Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ике атна вакыт калды

Ике атна вакыт калды
13.12.2018 / Көнүзәк

Ике атна вакыт калдыРеспублика йортында Башкортстан Баш­­лыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Төзелеш сәгате” тө­рендә киңәшмә үткәрде. Анда проблемалы объектлар исемлегенә кергән торак йорт­лар төзелешен тәмамлау графигы каралды.

Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Григорий Невоструев белдерүенчә, муниципалитет башлыклары атна саен йортларны төзү барышы һәм аларны файдалануга тапшыру турында сөйләшү өчен инициатив төркемнәр белән очраша.
Гражданнар мөрәҗәгатьләренең күбесе “Миловский парк”, “Серебряный ручей”, “Новобулгаково” торак комплексларына кагыла.
Өч объект буенча файдалануга тапшыру графигы билгеләнгән. Болар – Уфа районының “Яңа Булгаково” торак комплексындагы ике күпфатирлы йорт һәм Дим районының “Серебряный ручей” торак комплексындагы бер йорт. Әлеге вакытта анда төзелеш-монтаж эшләре тәмамлана. Әлеге йортлар ике атнадан әзер булачак дип планлаштырыла. Аларга 200гә якын гаилә күчәчәк дип көтелә.
– 25 декабрьгә кадәр фатир ачкычларын тапшыру турында карар кабул итәргә кирәк, – диде Радий Хәбиров Төзелеш һәм архитектура, Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитетлары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. – Сезнең ике атна вакытыгыз бар, төзүчеләр белән эшләгез, аларның өстеннән төшмәгез.
Проблемалы объектлар исемлегендәге башка йортларны төбәк җитәкчесе даими контрольдә тотарга кушты.
Моннан тыш, Радий Хәбиров сүзләренә караганда, төзелештә өлешләтә катнашучылар башкарылган эш турында оператив мәгълүмат алып торырга тиеш. Моның өчен очрашуларны даими үткәреп торырга кирәк.
– Тора-бара бу агымдагы хәл белән яхшы таныш һәм грамоталы сораулар бирәчәк инициатив төркемнәр белән профессиональ фикер алышуга әвереләчәк, – диде төбәк җитәкчесе.
Киңәшмәдә, шулай ук, яңа проблемалы объектлар барлыкка китермәү буенча өстәмә чаралар да каралды. Радий Хәбиров дәүләт төзелеше комитетына муниципалитетларның төзүчеләр белән хезмәттәшлек итү регламентын тәкъдим итәргә кушты.

Үз хәбәрчебез.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»