Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кышкы бизәкләр

Кышкы бизәкләр
06.12.2018 / Көнүзәк

Кышкы бизәкләрЯрмәкәйдә кызлар казлар йолка. Кышның иң матур йолаларының берсе - каз өмәләрен халык барлык шартына китереп башкара.

Усман-Ташлы авылында каз-үрдәкне беренчеләрдән булып ишек алдын тутырып Гөлсинә Котлыбаева, Гузәл Равилова, Тасмия Галимова, Винера Хөснуллина, Рәфидә Шәфыйгуллина үрчетә башлыйлар.


Бу юлы муллык бәйрәме Гөлчәчәк һәм Рәмзил Гыйльметдиновлар хуҗалыгында узды. Быел алар 60 каз үстергән.

- Каз үстерү, үткән заман белән чагыштырганда, күпкә җиңелрәк. Айлар буе ояда ана казны утыртасы юк. Бәбкәләрне Туймазы “”Агро-Гусь" оешмасыннан алып кайтабыз”, - ди йорт хуҗасы Рәмзил. - Бакча башыннан гына Кыдаш елгасы ага. Җәй буе шунда йөзәләр. Көзгә кергәч, алларыннан ризык өзмибиз.

Казлар матур, кызлар кебек! Эшкәртелгәч, бер-берсенең авырлыгы 3,8-4 килограммга җитә. Әлбәттә, алар үзләреннән артканын сатып җибәрә.

Гыйльметдиновлар 30 елдан артык бергә гомер итә. Гөлчәчәк бик күп еллар Иске Турай авыл шифаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Хәзерге көндә - үзәк район дәваханәсендә шәфкать туташы. Рәмзил Ярмәкәй сусаклагычында хезмәт итә. Тырыш, тату гаилә дурт бала тәрбияләп устерә: өлкән уллары Илнур ике югары белемле, Уфада эшли, Ландыш гаиләсе белән Туймазыда гомер итә, Лиана исә Әлмәт шәһәрендә белем ала, төпчекләре авыл мәктәбендә дүртенче сыйныфта укый.

Гөлчәчәк белән Рәмзил эштән куркып тормыйлар. Туксанынчы еллар башында авыл читендә кола яланда бер дигән йорт төзеп керәләр. Бүлмәләр иркен, якты. Тәрәзә төбе саен гөл-чәчәк. Хәтта савытларда ачы борыч та кызарып утыра. Табын тулы сый-хөрмәт, “каз коймагы”. Болар да хуҗабикәнең уңганлыгы хакында сөйли.

Өмә барышында хатын-кызлар каз йолку, тәрбияләү серләре, казлы йортның муллыгы турындагы фикерләре белән дә уртаклашты: кош әйбәт үссен өчен бодай ашатырга кирәк; җиңел йолкынсын өчен казны аз гына вакыт эссе суда пешекләп алу яхшы; салкын тиюдән яхшы шифа – каз мае; бишбармакның иң тәмлесе - каз ите кушылганы; Сабантуйда иң зур сый - каклаган каз...

Ә менә инде эш беткәч, каз түшкәләрен бозлы суда чайкап алсаң, ит тагын да тәмлерәк һәм сусылрак була, монысын барысы да белә!

Мөбарәк булсын каз өмәләре - кышның иң матур бизәкләре!





Фото: Энҗе Шәфыйкова фотосы һәм видеоязмасы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 21:14 :: Җәмгыять
"Роддом сатам! Кем ала?"
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
Вчера, 20:26 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
207 пассажир һәм экипаж исән
Вчера, 19:11 :: Җәмгыять
207 пассажир һәм экипаж исән




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»