Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Күмертау үзен танытачак әле!

Күмертау үзен танытачак әле!
05.02.2019 / Көнүзәк

Күмертау  үзен танытачак әле!Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Күмертау авиация җитештерү предприятиесенең идарәче директоры Николай Фролов катнашлыгында төбәктә вертолет төзелешен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Аерым алганда, анда “Русия вертолетлары” холдингына керүче Күмертау авиация җитештерү предприятиесен эш белән тәэмин итү һәм үстерү перспективалары турында сүз барды. Николай Фролов компаниянең Күмертау предприятиесен үстерү буенча планнары зур булуын белдерде. Мәсәлән, узган ел нәтиҗәләре буенча җитештерү күләме шактый арткан. Агымдагы елга заказларны формалаштыру дәвам итә.
Радий Хәбиров вертолетлар һәм гражданлык тәгаенләнешендәге пилотсыз очу аппаратларын, шул исәптән санитар авиация һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ихтыяҗлары өчен җитештерүне төрләндерү зарурлыгын ассызыклады.
Киңәшмәдә, шулай ук, предприятие хезмәткәрләрен социаль яклау мәсьәләләре һәм, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе буларак, Күмертау өчен аның әһәмияте турында да фикер алыштылар.
Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы Күмер­тауның “Воротыновка” аэродромы базасында пилотсыз техника җитештерү буенча илдә беренче Бөтенрусия фестивален үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Бу бөтен Русия өчен кызыклы тамаша гына түгел, тармакның алдынгы предприятиеләре казанышлары күргәзмәсе дә булачак.
Электр үткәргечләрне һәм башка сәнәгать объектларын мониторинглау өчен тәгаенләнгән әлеге юнәлештәге перспектив эшләнмәләрне Күмертау предприятиесе дә тәкъдим итәчәк. Алар бизнес-берлекләрне, шулай ук, эре холдингларны кызыксындырырга мөмкин.
Радий Хәбиров әлеге тәкъдимне хуплады, фестивальне әзерләү һәм үткәрү буенча план әзерләргә кушты.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Вчера, 15:39 :: Мәгариф
"Соңгы кыңгырау" 25 майда була
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Вчера, 12:50 :: Сәламәтлек саклау
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»