Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Башкортстанда һәр тарафта яңарыш җиле исә!

Башкортстанда һәр тарафта яңарыш җиле исә!
05.02.2019 / Көнүзәк

Башкортстанда һәр  тарафта яңарыш җиле исә!Чират мәгарифкә җитте, алда кайсы тармак?

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров югары вазыйфага керешү белән республика халык хуҗалыгының төп тармакларын сәламәтләндерү, яңача үсеш дәрәҗәсенә чыгару буенча колачлы дәүләт сәясәте җәелдерде. Иң беренче булып яңарыш җиле сәламәтлек саклау тармагына кагылса һәм биредә медицина учреждениеләре эшчәнлеген тамырдан үзгәртү, аларның матди-техник базасын, кадрлар белән тәэмин ителешен яхшырту буенча зур эш башланса, атна саен Хөкүмәттә Радий Хәбиров рәислегендә “Сәламәтлек сәгате” үткәрү гадәткә керсә, арытаба чират төбәкнең инвестицияләр җәлеп итү өлкәсенә җитте.


Бу очраклы түгел, чөнки моңа кадәр төбәк икътисадына инвести­цияләр җәлеп итү күрсәткечләре елдан-ел артып килсә, былтыр ул сизелерлек кимеде. Ә төбәк икътисадының нәтиҗәле үсешүен, барлык социаль программаларның да төгәл үтәлүен телибез икән, республикага инвестицияләр агымын арттыру көн таләбе булып тора. Бу уңайдан Радий Хәбиров моңа кадәр төбәккә инвестицияләр җә­леп итү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче тәгаен дәү­ләт органы булмавын бил-геләп, әлеге эшне Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин рәислегендәге Инвестицион һәм эшкуарлык мохитен яхшырту буенча проект офисына йөкләтте. Хәзер проект офисының һәр атна саен үтүче утырышында инвестицион эшчән­леккә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр тикшерелә, бу өлкәдә яңа бурыч-максатлар билгеләнә. Бер үк вакытта Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәби­ров та һәр пәнҗешәмбе “Инвестиция сәгате” үткәрә. Әй-тергә кирәк, инвестиция­ләр җәлеп итү мәсьәләләре бе­лән шушы рәвешле дәүләт дәрәҗәсендә шөгыльләнү үзенең анык нәтиҗәләрен дә бирә башлады. Мәсәлән, “Инвестиция сәгатьләре”нең берсендә билгелә­нүенчә, соңгы чорда гына шушы рәвешле колачлы эшчән­лек нәтиҗәсендә һәркай-сының бәясе дистә миллиард сумга якын бер­ничә эре инвестиция проектына юл ярылган.
Соңгы дүрт айда яңа­рыш җиле шәһәр хуҗалы-гына һәм торак-коммуналь комплекска да ярыйсы ук көчле барып кагылды. Бе-ренчедән, Уфада һәм республикада пассажирлар ташу өлкәсен күлә­гәдән чыгару, әлеге базарны “нелегаллар”дан арындыру, автобуслар паркын яңарту буенча дәүләт дәрә­җәсендә анык чаралар күрелде. Икенчедән, балалар хәвеф­сезлеген тәэмин итү максатында ихаталардагы уен, спорт мәйданчыкларын төзекләндерү буен­ча колач­лы кампания старт алды. Өченчедән, шәһәрләрдәге йорт подъездларын төзек-ләндерүне күздә тотучы Хөкүмәт карары дөнья күр­де. Аңа ярашлы, алдагы берничә ел эчендә шәһәр­ләрдәге меңләгән йорт подъезды төзекләндерелеп, буялып, җиһазлары яңага алыштырылып, бөтенләй яңа төс-кыяфәт алачак. Бу максатка 6 миллиард сум, шул исәп­тән быел 1 миллиард сум юнәлтү күздә тотыла.

Рөстәм Ахунов,
икътисад фәннәре докторы, Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы:


– Чараның форматы мәгариф белән бәйле кешеләрне: мәктәп директорларын, укытучыларны һәм менеджерларны җәлеп итә алды. Бүген бөтен дөнья идеаль һәм нәтиҗәле белем бирү моделен эзли. Аның төрле алымнары бар. Берәүләр иң яхшы белем бирү системасы – Финляндиядә, икенчеләр Кореядә дигән фикердә. Әмма тиз үсешүчән дөнья шартларында бу система һәрвакыт үзгәрешләр кичерергә һәм бүгенге форумда әйтелгән тәкъдим-юнәлешләрне исәпкә алырга тиеш.


