Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Уңайлы шартлар клиентларны тарта

Уңайлы шартлар клиентларны тарта
07.12.2018 / Көнүзәк

Уңайлы шартлар  клиентларны тартаБүздәктә электр энергиясе өчен исәпләшүдә яңа мөмкинлекләр тудырыла.

Бүздәк районында халыкка хезмәтләр күрсәтүне заманча таләпләр югарылыгына чыгару буенча максатлы эш алып барыла. Бу җәһәттән район үзәгендә кулланучыларга уңайлы шартлар тудырылган офислар челтәрен үстерүгә юнәлеш алынган. Моның анык чагылышы булып “Башэлектросбыт” җәмгыятенең шушы көннәрдә файдалануга тапшырылган электр энергиясе кулланучыларны хезмәтләндерү бүлеге дә тора.


— Мондый матур баш­лангычларның безнең тө-бәктә хуплау гына табуы табигый, — диде яңа офис ачуга багышланган чарада чыгыш ясап, Бүздәк районы хакимияте башлыгы Азат Арсланов. — Ни өчен ди-гәндә, район үзәге соңгы елларда танымаслык үзгә­реп, заманча шәһәр төс-мерләре ала. Һәр яңа бина аны бизәп тора. Район үзә-гендә халыкка хезмәтләр күрсәтүче учреждениеләр күп, шуңа да тудырылган уңайлы шартлары белән бу офислар клиентларны тартып торсын. Бу җәһәттән яңа офиста гади халык ихтыяҗларын канәгать-ләндерүгә зур игътибар бирелүен дә билгеләр идем. Ул халык өчен уңайлы урында урнашкан. Гомумән, республикада киң билгеле “Башэлектросбыт” җәм­гыятен күрсәтелүче хезмәт-ләрнең сыйфатын күтәрү юнәлешендә актив эшләүче компанияләрнең берсе итеп беләбез. Халыкка хезмәттә безнең эшчән-лек алдагы елларда да уңышлы дәвам итәр, яхшы нәтиҗәләр белән куандырыр, дип ышанам.
“Башэлектросбыт” җәм-гыя­тенең генеральный директоры Андрей Травкин үзе җитәкчелек иткән компания эшчәнлеге белән таныштырып үтте, атап әйт-кәндә, республика төбәк­ләрендә агымдагы елда гына файдалануга тапшырылган объектлар турында сөйләде.
— Быел Бүздәктәге кебек янә дә башка районнарда 8 клиент офисында өй туйлары үткәрү күздә тотыла, — диде ул. — Болар, нигездә, заманча биналар, аларда клиентларга да, үзебезнең хезмәткәрләргә дә уңайлы шартлар тудырылган. Безнең компания Башкортстанда электр энер­гиясе бирү өлкәсендә иң эреләрдән исәпләнә, аның клиентлары булып бер миллион ярым физик һәм 50 мең юридик шәхес санала. Без республикада һәр гаилә белән эшлекле бәйләнештә торабыз, ди-гәнне дә аңлата бу. Шуңа да, хезмәттәшлекне заманча алымнар белән оештыруга йөз тотабыз. Мәсәлән, электр энергиясе өчен түләүләрне вакытында башкару өчен клиентлар Интернет челтәрендәге “Шәхси кабинет”тан файдалана ала, виртуаль кабул итү бүлмәсе эшли. Күптән түгел генә түләүләрне кабул итүдә яңа алым кулланыла башлады. Атап әйткәндә, безнең компания белән төзелгән килешү санын күрсәтеп кенә дә акча күче-рә аласыз. Болар барысы да безнең клиентлар мән­фәгатендә эшләнелә.
Бүздәктәге истәлекле чарада “Башкирэнерго” җәмгыятенең Октябрьский электр челтәрләре җитәкче-леге дә катнашты. Төбәк энергетиклары исеменнән Бүздәк РЭСы җитәкчесе Рамил Салихов тәбрикләүләр белән чыкты һәм Бүздәк офисы коллективына истә-лекле бүләк тапшырды.
Моннан тыш, чарада электр энергиясе өчен исәпләшүдә үрнәкле клиентлардан бер төркем “Баш­­электросбыт” җәмгыя­тенең дәртләндерү бүләк-ләренә лаек булды. Атап әйткәндә, Иске Актау авылыннан Тәнзилә Таҗетди­нова, Комсомолдан Флүр Әхмәтов һәм Шланлыкул авылыннан Венера Сәлим­гәрәева кулланылачак электр энергиясе исәбенә зур гына суммада акчалата ташламалар алды.
“Башэлектросбыт”ның Бүздәк офисын ачу тантанасыннан соң кунаклар биредәге шартлар белән танышты. Бүздәк районы хакимияте башлыгы Азат Арсланов офисның тәүге клиенты сыйфатында тер­кәлде.
Моңарчы “Башэлектросбыт” бүлекчәсе эшчән­леген Бүздәк РЭСы бинасында алып барды. Яңа бина коллектив тарихында яңа сәхифәләр ачуы белән дә куанычлы.
Гомумән, яңа бүлекчә уңайлы эш шартларыннан тыш, эчке бизәлеше белән дә яхшы тәэсир калдыра. Монысы инде офисны төзүче оешма – “Башремстрой” җәмгыяте коллекти­вының тырышлыгы нәти­җәсе. Әйткәндәй, заманча офис биналары төзелешенә махсуслашып, республикада киң танылу алган әлеге фирманың җитәкчесе Ирек Әхмәдуллин Бүздәктә туып-үскән. “Туган тарафларда игелекле эш белән якты эз калдыру минем өчен зур горурлык”, — ди ул.
Түләүләр кабул ителүче офис коллективында бай тәҗрибәле хезмәткәрләр туп­ланган. Ирина Айдарова, мәсәлән, тармакта 11 елдан артык хезмәт сала. Бүздәк офисының җитәкчесе Рус-лан Гасимов шулай ук районның энергетика тармагында озайлы фидакарь хезмәте белән танылу алды. Әйткәндәй, яңа офис төзелешенә зур өлеш керт­кән һәм аны файдалануга тапшыруда фидакарьлеге өчен ул Бүздәк районы хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фирдус Тямаев - атказанган!
Сегодня, 19:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фирдус Тямаев - атказанган!
Кыш бабайлар! Парадка!
Сегодня, 17:43 :: Яңалыклар
Кыш бабайлар! Парадка!
Яшә, Торатау!
Сегодня, 17:33 :: Көнүзәк
Яшә, Торатау!
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Сегодня, 15:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Балаларга — дини тәрбия
Сегодня, 15:27 :: Иман
Балаларга — дини тәрбия








Новости русской версии сайта

Яңа номер

144 (25298) от 13 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»