Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сигез балага – 600 мең сум

Сигез балага – 600 мең сум
17.01.2019 / Көнүзәк

Сигез балага – 600 мең сум Кичә Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Хөкүмәт Президиумы утырышы үткәрде. Анда төбәкне социаль-икътисади үстерү мәсьәләләре тикшерелде.

Торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Палтусов торак пунктларны яктырту системасын яхшырту буенча программа проектын тәкъдим итте. Анда катнашу өчен муниципалитетлар гариза тапшырырга, эшләр бәясен билгеләргә тиеш.
— Энергияне сакчыл тотынучы технологияләрне файдалану мөһим. Әгәр дә моны эшләмәсәк, ул бюджетка өстәмә йөкләнеш булачак, — диде Радий Хәбиров.
Икътисади үсеш министры урынбасары Людмила Мизонова республикада бизнесны алып баруны гадиләштерү системасын кертү һәм инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттыру буенча “юл картасын” тәкъдим итте. Әлеге модельләрне Стратегик башлангычлар агентлыгы эшләгән һәм Русия Президенты Владимир Путин аларны хуплаган.
Арытаба киңәшмәдә катнашучылар бер тапкыр бирелүче 600 мең сум акчаны алуга хокукы булган күпбалалы гаиләләр категориясен киңәйтүгә бәйле мәсьәләне тикшерде. Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын башкаручы Юрий Мельников белдерүенчә, агымдагы елдан ул балигъ булмаган 8 бала тәрбияләүче гаиләләргә биреләчәк. Түләүләрне алучылар артуга бәйле рәвештә, чыгымнар 23,6 миллион сум тәшкил итәчәк.
Финанс министры вазыйфасын башкаручы Лира Игътисамова физик берәмлекләр милкенә пеня исәпләмичә, салым түләү вакытын озайтуга бәйле республика законнарына үзгәрешләр кертү турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, әлеге чара гражданнарга үз бурычларының күләмен ачыкларга һәм салым хезмәтенә булган дәгъвасын көйләргә ярдәм итәчәк.
Утырышта тәкъдим ителгән барлык проектлар да Президиум әгъзалары тарафыннан хупланды.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»