Һәм менә узган атнада чират мәгариф тармагына җитте. 1 февральдә Уфа­ның “Торатау” Конгресс-холлында республикада беренче тапкыр “Мәгарифтә күтә­релеш” дип аталган мәктәп мәгарифе форумы үтте. Аның эшендә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты һәм чыгышында мәгариф үсешенә кагылышлы анык бурычлар билгеләде. Алар нәрсә­ләрдән гыйбарәт соң? Беренчедән, Радий Фәрит улы республикада тулысынча биш көнлек уку атнасына күчәргә тәкъдим итте. Аның белдерүенчә, балалар мәк-тәпне сәламәт, бәхетле, рухи яктан гүзәл кешеләр булып тәмамларга тиеш. Атнасына алты көн уку исә баланы изә, аның сәламәт­легендә дә кире чагылыш таба. Икенчедән, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы республика мәктәпләрендә “Мәгарифтә күтәре­леш” программасын кертергә тәкъдим итте.

Айбулат Хаҗин,
Башкортстанның мәгариф министры вазыйфасын башкаручы:

– Башкортстанда кайбер мәктәпләр инде 1 апрельдән үк биш көнлек уку атнасына күчә алачак. Әлеге мәсьәләне без республика җитәкчесе Радий Хәбиров мәктәпләрдә белем бирүнең яңа форматын игълан иткәннән үк тикшерә башладык. Беренче дулкын инде 1 апрельдән үк башланыр дип планлаштырыла. Ягъни, белем бирү оешмаларының бер өлеше дүртенче чирек башлану белән, биш көнлек режимга күчәчәк. Башка мәктәпләр агымдагы елның 1 сентябреннән “бишкөнлек”кә күчә алачак. Биш көнлек укыту режимына күчү уку предметларының санын киметүне күз уңында тотмый.


— Мәктәпне тәмамла-ганда без­нең укучыларның көндәшлек өс-тенлекләре булырга тиеш, дип исәплим. Әйтик, бу укучыларның мәктәптә үк водитель таныклыгы алып чыгуы булырга мөмкин. Шул ук вакытта күпбалалы гаилә­ләрдә тәрбияләнүчеләрнең, уку алдын­гыларының во-дительгә уку чыгымнарын я өлешләтә, я тулысынча республика күтәрәчәк. Бу башлангычны респуб­лика-ның барлык мәктәпләренә дә кертергә тәкъдим итәм, — диде аерым алганда Радий Хә­биров.
Өченчедән, Радий Хәбиров башлангычы белән киләчәктә укучы­лар мәктәп-тән мотлак рәвештә вальс биергә өйрәнеп һәм инглиз телен, туган телләрне иркен аралашырлык дәрәҗәдә тирәнтен үзләштереп чыгачак. Авыл мәктәбен үстерү һәм аларны югары һөнәри әзерлекле укытучы кадрлар белән тәэмин итү максатында исә Радий Хәбиров “Авыл укытучысы” программасын расларга тәкъдим итте. Аңа ярашлы, инде агымдагы елда ук авыл укытучыларына 600 мең сумлык 100 грант бирелә­чәк. Бу максатта бюджетта 60 миллион сум салыначак. Моның белән бергә балалар хәвефсез­леге сагында нык торган, вазыйфа бурычларын җи­ренә җиткереп башкаручы мәк­тәп автобуслары води­тельләре дә бүләксез калмаячак, алар өчен акчалата дәртләндерү чаралары булдырылачак. Ә менә балаларга дорфа мөгамәлә күрсәтүчеләргә, аларны кыерсытучыларга карата җаваплылык исә бермәбер катыландырылачак. Янә килеп, педагогик коллективларны алгарышлы үсешкә, үз өстендә даими эшләүгә дәртләндерү максатында ел саен республикадагы иң яхшы 10 шәһәр һәм 10 авыл мәк­тәбе билгеләнәчәк. Ә инде БДИда 100 балл җыйган укучыларны килә­чәктә республикада калдыру өчен мәктәп җитәкче­легеннән алып район, шәһәр хакимияте башлыгына ка­дәр тырышырга тиеш, диде Радий Хәбиров. Бу мәсьәләләр һәм бурычларның үтәлеше барысы да Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров рәислегендә ике атнага бер тапкыр үтәчәк “Мәгариф сәга­те”ндә тик­шереләчәк һәм ныклы контрольгә алыначак.
Бер сүз белән, югарыда телгә алынган тармаклардагы кебек үк, мәгариф өлкәсендә дә колачлы реформа башланып тора. Аларның нәтиҗәләре дә озак көттермәс һәм, һич-шиксез, тармак, җәмгыять, гомум республика өчен уңай яктан билгеләнер, дияргә кирәк. Ә инде алга таба яңарыш җиле кайсы тармакка барып кагылыр — вакыт күрсәтер. Һәрхәлдә, катгый чаралар күрүне таләп итүче андый тармаклар, безнең карашка, рес-пуб­ли­каның халык хуҗа-лыгында аз түгел. Әмма, Мәскәү бер көндә төзел­мәгән кебек һәр нәрсәнең үз вакыты. Ихтыяр көче генә җитсен.

Илдар Фазлетдинов.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»