Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Чирек гасыр ремонт күрмәгән

Чирек гасыр ремонт күрмәгән
04.01.2019 / Көнүзәк

Чирек гасыр  ремонт күрмәгәнОктябрьский халкы “Инцидент”ка язгач кына боз урыныннан кузгалды.

Сәламәтлек саклау тармагы республикада игътибарның иң зурысын таләп итүче өлкә булып калуын дәвам итә. Медицина хезмәтенә халык тарафыннан дәгъваларның даирәсе гаҗәеп дәрәҗәдә киң. Монда инде табиблар җитешмәү сәбәпле, дәваханәләрдә чиратлар барлыкка килү дә, диагнозларның төгәл куелмавы, поликлиникаларда тиешле шартлар тудырылмавы да чагылыш таба.


Бу фактлар Октябрьскийдан “Инцидент” системасына кил­гән хәбәрдә дә, нигездә, кабатлана. Атап әйткәндә, республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка юлланган хатта мондый юллар бар: “Шәһәребезнең балалар поликлиникасыннан педиатрлар бер-бер артлы китеп кенә тора. Алар урынына эшкә килгән фельдшерлар юньләп кенә берни дә әйтә алмый. Поликлиниканың үзендә барлык җиһазлар искергән, стеналар кыршылган. 25 ел эчендә монда бернәрсә дә үз­гәрмә­гән, шул ук ишек­ләр, тәрәзәләр, абынып егылырлык линолеум ...”
Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелев тарафыннан җибә-рел­гән җавапта китерелгән дәгъваларның гаделлеге таныла, хакимиятнең 1нче дәваханә җитәкчелеге белән берлектә кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә ясал­ган адымнары күрсәтелә. Менә ул җавап хаты:
“Бу юнәлештәге чаралар планы эшләнеп, анда поликлиникага табиблар җәлеп итүдә стратегик һәм тактик бурычлар билгеләнгән, шул исәптән торак белән тәэмин итү юллары, ярдәмнең башка төрләре дә ачыкланган. Атап әйткәндә, 1нче шәһәр дәваханәсе белән Башкортстан дәүләт медицина университеты арасында хезмәттәшлек кысаларында төзелгән киле-шүгә ярашлы, балалар поликлиникасының 5 педиатр участогына эшкә 5 ординаторны җәлеп ит­кәннәр. 2016 елдан башлап, табибларга 16 фатир бүленгән, 2018 елда моңа ике фатир өстәл­гән, янә 2 фатир сатып алыначак. Шул рәвешле, табиблар белән барлыкка килгән хәлне якын киләчәктә төзәтербез, дип ныклы ыша­налар.
Шәһәрнең дәваханә һәм поликлиника биналарында уңай үзгәрешләр көтелә. 1нче стационарның 2нче хирургия корпусы бинасында реконструкция башланды. 2нче стационар һәм балалар поликлиникасына ремонт мәсьәләсе карала. Анык итеп әйткәндә, проект-смета документлары әзерләнгән, капиталь ремонт эшләрен исә финанс чыганаклары ачыклангач башлау күзаллана”.
Октябрьский шәһәре хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәк­чесе Наталья Рассказова, “Инцидент”ка чыгарылган хәбәр белән яхшы таныш буларак, төбәкнең медицина өлкәсендәге хәле белән урынга барып танышырга тәкъдим итте. Балалар поликлиникасы ихатасына керү белән бина фасадындагы кыршылган урыннар күзгә ташлана. Әйткәндәй, алар безгә коридорда да, кабул итү бүлмәләрендә дә очрады. Мәсьәләгә ачыклыкны балалар поликлиникасы мөдире Чулпан Бакиева кертте.
— Бина 1994 елның ноябреннән файдалануда, шушы чор дәвамында аңа ремонт үткәрелмәде. Мәсә­лән, минем эш бүлмәсенең идәненә җәелгән линолеум шул чордан ук саклана, — диде ул. — Сүз дә юк, зур булмаган яңарту эшләре башкарылды. Мәсәлән, косметик ремонт даими үткәре­леп тора, соңгы елларда аерым эш бүлмәләре тулысынча яңартылды. Бу эштә безгә ярдәмне шәһәрнең “Петротул”, “Альтернатива” кебек эре предприятиеләре күрсәтте. Алар, аерым бүлмәләрне алып, аңа тулысынча ремонт ясый, хәтта җиһазларны да алыш­тыра. Шул рәвешле, поликлиника заман таләп­ләренә җайлаштырыла, һәрхәлдә, бездәге хәл ул кадәр үк кот очарлык түгел...
