Ана - бөек исем...
16.11.2018 / Көнүзәк

Бүген "Башкортостан" концертлар залында Аналар көненә һәм республикада Гаилә елына нәтиҗә ясау чарасы үтте. Анда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Русия Призидентының Бала хокуклары буенча вәкиле Анна Кузнецова да катнашты.
- Сезгә тәүдә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Барысы өчен дә... Башкортстанда элек-электән гаилә, бала төшенчәсенә зур игътибар бирелә. Идел буе федераль округында күпбалалы гаиләләр саны буенча без алгы рәтләрдә. Киләчәктә дә демография үсешенә җитди игътибар биреләчәк, - диде чыгышында Радий Хәбиров.
Чарада Радий Фәрит улы "Эшләүче аналар өчен иң яхшы оешмалар" IX республика конкурсына йомгак ясады. Ә Анна Кузнецова "Үрнәк ал" республика конкурсы җиңүчесе, иң актив социаль гаиләгә автомобиль алу өчен сертификат тапшырды.
Әлеге бәхеткә Уфада яшәүче Зәйнетдиновлар гаиләсе ия булды. Калган гаиләләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Фото: Гөлия Гәрәева фотосы.
Новости русской версии сайта

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (534)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»