Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Рапс файдалы культурамы?

Рапс файдалы культурамы?
21.12.2018 / Көнүзәк

Рапс  файдалы  культурамы? “Илеш МТС”ы җәмгыяте директоры Рәвис Зарипов аны үстерүдә зур тәҗрибә туплаган.

Русиядә базар икътисады, алга киткән илләр белән чагыштырганда, тамырдан аерыла. Илебез авыл хуҗалыгы продукциясенә дәүләт заказы бирүдән тулысынча диярлек баш тартты. Дәүләт ярдәме сыйфатында бүленгән акчалар әлегә көтелгән нәтиҗәне бирми. Аеруча техника, энергия ресурслары кыйммәтләнү, әйләнештәге һәм төп акча булмау фонында вак авыл хуҗалыгы җи­тештерүчеләр катлаулы шартларда эшләргә мөҗбүр. Аларга ел саен эксперимент-сынау үтәргә, яңа культуралар үстерергә, терлек санын кыскартырга туры килә. Мондый хәлне мин беренче тапкыр 30 ел элек, Венгриядә булганда күрдем. Миңа бер авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе, ике ел элек илдә борычның аз үстерелүе һәм аның бәясе югары булуы турында әйткән иде. Шуннан барысы да борыч җитеш­терә башлагач, аның хакы төшкән. Аннары карабодай белән шундый хәл булган... Безгә ул вакытта бу сәер тоелды. Дәүләт заказыннан башка ничек эшлисең. Ул чорда йөкләнеш зур иде, алар план дип аталды һәм аларны үтәү җиңел булмады. Моңа өстәп ниндидер юбилей даталарына багышланган социалистик ярышлар өстәлә иде. Ә дәүләт авыл хуҗалыгы продукциясен ике куллап кабул итте, акча хуҗалыкларга бернинди проблемасыз күчте. Боларның барысын да сагынып сөйләргә генә калды. Ул вакыттагы җитәкчеләр дә хәзер инде юк дәрәҗәсендә. Әмма яңа шартларга яраклашырга, яшәргә кирәк, югыйсә син – банкрот. Шуңа күрә авыл кешесе төрле вариантлар эзли.


