Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Ах, Уфам, минем гүзәл калам!”

“Ах, Уфам, минем гүзәл калам!”
05.02.2019 / Көнүзәк

“Ах, Уфам, минем гүзәл калам!” Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шәһәр мохитен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты икътисад факультетының Мәдәният икътисады, шәһәр үсеше һәм креатив индустрия тикшерү үзәге җитәкчесе Сергей Капков, профильле министрлык һәм ведомстволар, Уфа мэриясе, экспертлар катнашты.

Төбәк җитәкчесе Сергей Капковның Русиядә шәһәр мәйданнарын төзекләндерү буенча иң яхшы белгечләрнең берсе булуын билгеләде.
– Без Уфа чын-чынлап парк-шәһәр, чагу башкалага әверелсен өчен Мәскәү һәм башка төбәкләрдә туплаган тәҗрибәгез белән уртаклашуыгызны, ярдәм итүгезне телибез, – диде Радий Хәбиров.
Сергей Капков Уфа җитәкчелеге белән шәһәр территориясен карап чыгуы, шулай ук, “Торатау” геопаркы урнашачак урында булуы турында сөйләде.
– Геопаркның куәте зур. Бу территориянең туристларны күпләп җәлеп итү мөмкинлеге бар, – диде Сергей Капков. – Без Исландия, Япониянең табигать парклары булдыру буенча тәҗрибәсен өйрәнә башладык. Иң мөһиме – ашыкмаска һәм тау янындагы территорияне оптималь файдалану турында уйларга кирәк.
Уфага килгәндә, белгеч биредә Русия һәм чит илләрнең алдынгы тәҗрибәсен исәпкә алып, уңайлы шәһәр мохите, парклар, җәяүлеләр зонасы булдыру программасын гамәлгә ашыруны тәкъдим итте.
Киңәшмәдә катнашучылар республиканың җәмәгать территорияләрен төзекләндерү буенча проектлар вариантларын да тикшерде.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»