Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Төзек һәм хәвефсез булсын!

Төзек һәм хәвефсез булсын!
29.01.2019 / Көнүзәк

Төзек һәм хәвефсез булсын!Ил Хөкүмәте Башкортстанга юллар төзү һәм ремонтлауга быел 5,2 миллиард сум бүләчәк.

Илебезнең биләмәләре очсыз-кырыйсыз. Бездә иң матур табигать: биек таулар, киң болыннар, урманнар, күлләр, елгалар – барысы да бар. Шушы матурлыкка сокланып йөреп, бөтен дөньяңны онытырга мөмкин. Ләкин кая булса да барыр, күрер өчен дә юллар, күперләр кирәк. Ә барысын да төзер өчен, әлбәттә, бик зур матди чыгымнар таләп ителә.


Яңа елдан башлап “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты тоташ ил буенча тор­мышка ашырыла. Моңа кадәр бу проект федераль дәрәҗәдә булып, үз эченә 36 субъектны гына алса, хәзер ул 83 субъектта эшләячәк. Проект 2024 елга кадәр гамәлдә булачак.
Быел Башкортстан федераль бюджеттан юллар­ның сыйфатын яхшырту өчен 5,2 миллиард сум алачак. Бу сумманы алты елга тапкырласак, 31,2 миллиард сум килеп чыга. Әлеге максатта республика бюджетыннан 17 миллиард сум бүленәчәк.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белдерүенчә, бу акчалар тәгаен максатларга юнәл­теләчәк. Шуларның берсе – беренче кварталда Дуслык монументы төбәгендә Агыйдел аша яңа күпер төзелә башлаячак. Эшнең гомум бәясе 3,5 миллиард сум тәшкил итә һәм ул 2021 елга төгәлләнергә тиеш. Федераль юл агентлыгы аның төзелешенә 2,5 миллиард сум бүләчәк. Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров “Росавтодор” җәмгыяте җитәкчесе Андрей Костюк белән Халыкара транспорт форумында очрашканда да сүз булды. Шулай ук, Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзү һәм Р-240 “Уфа – Ырынбур” автотрассасында Стәрлетамакны урап үтү юлын дүрт полосага кадәр киңәйтү, реконструкцияләү буенча концессион проект гамәлгә ашырылачак.
Белүебезчә, суыклар башлану белән юл-транспорт һәлакәтләре ешайды. Бу аварияләрдә кешеләр гомере өзелде. Юл-транспорт һәлакәте еш теркәлә торган урыннарга республика җитәкчесе боерыгы буенча видеофиксация камералары, яңа светофорлар урнаштырыла, анда ЮХХДИ хезмәт­кәрләре әледән-әле тик­шерүләр үткәрә. Алар юл кагыйдәләрен бозучыларны гына ачыкламый, транс­портның төзек­леген дә тикшерә. Бу бигрәк тә пассажирлар ташучыларга кагыла. Шулай ук, юлларны кардан чистарту өчен яңа техника алынды. Бу барлык чаралар да шул исәптән юл-транспорт һәлакәт­ләрендә үлем очракларын киметүгә юнәлтелгән.
Башкортстан бу проект ярдәмендә нормативлар таләпләренә җавап бирүче юллар өлешен 56 процентка кадәр арттыру, “Перегрузка” режимында эшләүче автомобиль юллары өлешен киметү, юл чел­тәрендә юл-транспорт һәлакәтләре еш булган урыннар санын – 2, аварияләр нәтиҗәсендә үлүчеләр санын 3,5 тапкыр киметү максатларына ирешергә тиеш.

Ример НАСРЕТДИНОВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»