Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Уңайлы һәм җылы булсын!

Уңайлы һәм җылы булсын!
25.12.2018 / Көнүзәк

Уңайлы һәм җылы  булсын!Республикада күпкатлы йортларда яшәүчеләр кайнар су һәм җылылык өчен түләү буенча компанияләр белән турыдан-туры килешүләргә күчә. Бу хакта “Башкортстан җылылык бүлү челтәрләре” (“БашРТС”), “Уфа инженерлык челтәре” муниципаль унитар предприятиесе (“МУП “УИС”) һәм “Башкортстан генерация компаниясе” (“БГК”) экспертлары бәян итте.

Алар, идарә итү компанияләреннән китеп, туры бәйләнеш булдыруның берничә сәбәбен атый. Беренчедән, бу компанияләр, әллә чын, әллә юри дигәндәй, еш кына исәпләүләрдә хаталана, димәк, халык тиешеннән артык түли. Икенчедән, идарә итү компанияләре бурычларга батты, һәм аларның кайберләре үзенең мөшкел хәлен гражданнар исәбенә яхшыртырга уйлый.
— Бүген идарә итү компанияләрендә проблемалар тулып ята, кызганычка каршы, безгә еллар буе акча түләмәгәннәре дә бар. Алар башкару кәгазьләре буенча гына түли. Шуларның күпчелеген без бүген турыдан-туры килешүләргә күчердек, — ди “БашРТС” предприятиесе директоры урынбасары Ирина Попова.
Экспертлар белдерүенчә, яңа системага күчү хезмәтләр өчен түләүне үтәкүренмәле итәчәк. Беркая да барып йөрергә, яңа исәпләгечләр (счетчик) куярга кирәкми. Мәгълүматлар белән гражданнар әлеге оешмаларның колл-үзәкләрендә җентеклерәк таныша ала.
Шунысын да билгеләү зарур: турыдан-туры килешүләргә күчү теләк буенча башкарыла. Әгәр дә сезнең идарә итү компаниясе бурычлылар исемлегендә икән (исемлекләр әлеге оешмалар сайтларында бар), акчагыз турында хәстәрлек күрү комачауламас.
— Компаниянең бурычы юк икән, без үзебезгә көчләп күчермәячәкбез. Күчүнең төп максаты — исәпләүләрне гадел башкару, кеше үз акчасының чимал белән тәэмин итү оешмасына тулы күләмдә барып җитүенә ышансын өчен. Килешүләр электрон төрдә төзелә. Без гражданнарга уңайлы булсын өчен барысын да эшләргә тырышабыз, — диде Ирина Попова.

Резеда ФАЗЫЛОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»