Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Оператив эшләргә өйрәник!”

“Оператив эшләргә өйрәник!”
20.11.2018 / Көнүзәк

“Оператив  эшләргә өйрәник!”Республикада булып үткән боз яңгыры җаваплы структуралар эшчәнлегендә байтак җитешсезлекләрне һәм “йомшак урыннар”ны ачыклады.

Кичә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелегендә үткән Хөкүмәт киңәшмәсе ял көннәрендә республикада боз яву нәтиҗәсендә юлларда килеп туган хәлне анализлаудан башланды.


Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов белдерүенчә, бу көнне республика карамагындагы юлларда — 106, федераль әһәмияттәгеләрендә — 128, Уфада 198 берәмлек техника эшләгән. Ул, шулай ук, узган атнада төбәк юлларындагы фаҗигаләрдә 14 кеше һәлак булуын һәм 87 зыян күрүче теркәлүен белдерде. Ә 8 кешенең гомере бер көнне, 17 ноябрьдә, өзелгән.
Әлеге аянычлы хәл республика җитәкчесен борчуга салган һәм ул халыкны боз яңгыры турында алдан кисәтмәгән өчен “Башгидрометүзәк” вәкилен тәнкыйть утына тотты.
— Бу күренешне фаразлау авыр. Без аны яуган вакытта гына күрә алабыз, — дип акланды үзәк вәкиле. — Шимбә булган күренеш катлаулылыгы буенча бөтен хәбәр итү системасын эшкә кушу өчен тиешле дәрәҗәгә җитмәгән иде, шуңа да без барысын да аякка бастырмадык.
Радий Хәбировны бу җавап канәгатьләндермәде, ул хәбәр итү параметрларын яңадан карарга кушты һәм соңыннан юллардан мәетләр җыюга караганда республиканы аякка бастыру хәерлерәк, дигән фикер белдерде.
— Миңа шимбә көнне юлларда пассажирлар автобуслары һәм маршрут таксилары хәрәкәтен чикләргә кушарга туры килде. Шулай итмәгәндә, корбаннар тагын да күбрәк буласы иде. Ә бөтен хезмәтләргә дә юллардагы хәлләр турында вакытында җиткерелсә, без бу кадәр кешеләребезне югалтмый идек, — диде Радий Фәрит улы.
Ул күтәргән тагын бер мәсьәлә — юлларга сибелүче комташ кушылмасының сыйфаты. Әле Уфада шулкадәр пычрак, кара җир сибеп чыккан кебек. Комташ кушылмасы тиешенчә юылырга, чистартылырга тиеш югыйсә. “Мин башкаладагы һәм, гомумән, республика шәһәр-районнарындагы чисталык мәсьәләсен беренче тапкыр гына күтәрмим. Муниципалитетлар эчендәге юлларда коточкыч тузан. Ә бит аны кешеләр, бигрәк тә балалар сулый, төрле чирләргә тарый...” — диде ул һәм киләсе язга юлларга су сибүче машиналарны җитәрлек күләмдә сатып алу бурычын куйды.
Кыш бавыры озын: бураны да, бозлы яңгыры да булачак әле. Шуңа да аны тулы әзерлектә каршылау мөһим. Радий Хәбиров техниканы, башка кирәк-яракларны алдан хәстәрләргә, яңаларын сатып алырга күрсәтмә бирде. Бөтен хезмәтләр дә кышка әзер булырга тиеш.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»