Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Чүп реформасы” ничек үтәлә?

“Чүп реформасы” ничек үтәлә?
07.02.2019 / Көнүзәк

“Чүп реформасы”  ничек үтәлә?Хөкүмәттә “Каты көнкүреш калдыклары әйләнешенең яңа системасына күчү” темасына киңәшмә үтте. Анда табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы Мирхәйдәр Фәтхуллин, Русия Иҗтимагый палатасы секретаре Валерий Фадеев, профильле министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, каты көнкүреш калдыклары әйләнеше буенча иҗтимагый оешмалар һәм төбәк операторлары вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар фикеренчә, агымдагы елның 1 гыйнварыннан көченә кергән “чүп-чар реформасы” төбәк һәм муниципаль властьлар өчен җитди сынауга әверелде.
– Әлеге хәлгә объектив күзлектән караганда, ул хаосны хәтерләтә. Без Иҗтимагый палатада аңа ачыклык кертергә һәм тәртип урнаштырырга тырышабыз, – диде Валерий Фадеев. – Халыктан чүп кубометрда җыела, ә полигоннарга тонналап китерелә. Мәсәлән, Томск һәм Красноярскида чүп-чар күплеге аермасы 6 тапкыр. Әлбәттә, моның артында төрле манипуляцияләр булуы да мөмкин. Сезнең республикада, башка төбәкләр белән чагыштырганда, хәл аңлаешлырак. Каты көнкүреш калдыклары күләме буенча нормативлар тотрыклы. Республикада халык мәнфәгатьләрен исәпкә алган тарифлар да тотрыклы, ә бу бик мөһим, дип уйлыйм.
“Түгәрәк өстәл”дә Октябрьский шәһәренең тәҗрибәсе тикшерелде. 114 мең кеше яшәүче шәһәрдә чүп-чар җыю механизмы көйләнгән. Ел саен анда 50 мең тонна калдык җыела. Шәһәрдә чүпне сортларга аеру комплексы эшли. Киңәшмәдә катнашучылар мондый практиканы югары бәяләде һәм эшне тагын да яхшырту өчен башка төбәкләр тәҗрибәсен дә өйрәнергә тәкъдим итте.

Үз хәбәрчебез.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сегодня, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Сегодня, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Рәхмәт, Кырым!
Сегодня, 14:55 :: Яңалыклар
Рәхмәт, Кырым!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»