез. Шулай ук туйларга, юбилейларга, Уфага концертларга коллективлар белән юлга чыгабыз, — ди Фидарис Мота­һар улы эшчәнлеге белән таныштырып.
Юлдагы хәвефсезлек тәэмин итүне шәхси җавап­лы­лыгына алган транспортка утырып зур юлга чыгу һәр кеше өчен ышанычлы. Район мәгариф бүлеге сораганда балаларны санаторий-курортларга, олимпиадаларга, төрле фестиваль-ләргә алып баралар, алып кайталар. Район мәдә-ният сарае, балалар сәнгать мәктәбеннән дә заявкалар кабул итә Хәтмуллиннар.
Лицензия белән эшләүче эшкуар юлда хәвефсез­лек тәэмин итүне тулысынча үз иңенә ала. Ел саен уку үтә­ләр, өч елга бер имтиханнар тапшыралар.
— Бу идеяне моннан унбиш ел элек ул чактагы район хакимияте башлыгы Айрат Мәгъзүмов Уфа шәһә­ренә дәваханәләргә райондашларны алып бару өчен оештырырга тәкъдим иткән иде. Унике ел элек тәвәккәл­ләп тотындык һәм бүгенге көндә эшебезне уңышлы дәвам иттерәбез, — ди җитәкче. — Көн саен 5.30 һәм 12.00 сәгатьләрдә Балтачтан Уфага юлланабыз. Билгеләнгән сәгатьтә Уфадан Балтачка кайтабыз. Җәйге сезонда халык соравы буенча Соль-Илецк шифаханәсенә, изге Болгар җиренә, Казан шәһәрендә­ге аквапаркка, Аркаимга сәяхәтләргә алып чыгабыз. Халык безнең хезмәттән канәгать!

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»