Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Урамнарда йөримен, Карлар яуса, көримен...

Урамнарда йөримен, Карлар яуса, көримен...
10.01.2019 / Көнүзәк

Урамнарда йөримен, Карлар яуса, көримен...Республиканың торак-коммуналь хезмәтләре бәйрәм чорында да кызу эш вахтасында булды.

Яңа ел бәйрәмнәре чорында бөтен халык ял иткәндә республиканың торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы хезмәтләре өзлексез эшләде. Бәйрәм көннәрендә башкалабыз Уфаның барлык районнарында тәүлек әйләнәсенә территорияне кардан чистарту эшләре алып барылды. Беренче чиратта җәмәгать транспорты хәрәкәте магистральләре тазартылды. Йорт яны территорияләре, урамнар, тукталышлар, юллар, машина кую урыннары, җәяүлеләр юллары чистартылды. Күперләр һәм юлүткәргечләрне бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртүгә аерым игътибар бирелде.


Мисал өчен, Уфаның Ленин районында торак-коммуналь хезмәтләр территорияне кардан чистарту буенча актив эш алып барды. Алар башкала халкына һәм кунакларына шәһәр буйлап йөрү уңайлы булсын өчен тырышып хезмәт салды. Урам-юл челтәрен җыештыруда Ленин районын төзекләндерү буенча муниципаль бюджет учреждениесенең 28 махсус техникасы кулланылды. Иртәнге алтыдан 34 ишегалды җыештыручы һәм торак хуҗалыгы трестының 7 махсус техникасы эшкә керешә. Алар йорт яны терри­торияләрен, тротуарларны кардан чистарта. Көндез йортның түбә­ләрен боз сөңгеләреннән тазарту, чүп чыгару эше дәвам итә.
4 гыйнварда Уфа шәһәр торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе белән берлектә киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен рейд оештырылды. Аның барышында журналистлар ишегалларындагы карның ничек чистартылуын үз күзләре белән күрде, комплекслы җыештыру үзенчәлекләре белән танышты һәм яңа махсус техника эшен бәяләде.
Уфа шәһәренең торак хуҗалыгы идарәсе директоры Раил Мирхәйдәров сүзләренә караганда, шәһәрдә кышкы чорда ишегалларын комплекслы чистарту дүртенче ел үткәрелә. Көн саен кардан чистартудан аермалы буларак, ишегалларында комплекслы эш график буенча алып барыла. Бу вакытта ишегалды юллары, җәяүлеләр сукмаклары, автомобиль кую урыннары һәм торак йортларның түбәләре кардан чистартыла. Мисал өчен, 4 гыйнварда 92 торак йортның 81 ишегалды комплекслы җыештырылган.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: әле күптән түгел генә Уфаның торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе оешмаларының автопаркы яңа машиналар белән тулыланды. Торак хуҗалыгы хезмәткәрләренә сигез экскаватор һәм алты йөк төягеч тапшырылды. Махсус техника Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров ярдәме белән Республика социаль максатлы программалар фонды аша алынган.
Күпмаксатлы коммуналь-төзелеш машиналары ишек алларын, тротуарларны, юлларны чистартуда кулланыла һәм, шул рәвешле, кул көче таләп ителгән эшләрне киметергә мөмкинлек бирә. Яңа техника белән чистарту тагын да нәтиҗәлерәк алып барыла, ди торак оешмалары хезмәткәрләре.
Комплекслы җыештыру графигы белән Уфа районнарының торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче оешмалары сайтларында танышырга мөмкин. Моннан тыш, халыкка ишегалдында планлаштырылган җыештыру эшләре турында йортларның мәгълүмати стендларында игъланнар аша алдан ук хәбәр ителә.
Гыйнвар аена шәһәрнең барлык районнарында да ишегалларын комплекслы җыештыру графиклары Уфа хакимиятенең рәсми сайтында урнаштырылган: http://ufacity.info/press/news/309711.html.
Шулай ук, башкала хезмәтләре автомобиль хуҗаларына тиешле булмаган урыннарда, юл буенда шәхси автотранспортны калдырудан тыелып тору үтенече белән мөрәҗәгать итә, чөнки бу коммуналь хезмәтләр өчен җитди кыенлыклар тудыра. Эшләр юл хәрәкәтенә комачауламас өчен кичке һәм төнге вакытта алып барылачак.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Сегодня, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Бер гасырлык тарихка сәяхәт кылдык
Вчера, 23:45 :: Башкортостанга - 100 ел!
Бер гасырлык тарихка сәяхәт кылдык
Без - башкортстанлылар
Вчера, 23:45 :: Сәясәт
Без - башкортстанлылар
Башкортстанның иң зур байлыгы - аның халкы
Вчера, 20:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Башкортстанның иң зур байлыгы - аның халкы




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»