Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Күңеле киңнең кесәсе тар булмый!

Күңеле киңнең кесәсе тар булмый!
06.12.2018 / Көнүзәк

Күңеле киңнең  кесәсе тар булмый!“Уңыш тырышларга елмая” дигән девиз белән эшләүче Маннановларны тирә-якта яхшы беләләр.

“Бәхет җирдән чыкмас, тирдән чыгар”, дигән халык. Моның шулай икәнлеге Күгәрчен районының Морак авылында яшәүче Маннановлар гаиләсе үрнәгендә дә ачык күренә. Икесе дә уңган, эшкә чәмле Римма һәм Азат бүген республиканың иң уңышлы эшкуарлары арасында. Аларның диңгез ризыклары җитештерүгә нигезләнгән “Атлант+” предприятиесе төбәктә генә түгел, аннан читтә яшәүчеләр арасында да уңай бәя алган.


Әлеге җәмгыятьнең икътисади үзгәрешләргә, кризис дигән афәткә биреш­мичә, егерме елдан артык уңышлы эшләп килүе — беренче чиратта, гаиләнең бердәмлеге, тырышлыгы нәтиҗәсе. Бер-берсенә ышанып, таянып тарткач, дөнья йөге тигез тартыла, уңышлар да озак көттерми.
Маннановлар диңгез продуктлары эшкәртүгә 1997 елда ук алынган. Кеч-кенә склад бүлмәсен җай­лаштырып башланган шө-гыль хәзер берничә цехка арткан, заман таләплә­ренә җавап бирүче технология­ләре, туңдыру камералары, пресервлау линиясе, фасовкалау бүлеге булган олы бер предприятиегә әверел­гән.
“Атлант+” җәмгыяте бүген сәүдәгә 50дән артык төрле балык чыгара. Аны ыслап та, консервалап та, пресервалар ясап та, туң-дырып та саталар. Күмәртә-ләп сату эше дә җайга салынган.
— Моңарчы күбрәк Норвегия, Исландия балыкларын ыслый идек. Санкция­ләр кертелү сәбәпле, Фарер утраулары, Гренландия, Чили балыгына күчтек. Шулай ук Сахалин, Камчатка, Карелия балыкларына да өстенлек бирәбез, — ди Римма Шамил кызы.
Шунысы игътибарга лаек: Маннановлар балыкны ыслауда бернинди дә химик чаралар кулланмый. Эшкуарлар белдерүенчә, бу, үз чиратында, товарның үзкыйммәтен дә киметә, продукциянең сыйфатлы булуы да мөһим.
Халык арасында бигрәк тә семга, форель, скумбрия, сельдь, минтай балыкларына ихтыяҗ зур. Җитеш-терү күләме елдан-ел арта. Балык ризыклары күрше районнарга, Ырынбур өлкә-сенә озатыла. Аларга юлда бозылу куркынычы янамый, машиналар суыткычлар белән җиһазландырылган. Соңгы елларда ассортимент тавык ите, пилмән, туңдырма белән дә баетыл­ган. Гаилә умартачылык белән дә җитди шөгыль-ләнә.
— Һәр ризыкның үз сезоны бар. Әйтик, эссе җәй көннәрендә балыкка их­тыяҗ беркадәр кими. Бу вакытта тавык итенә, халык аеруча яратып өлгергән купатыларга, туңдырмага ихтыяҗ арта. Продукцияне төрләндерү әнә шуның белән бәйле булды, — ди Римма.
Әлбәттә, ирешелгән уңышларның нигезендә коллективта һәркемнең үз эшен җиренә җиткереп башкаруы да ятадыр. Мәсәлән, ыслау цехы остасы Фидан Мәкъ­cүтов, сатучы Гөлназ Рә-фыйкова, водитель Вил Ишкинин биредә озак еллар намуслы хезмәт салалар. Ә Маннановлар эшләгән кешене күрә, бәяли белә, төрлечә ярдәм кулы сузалар. Аларның районда узган чараларга, Азатның туган авылы Күгәрченгә, үзе кайчандыр белем алган мәктәбенә иганә ярдәме күрсәтеп торуы, Корбан бәйрәме саен мәчеткә сарык алып биреп, саваплы эш башкаруы хөрмәткә һәм соклануга лаек.
Римма һәм Азат үз казанында гына кайнаучы эшкуарлардан түгел. Егерме ел эшчәнлек чорында алар бик күп бәйгеләрдә катнашып, зур уңышларга иреш-кәннәр. Әйтик, ике тапкыр “Башкортстанның иң яхшы йөз товары” исемлегенә кергәннәр, “Ел эшкуары” республика бәйгесендә көмеш медальгә лаек бул­ганнар, “Идел буе, Урал һәм Себернең алтын фонды”на кереп, Самарадан орден да алып кайтканнар. Бу абруйлы орденга Башкортстаннан бары тик өч эшкуар лаек булган. Республика делегациясе составында ел саен Казанда үткән Бөтен­русия татар авыллары малтабарлары җыенында катнашулары, татар кызла-рының “Нәүруз гүзәле” республика конкурсына иганә ярдәме күрсә­түләре Ман­нановларның милләт җан-лы, киң күңелле кешеләр булуын күрсәтеп тора.
“Атадан күргән — ук юнган”, диләр. Соңгы елларда әти-әнисенең эшенә уллары Ринат та кушылган. Югары уку йортын тәмамлаган егет Уфа гүзәле Альбина белән туган җире Моракка кайтып төпләнгәннәр. “Безнең матур башлангычны киләчәктә улыбыз лаеклы дәвам итәр дип ышынабыз”, — ди Маннановлар. 11нче сыйныфта укучы кызлары Алсу исә нанотехнологияләр белән кызыксына. Бәлки, ул да гаилә бизнесы үсешенә үз өлешен кертер әле.
Маннановларның иркен, матур өйләре ике оныкла-рының шат авазыннан яңгырап тора. Римма белән Азатның аларны бәрәкәттә һәм мәхәббәттә үстерү өчен көчләре дә, чәмнәре дә җитәрлек әле.

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.
Күгәрчен районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»