Рәвис Зарипов үзе үстергән рапс басуында.Рәвис Зарипов үзе үстергән рапс басуында.Шулай да рапска әйлә­неп кайтыйк. Бүген республикада “маржиналь культура” дигән термин телгә керде. Ул – югары сатып алу бәясенә һәм базарда ликвидлыкка ия техник культура. Көнба­гыш, рапс, рыжик, җитен, крамбе, горчица кебек үк майлы культура. Бе­ренче урында көнбагыш килә. Ул лидер булып кына калмады, ә республика басулары өчен проб­лемага да әверелде. Мәгъ­лүм булуынча, көнба­гыштан соң җир үзенең уңдырышлылыгын югалта, кибә. Әмма, шул ук вакытта, аның бәясе югары. Агрономнар таләплә­ре буенча ул чәчүлекнең 10 процентын гына биләргә тиеш. Республикада әлеге культура мәйдан-нарының яртысын биләгән зур булмаган фермер хуҗалыклары бар. Алай ярамый. Миңа киңәшмәләрдә моңа бәйле бәхәсләшергә туры килә. Көнбагыштан яхшы керем алып, аны кире шул ук басуны тер­гезү өчен юнәлтүдән ни файда?
2018 елның 17 сентябрен­нән 3 октябренә кадәр “Чишмә май сыгу заводы” җәмгыятендә 9,7 мең тоннадан артык рапс орлыгы эшкәр-тел­гән, 4 мең тоннага якын май һәм 5,38 мең тонна рапс түбе алынган. Ике мең тонна рапс орлыгы (бишенче өлеше) заводка бер хуҗалыктан – “Илеш МТСы”­­­нан кергәнен күпләр белми дә әле.
Әлеге предприятие чагыштырмача яңа. Ул 2001 елда муниципаль дәрәҗәдә республика МТСы­ның прототибы буларак барлыкка килде. Елдан-ел куәтен арттырып, предприятие Теләкәй авылында – хуҗалык бригадасын, элекке хуҗа-лыкларның җир мәйданнарын сатып ала. Төрле культуралар үсте­реп карап, Рәвис Зарипов акрынлап орлыкка рапс үстерүгә күчә. Ул әлеге культу­раның, бөртеклеләр белән чагыштырганда, күп кенә үзенчә­лекләргә ия булуын яхшы аңлый. Бу турыда күп укый, күрше Татарстанның алдынгы предприя-тиеләрен­дә була, билгеле рапс үстерүчеләр белән очраша, республика галимнәрен җәлеп итә һәм хуҗалык басуларында рапс үстере­лә башлый. Моңа үзе генә түгел, коллектив әгъза­ларын, район җитәкчелеген дә инандырырга туры килә. Чөнки бу технология күп нәрсә белән аерылып тора.
40 көнгә кадәр рапс акрын үсә, үсемлекнең тамыр системасы өлгерә. Әгәр дә бу чорда ул ныгып калса, уңыш бирәчәк. Ә тамыр сис­темасын үстерү өчен басуларны көздән сөрергә кирәк. Барысы да сабанны онытырга кирәк, “минималка”га күчәбез, диләр. Монда басуны гади сабан белән генә сөреп калмыйча, ти­рән­тен эшкәр-түче агрегат белән дә үтәләр. Бу рапсның тамырлары өчен мөһим.
Иртә язда рапс шытымнары пәйда булгач, аларга борча һөҗүм итә. Әгәр дә моны сизми калсагыз, бер-ике көннән чәчүлекләр тулысынча юк ителергә мөмкин. Элек моны булдырмас өчен басу читен, арытаба чәчүлекләрнең үзләрен эшкәртәләр иде. Хәзер әлеге мәсьәлә чәчү алдыннан орлыкны агулау юлы белән хәл ителә.
Чәчү – иң җаваплы чор. Берен-чедән, чәчү нормасын үтәргә кирәк, ә аның күләме – 5-6 килограмм булырга тиеш. Рапсны гади ашлык чәчкечләре белән дә чәчәргә була, әмма бу очракта орлыкларны чәчү һәм аларның тирәнлек нормалары үтәлми. Рапс өчен махсус чәчү агрегатлары кирәк.
Һәм Рәвис Зарипов моны хәл итте. Ул “Хорш” чәчү комплексы сатып алды. Аны рапс кына түгел, бөртекле культуралар өчен дә уңышлы кулланырга мөмкин. Моңа кадәр “Джон-Дир” чәчү комплексын файдалана иде. Аның чәчү күләме бик яхшы – көненә 70-80 гектар, әмма орлык туфракка тигез төшми. Бу инде – куль­тураның уңышы кимү дигән сүз.
Бер яктан, рапс туфрак шартларына әллә ни сизгер түгел. Аны элекке урынына кайтару, туфрактагы үзенчә­лекле авырулар һәм корткычларны бетерү өчен 4-5 елдан артык вакыт кирәк. Кагыйдә буларак, беренче елларда культуралар алар белән зарарланмый, әмма еллар узу белән аларның активлыгы арта һәм шуңа күрә химик саклау, чиратлаштыру кагыйдәләре катгый үтәлергә тиеш. Зарипов хуҗалык буенча махсус чәчү әйлә­неше – чиста (химик) пар – рапс – сабанашлык системасын үзләш-тергән. Мал азыгы культуралары махсус чәчү әйләнешенә кертелгән.