Чулпан Рәис кызы белән әңгәмә барышында шул да ачыкланды: поликлиникага капиталь ремонтның сузылуына шәһәр сәламәтлек саклау өлкәсенең республика карамагына бирелүе дә тискәре йогынты ясаган. Ни өчен дигәндә, төзелеш эшләренә средстволар республика бюджетыннан бирелә. Бу җәһәттән Октябрьский “кыерсытылмый”, әлбәттә. Мәсәлән, соңгы чорда гына да шәһәрдә берничә сәламәтлек саклау учреждениесе сафка басуы шул хакта сөйли.
Ни аяныч, балалар поликлиникасына гына әлегә чират җитмәгән. Әмма бу — өлгереп җиткән мәсьәлә, шуңа да аның тиз арада хәл ителәчәгенә ышаналар. Әйткәндәй, Октябрьскийга эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бу мәсьәлә белән дә якыннан танышты.
Әмма иң аянычлысы шунда: балалар поликли­никасының белгеч-табиблар белән тәэмин ителеше нибары 40 процент тәшкил итә. Моның сәбәбе исә, кем әйтмешли, күз алдында. Мәсәлән, соңгы чорда гына да биредә эшләүче педиатрлардан 3 белгеч хезмәт­кә Татарстанның Баулы шәһәренә күчкән. Монда чикләүләр була алмый, чөн-ки эш урынын сайлау һәр-кемнең үз ирегендә. Баулыда Октябрьский табибларын исә хезмәт хакла-рының югарырак булуы кызыктыра, йөреп эшләү өчен ара да ерак түгел – 20 минутлык юл.
Килеп туган хәл поликлиникага белгечләр җәлеп итү максатында җитәк­челекне бу юнәлештә яңа ысуллар эзләргә мәҗбүр итә. Көрчеккә терәлгәч, табалар аны. Мәсәлән, элекке елларда биредә 26 балалар участогы эшләгән булса, хәзер аларның саны унөчкә калган, ике тапкыр кимегән. Поликлиниканың бүлек мөдире Альмира Абзалова әйтүенчә, БДМУның ординатура үтүче белгечләрен эшкә җәлеп итеп, янә 4 участок ачыла. Бу юнәлештә эш дәвам иттерелә, әлбәттә.
Гомумән, яшь кадрларны җәлеп итүдә торак мәсьәләсе, һәр төбәктәге кебек үк, сәламәтлек саклау өлкәсендә дә иң мөһиме булып кала. Әлеге фикерне балалар поликлиникасында участок педиатры сыйфатында эшләп алган, БДМУда ординатурада укып йөрүче Карина Данилова да куәтли.
— Шәһәрдә фатир бүленгән очракта, ординатураны тәмамлагач, мин бирегә даими эшкә килергә әзер, — ди ул. — Миннән тыш, башкаларны да кызыктыра бу. Хезмәт хакына килгәндә, эш башлаганда яшь белгечләргә кайбер ташламалар да каралырга тиеш, дип исәплим. Гому-мән, миңа диплом алырга әле ике ел бар. Моңарчы балалар поликлиникасында күп мәсьәләләр хәл ителер, бинага да ремонт үткәре-леп, табибларга да, авыруларга да заманча уңайлы шартлар тудырылыр, дип ышанам.
Октябрьский шәһәре сәламәтлек саклау өлкәсе-нең алдагы үсешенә кагылышлы бүгенге чынбарлык исә шуннан гыйбарәт: табибларга тәгаенләнгән торак төзелеше күләме арта, шундый күпфатирлы торак йортларның чираттагысын быел файдалануга тапшыру көтелә.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Октябрьский шәһәре.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Сегодня, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Сегодня, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Сегодня, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Сегодня, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Сегодня, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!
С гепатиты - куркыныч авыру
Сегодня, 16:13 :: Сәламәтлек саклау
С гепатиты - куркыныч авыру




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»