Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Чишмә белән Италияне нәрсә бәйли?

Чишмә белән Италияне нәрсә бәйли?
05.02.2019 / Көнүзәк

Чишмә белән Италияне  нәрсә бәйли?Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” төрендә инвесторлар белән чираттагы очрашу үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлык һәм ведомстволар, үсеш институтлары җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары катнашты.

Киңәшмә Ишембай районында аерым икътисади зона булдыру мәсьәләсеннән башланды. Икътисади үсеш министры Сергей Новиков Ишембай махсус икътисади зонасын төзү проектын тәкъдим итте. Республика җитәкчесе әлеге идеяне хуплады һәм Русия Хөкүмәтенә гариза әзерләүне тизләтергә, инвесторлар эзли башларга кушты.
Чишмәдә үсемлек майларын фасовкалау проекты да хупланды. “Чишмә” җәмгыяте тәүлегенә 600 тоннага кадәр май җитештерергә сәләтле заманча фасовкалау цехы төзүне планлаштыра. Алдагы өч елда предприятие 86 яңа эш урыны булдыру шарты белән гомум суммасы 2 миллиард сумлык артык инвестицияләр кертүне планлаштыра.
– Бүген гамәлдәге куәтебез белән аена 400 мең шешә май тутырабыз икән, Италия технологиясе буенча эшләячәк яңа линияне файдалануга тапшыргач, җитештерүчәнлек дистәләрчә тапкыр артачак, – диде җәмгыять директоры Айдар Якупов. – Иң мөһиме без Башкортстан кулланучылары өчен продукция җитештерәчәкбез һәм сыйфатлы продукция белән республика, Русия базарларына гына түгел, чит илгә да чыгачакбыз.
Вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Илшат Фазрахманов белдерүенчә, шулай итеп республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең кереме артачак, Башкортстанда үсемлекчелек инфраструктурасы үсеше алга китәчәк.
– Без сезнең инвестицион проектны өстенлекле, дип исәплибез һәм аны барлык пунктлар буенча да хуплыйбыз, – диде Радий Хәбиров һәм ике айдан киләсе “Инвестицон сәгать”тә аны гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләре турында хисап тотарга кушты.
Киңәшмәдә, шулай ук, республикада газ тутыру компрессор станцияләре төзү буенча “Газпром газ-мотор ягулыгы” җәмгыяте проекты тикшерелде.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»