Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Йортлар, биналар җылы булачак!

Йортлар, биналар җылы булачак!
15.01.2019 / Көнүзәк

Җитәкчеләр яңа казанлыкның эшен тикшерә.Җитәкчеләр яңа казанлыкның эшен тикшерә.Борай районында җылылык белән тәэмин итү челтәре яңартылды.

Район үзәгендә үткән гасырда салынган җылылык челтәрләренең искерүе сер түгел, шуңа аларны эксплуатацияләү күп чыгымнар таләп итә иде. Җылылык энергиясен сакчыл файдалануның отышлы юлы – үзәкләштерелгән җылыту системасыннан блоклы казанлыкка күчү. Борайда мондый казанлыклар җиде урында урнаштырылды.


Подряд оешмаларына конкурс­та Таһир Гарифҗанов җитәк-челегендәге җаваплылыгы чик-ләнгән “Жилищник” җәмгыяте җиңеп чыкты. Җылылык белән тәэмин итү системасын модерни­зацияләү буенча эшләрне җәм-гыять хезмәткәрләре узган көздә үк башлап, мәйданчыклар әзер-ләнеп, яңа казанлыклар куелды, эшләр тулы куәтенә барды. Бү­генге көнгә исә 1нче мәктәп һәм гимназия арасында, 1нче балалар бакчасы, район хакимияте, Мәдә-ният сарае, үзәк китапханә, суд приставлары биналары янында урнаштырылган блоклы казанлыкларны тоташтыру буенча төзелеш-монтаж эшләре тәмам-ланды, алар бөтен куәтенә эшли. Иске җылылык челтәрләре алынып, пенополиуретан материал белән уралган яңа торбалар салынды.
Эшләрнең проектка ярашлы алып барылуын җылылык-су каналы җитәкчесе Алмаз Низамов контрольдә тотты. Югары уку йортын тәмамлап, җәмгыятьтә хез-мәт юлын мастер булып башлаган егет инде биш еллык хезмәт стажы тупларга өлгергән. Яшь булуына карамастан, үзенә йөк-ләнгән эшнең асылына төшенеп, бригада эшчеләре белән уртак тел табып, уңайлы хезмәт шартлары булдыруга ирешкән ул.
Җылылык белән тәэмин итү системасын яңартып төзү нәти-җәсендә, Яшьләр үзәге, суд, үзәк дәваханә, 72нче янгын-коткару часте биналары янында да җы­лылык трассасы сузу эшләре башкарылды.

Алсу Фазлетдинова.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Вчера, 15:39 :: Мәгариф
"Соңгы кыңгырау" 25 майда була
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Вчера, 12:50 :: Сәламәтлек саклау
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»