Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Инцидент” бер урынына биш проблеманы хәл итте

“Инцидент” бер урынына биш проблеманы хәл итте
01.02.2019 / Көнүзәк

“Инцидент” бер урынына  биш проблеманы хәл иттеКыска гына вакыт эчендә ул чиновникларны йокыдан уятучы нәтиҗәле “будильник”ка әверелде.

Уфаның Комсомол урамындагы электр баганасы берничә тапкыр машина бәрелүе нәтиҗәсендә алты ел буе селкенеп торган. Шушы тирәдә яшәүчеләр бу хакта чаң суккан. Хатларны идарә итүче компаниягә дә, район хакимиятенә дә, Уфа мэриясенә дә яудырганнар. Электр чыбыклары асылган багана торак йорт балконына килеп төшү куркынычы тугач, Татьяна Глазьева бу хакта “Инцидент” системасы аша республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка мөрәҗәгать итә.


Җавап озак көттерми. Багананы ремонтлаганнан соң, монда тагын бик күп җитешсезлекләр ачыла. Шушы тирәдә машиналар һәм җәяүлеләр йөрү өчен урыннар киртәләнмәгән була. Коляска эткән әни­ләр­гә шуннан үтеп барган машиналар капотлары белән килеп төртелә, кычкырта. Юл алар өчен генә диярсең. Тротуарлар булмагач, кешеләр нишләргә тиеш соң, дигән сорау куя Татьяна.
Нәтиҗәдә, санаулы көннәр эчендә монда тротуарлар киртәләп алынган, ә юл чатына “Торак зона” дигән билге эленгән. Ул автомобильләрнең тизлеген сәгатенә 20 чакрым белән чикли һәм сигналын кычкыртуны тыя. Кар эреп бетү белән коммуналь хезмәтләр автомобильчеләрне туктату өчен юлда “лежачий полицейский”лар урнаштырырга вәгъдә итә.
Республика җитәкчесенә арадашчыларсыз хат язу мөмкинлеге әлеге йортта яшәүчеләрне рухландырган. Искергән балалар мәй-данчыгы турында шикаять куркыныч атынгыч­ларны сүтәргә булышлык иткән. Язын биредә яңа уен инвентарьлары куелачак. “Йорт зур, күпбалалы гаилә-ләр күп, ләкин аларга уйнарга урын юк иде. Иске мәйданчыкка якын килергә дә куркыныч иде. Аны алып ташлаулары яхшы булды”, дип яза әлеге йортта яшәүчеләр.
Әмма аларның иң зур бәласе — ташландык балалар бакчасы. Йорт каршындагы мәктәпкәчә учреждение авария хәлендә дип табылганнан соң биш еллап буш торган. Диварлары күз алдында җимерелгән, би-наның бер өлеше ишелеп төшкән. Балалар мәйдан-чыкларында үлән үсеп утыра, ә верандаларын сукбайлар төяк иткән. Түбәсен ватканнар, хәтта янгын да чыгып алган, ә территория һаман ябылмаган. Шуңа күрә биредә йортсызлар сыену урыны тапкан да инде.
Элек балалар бакчасын ремонтларга планлаштырган булганнар, ләкин дәүләт экспертизасы аны рекон-струкцияләү өчен яраксыз дип таба. Проблеманы хәл итү буенча эш Радий Хәби-ровка мөрәҗәгать иткәннән соң гына урыныннан кузгала. Килгән җавапта финанслау чыганагы табылды, яңа бакча икенче елга ук ачылачак, дип язылган. Иске бина Яңа ел алдыннан сүтелгән һәм яңасының нигез урынын чистарту буенча эшләр башланган.
“Мәсьәлә Мәгариф министрлыгы белән берлектә хәл ителде, балалар бакчасы төзү планлаштырылды. Уфалыларга, Совет районында яшәүчеләргә, күптән көтелгән яңа балалар бакчасы ачылу респуб­ликаның йөз еллыгына яхшы бүләк булачак. Бу яңа йортлар күпләп төзелгән, иске йортлар сүтелгән бистәгә ярдәм булачак”, диелгән республика Башлыгы Хакимиятеннән килгән җавапта.
Кырмыскалы районыннан Римма Сөләйманова әлеге системага юллаган хатында авылда клуб ябылуга зарлана.
“Безнең Күлләр авылында 18 яшькә кадәр 20дән артык бала бар. Бәйрәм-нәрдә булса да клубны ачсыннар иде. Балалар сәләт-ле, без төрле чараларны үзебез дә оештыра алабыз. Клуб иске, тендер үткәре-леп, капиталь ремонт ясалачак һәм быел ачылачак, дигәннәр иде. Шуннан бирле тавыш-тын юк. Мәктәп тә ябылды, суга да кытлык. Проблемалар баштан ашкан, безне дә ишетсеннәр иде”, дип язган ул Яңа ел алдыннан.
Әлеге мөрәҗәгатькә Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Альфир Сабиров түбәндәге җавапны җибәргән:
“Авыл клубы, чыннан да, ябылган. Сәбәбе — халык саны аз булу: 43 йортта нибары 140 кеше яши. Клубка ремонт үткәреләчәк һәм ул ачылачак.
Мәктәп 2011 елда бала саны аз булу сәбәпле ябылды. Проблеманы хәл итү өчен укучыларны көн дә Ефремкино авылы мәктәбе-нә илтү оештырылды.
Территориядә су белән дә проблема бар. Ләкин ул акрынлап хәл ителә. Авылда, шәхси кулланылыштагы тугыз коедан тыш, гомум ике кое казылган. Суүткәр-геч кертү мәсьәләсе буенча авыл биләмәсе башлыгы Наталья Иванова 2005 елда Күлләр авылы халкының су тәэминаты өчен тариф буенча түләүдән баш тартуы турында гариза язуы, шуңа күрә су бирү туктатылуы, ә былтыр торбаларның сүтеп алынуы турында җиткерде. Тикшеренү эшләре шуны күрсәткән: якындагы терри-торияләрдә Күлләр авылына кадәр су челтәре сузу өчен су запаслары юк”.
Күлләр дип аталучы авылда да су юклыгына кеше ышанмас, билләһи.

Резеда ФАЗЫЛОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»