Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Дәваханә тузган, мәктәп искергән...

Дәваханә тузган, мәктәп искергән...
20.11.2018 / Көнүзәк

Дәваханә тузган, мәктәп искергән...Шимбә көнне Октябрьский шәһәренә һәм Туймазы районына эш сәфәре барышында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның игътибар үзәгендә һәрвакыттагыча медицина һәм мәгариф учреждениеләрендәге хәл, аларның кадрлар белән тәэмин ителеше булды.

Октябрьскийның 1нче дәваханәсе капиталь ремонтка мохтаҗ. Ә узган гасыр уртасында төзелгән хирургия корпусы реконструкция таләп итә. 2нче шәһәр гимназиясендә дә шул ук хәл. Радий Хәбиров аны республиканың максатлы программасына кертү мөмкинлеген карарга кушты. Октябрьский өчен тагын бер мөһим объект булган Ык елгасы аша күперне ике республика тырышлыгы белән ремонтлау күздә тотыла.
Әлеге сәфәре барышында республика җитәкчесе паркларның һәм йорт подъездларының торышы белән дә кызыксынды. Парклар мәсьәләсендә Башкортстанда тиешле төбәк программасы кабул ителәчәк. Ихаталарны һәм күпфатирлы йортлар подъездларын берлектә финанслау принцибында — муниципаль һәм төбәк бюджетлары исәбенә ремонтлау күздә тотыла.
Халыкны эчәр су белән тәэмин итү аерым сөйләшү темасы булачак. Иске Туймазы һәм Гафур авыллары халкы суның сыйфатына, аннан нефть исе килүенә зарланды. Эш сәфәре кысаларында Радий Хәбиров бу авылларда да булды.
Туймазыда төзелеп килүче “Чулпан” бистәсендә яшәүчеләр транспорт һәм яктырту проблемалары турында бәян итте. Яшь аналар балалар поликлиникасында педиатрлар җитешмәвенә зарланды. Радий Хәбиров бу гомум проблема дип белдерде һәм республика бюджетыннан тар белгечләр өчен 125 миллион сум акча бүленү турында карар кабул ителүен әйтте. Аның сүзләренчә, муниципалитетлар эшкә килгән табибларның торак мәсьәләсен хәл итәргә тиеш. Медицина өлкәсен кадрлар белән тәэмин итү буенча расланган план бар һәм район башлыклары аның буенча квартал саен отчет тотарга бурычлы.
Собханкул авылында Радий Хәбиров ремонт таләп ителүче балалар бакчасында һәм мәктәптә булып, аларны тәртипкә китерергә кушты. Туймазының үзендә дә социаль объектлар читтә калмады. Андагы 20нче балалар бакчасы белән 1нче мәктәп шулай ук тиешле ярдәмне алачак.
Шәһәрдә яңа социаль объектлар да сафка кертелә. “Чулпан”да тиздән — яңа балалар бакчасы, ә шәһәрнең үзендә 300 кешегә исәпләнгән балалар поликлиникасы ачылачак.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Вчера, 15:39 :: Мәгариф
"Соңгы кыңгырау" 25 майда була
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Вчера, 12:50 :: Сәламәтлек саклау
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»