Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Һәр бала — үзәктә, һәр бала — йөрәктә!

Һәр бала — үзәктә, һәр бала — йөрәктә!
15.01.2019 / Көнүзәк

Һәр бала — үзәктә, һәр бала — йөрәктә!Башкортстан җитәкчесе Юлламасында билгеләнгән бурычларны тормышка ашырып, республикада тәү тапкыр “Аксаков чыршысы” үтте.

Мәгълүм булуынча, узган елның 19 ноябрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның әти-әниләре белән очрашуда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров әлеге вакытта республикада шундый 16,5 мең бала исәпләнүен һәм алар турында хәстәрлек күрү төбәк җитәкчелегенең иң җитди игътибар үзәгендә булачагын сызык өстенә алган иде.


— Балалар авырса, һәрва­кыт авыр. Без моны бик яхшы аңлый­быз һәм ярдәм булачак дип ышандырып әйтә алам. Бу Хөкүмәт эшчәнлегендә төп өстенлекле юнә­леш булачак. Бу эш белән җавап­лы, җитди һәм даими шөгыль­ләнәчәкбез, — дигән иде ул очрашуда, аерым алганда, Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе очрашуда, шулай ук, Уфадагы “Салют” шифа-ха­нәсе базасында үзенчәлекле балалар өчен заманча социаль-реабилитация үзәге тө­зеләчәген, янә шундый ук үзәк республиканың төньяк-көнчыгышында булдырылачагын билгеләгән иде.
Әйтергә кирәк, бу җәһәт­тән Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның Дәүләт җыелышы-Корылтайга агымдагы елга Юлламасында да инвалид балаларга бәйле мәсьәләләргә мөһим урын бирелде. “Сәламәтлек мөмкинлек-ләре чикле бала тәрбияләүчегә бирелүче пособие күләмен артты­ру мөмкин­лекләрен карау бурычы куям. Республика шулай ук, балаларны реабилитация­ләүгә, шул исәптән шәхси үзәкләрдә, сертификатлар бирәчәк. Чираттагы адым Уфада һәм республиканың төньяк-көнчыгышында заманча реабилитация үзәкләре төзү булачак.
Алдагы елда исә сәла­мәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны һәм шундый балалар тәрбияләнүче гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә дә бүленүче акча күләме сизелерлек арттырылачак. Бу 170тән артык гаиләнең торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирәчәк.
Без хәйрия оешмаларына да ярдәм итәчәкбез. Бу җәһәттән “Югалтуларга юк” фонды кече яшьтәге пациентларга паллиатив ярдәм күрсәтүче бердәнбер шундый оешма булып тора. “СоДeйствие” иҗтимагый оешмасы үзен­чәлекле балалар тәрбияләнүче гаиләләрне озата бара. “Безнең балалар” хәйрия фонды балаларга дәваханәләрдә яр­дәм күрсәтү һәм балалар йортларында тәр­биялә-нү­челәрне үзаллы тормышка әзерләү буенча социаль проект­ларны тормышка ашыра. “Үзен­чәлекле бала­лар” фонды яңа туган бала­лардагы авыр чирләрне кисәтүдә ярдәм күрсәтә.
Бездә федераль конкурсларда уңышлы катна­шу тәҗрибәсе дә бар. Мә­сәлән, Авыргазы районында республикада бердәнбер китапха­нә терапиясе үзәге ачылды. “Доктор Китап” проекты, “Шәһәрләрнең һәм авылларның мәдәни мозаикасы” Бөтенрусия конкурсында җиңеп, 500 мең сумлык грант от-ты. Ул акчага китапханәдә уен зонасы, махсус корылмалар, китаплар булдырылган. Бу — начар күрүче балаларга турыдан-туры ярдәм. Без мондый башлангыч­ларны хуплаячакбыз һәм алга та­ба аларга һәрдаим ярдәм итә-чәкбез”, — диелә бу уңайдан төбәк җитәкчесе Юлламасында.
“Әйткән сүз — аткан ук” дигән кебек, Башкортстанда Яңа ел каникулларыннан соңгы тәүге эш атнасы да инвалид балалар өчен әзерләнгән мөһим чарадан — “Аксаков чыршы”сыннан башланды. Әйтергә кирәк, ул республикада беренче тапкыр үтте. Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында үткән чарага республикадагы мәктәп-интернатлардан, реабилитация үзәкләреннән, күпба­лалы һәм авыр хәлле гаиләләрләрдән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 300дән артык бала җыелды. Театр фойесында алар өчен Яңа ел тантанасы оештырылды, арытаба исә балалар Максим Дунаевский музыкасы буенча “Очучы кораб” мюзиклын карады. Дәрәҗәле кунаклардан балаларны Дәүләт медицина палатасы президенты Леонид Рошаль, Башкортстанның халык артисты Аскар Абдразаков, “Голос” проекты финалисты Рушана Вәлиева сәламләделәр. Арытаба “Аксаков чыршысы-2019” бәйрәме меценатлары һәм кунаклары белән Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча баш­каручы Радий Хәбиров очрашты.
— Бүген без “Аксаков чыршысы” традициясен тергезәбез. Мәгълүм булуынча, әдип исеме белән республикада бик күп изге эшләр бәйле. Шушы бик кирәкле һәм дөрес башлан­гычның үзенчәлекле балаларга бәйле яңача үсеш алуы аеруча мөһим, чөнки ул ярдәм аларга бигрәк тә кирәк. Безнең республикада чит, ташланган балалар булырга тиеш түгел. Без беркемне дә ташламаячакбыз һәм бу юнә­лештә эшне дәвам итәчәкбез, — диде, аерым алганда, очрашуда Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе билгеләвенчә, авыру, әти-әниләре вазыйфа бурычларын үтәгәндә һәлак булган балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре хәзер һәр муниципалитетта үткә­реләчәк. 8 мартта исә Радий Хәбиров үзенчәлекле балалар өчен “Кечкенә принцессалар балы” үткәрергә тәкъдим итте. Төбәк җитәкчесе тиздән Уфада заманча республика реабилитация үзәге үз ишекләрен ачачагын да билгеләп үтте.
Республикада дәүләт дәрәҗә­сендә бу юнәлештә алып барылучы колачлы эшчәнлеккә Леонид Рошаль да югары бәя бирде. Ә инде “Аксаков чыршысы”н үткәрүдә ярдәм күрсәткән предприятие һәм учреж­дениеләр җитәкчеләре исә ал­га таба да мондый проектларда катнашырга әзер булулары турында белдерде.
Кыскасы, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров инвалид балаларны хәстәрләү юнәлешендә билгеләгән колачлы бурычлар барысы да комплекслы рәвештә тормышка ашырыла бара. Моннан чыгып, республикада бүген чыннан да беркемне дә ташламыйлар, ә ярдәм кулы сузалар, дип әйтү өчен дә ныклы нигез бар дияргә була. Шулай дәвам итсен генә!

Илдар Фазлетдинов.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»