Пар басуларын әзерләү буенча Зариповның үз карашы бар. Арпадан соң җир көздән тирәнтен эш­кәртелә. Яз көне, кагыйдә буларак, дым каплатыла һәм басу ял итә. Җәйге чорда биредә башта иртә чүп үләннәре чыга. Соңыннан чыккан чүп үлән­нәреннән соң басулар глифосатлар (гербицидлар) белән эшкәртелә. Көзен пар басулары туфракның өслеген тигезләү һәм су-һава режимын көйләү өчен өстән-өстән генә эшкәртелә.
Орлыкны җыеп алганнан соң, аларны чистарту гына җитми, ә өстәмә киптерү таләп ителә. Хәтта 13-24 процент дымлылык белән җыелган орлык та, бер-ике көннән кызып, товар сыйфатын югалта. Димәк, киптереп өлгерү өчен, урып-җыюны чәчү вакыты белән бергә көйләргә кирәк. Элеваторда да киптерергә була, әмма анда тапшырылган орлык күләменә бәйле, акча чыга һәм җитештерүнең рентабельлелеге кими. Вакытны көйләп, рапс өчен махсус чистарту-киптерү комплексы куярга кирәк була. Әлеге хуҗалык җитәк­чесе шулай эшли дә.
Агымдагы елда хуҗалыкта үзебездә җитештерелгән яңа киптерү комплексы файдалануга тапшырылды. Янәшәдә Илеш тран­сформатор ярдәмче станциясенең җитештерү складын корганнар. Шуңа күрә рапс уңышы югалтуларсыз чистартылып һәм киптерелеп, саклауга куелган. Арытаба орлыкны Чишмә май сыгу заводы сатып алган. Майлылыгы югары – 45тән 48-49 процентка кадәр.
Рапс орлыгы уңдырышлы-лыгының икенче күрсәткече – аның сорты. Безнең бәхеткә, хәзер иле­бездә һәм чит илдә җитештерелгән сортлар җитәрлек, әмма бәясе төрлечә. Билгеле булганча, чит ил гибридлары кыйммәт, әгәр аны үстерү технологиясен бозсаң, уңыш түбән булырга мөмкин.
Рәвис Газизҗан улы үз чәчүлек­ләрендә чит ил һәм илебез сортларын аз сынамады, ә орлыкларны Липецк һәм Омскидагы фәнни-тикшеренү институтларыннан сатып ала иде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Липецк сортлары безнең шартларда яхшы үсә, ләкин чәчү вакыты яисә көздән вегетация чоры белән соңга калсаң, орлыклар майны аз тупларга мөмкин. Майлылык – рапс орлыгының төп күрсәткече. Орлыкларның майлылыгы 43 проценттан кимрәк булса, сатып алу бәясен киме­тәләр. Мө­гаен якын арада бу мәсьәлә рапс җитештерүчеләре файдасына хәл ителер. Рәвис Газизҗан улы рапс орлыгы өчен майлылык күрсәткече буенча исәпләшүгә күчүне тәкъдим итә. Сыналган дистәләгән орлыктан ул Омскидан “Юбилейный” һәм Липецкидан “Ярилло” сортларына тукталды. Хәзер “Илеш МТСы”ның югары репродукцияле рапс орлыгын сату хокукы бирүче лицензиясе генә түгел, ә Русиянең алдынгы ике селекция үзәгенең рәсми вәки­ле дигән статусы да бар.
“Илеш МТС”ы рапсны сату өчен генә түгел, аны көзен малларга яшел азык буларак та файдалана. Быел апрель-октябрь айларында яшел массаның гектар куәте 270 центнер тәшкил итте. Аның белән малны 1 ноябрьгә кадәр тукландыр­ганнар. Киләсе елга бу максатларда чәчү­лек­ләрне арттыру планлаштырыла.
Рапс үстерү буенча белгеч буларак, хәзер Рәвис Зариповны тәҗрибә уртаклашу өчен төрле дәрәҗәдәге киңәшмәләргә чакыралар. Директор әлеге культураны үстерүнең төп проблемалары һәм аның югары рентабельлелеге турында сөйли. Шул ук вакытта, чыгымнарсыз рапсның югары уңды­рыш­лылыгына ирешеп булмый. Ә чыгымнар өстәмә керем булып кайта.
Хуҗалыкта рапс буенча үз механизаторлары бар. Ел саен рапс чәчү һәм аны урып-җыю эше Иршат Фәррәхетдиновка йөкләтелә. Ул хуҗалыктан ерак яшәсә дә, яраткан эшен ташламый. Алексей Кочубеев та комбайнчы булып беренче ел гына эшләми. Димәк, предприя­тиедә үз кадрларын саклап кала беләләр.
“Башка майлы культуралар, әйтик, соя үстерергә теләмисезме?” дигән сорауга, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәт­кәре Рәвис Зарипов үзенең әлегә моңа әзер булмавын әйтте.
Рәвис Газизҗан улы предприя-тиегә намуслы җитәкчелек итә, Теләкәй авылы проблемалары ту­рында да онытмый. Су тәэминаты, юллар, урамнар, мәдәният мәсьәләләре – барысы да аның иңнә­рендә. Авылда яңа мәчет төзелде. Барысы да заманча эш­ләнгән. Җитәкче киләчәктә, керемле булуына карамастан, рапс орлыгын сатмыйча, аны эшкәртүне оештыру нияте белән яна. Аның хыяллары чынга ашар дип уйлыйм. Моңа бәйле авылда өстәмә эш урыннары булдырылачак. Бүген бу бик тә мөһим.

Рәзит НУРЛЫГАЯНОВ,
авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор.
Илеш районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»